Киленен өрмәгән җиргә дә утыртмады каенана кеше – улын бәхетле иткән хатынны уңайлыклары белән генә түгел, барлык кимчелекләре белән кабул итте.
Әмма бәхетсезлек гаиләгә көтмәгәндә ишек шакыды. Өченче балалары авыру булып туды Саматларның. Берничә ел газаплангач, бакыйлыкка күчте сабый. Шул хәсрәт гаиләнең тезгененә сукты булса кирәк. Бигрәк тә гаилә башлыгы авыр кичерде бу сынауны – күзләреннән нур качты, сагыш күләгәсе йөзенә төшеп утырды. Саматының тормыш баскан күзләрен күреп карчыкның да йөрәге меңгә телгәләнде. Әмма бу Гамбәрияттәйнең картлык көнендә көткән сынаулырының башы гына булган икән әле...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/uly-yanyna-bargan-anany-busagadan-da-kertmdelr
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев