Дөрес тәнкыйтьме соң?
– Беренче чиратта, кем тәнкыйтьли? Күп очракта тәнкыйть сүзләрен бу өлкәдә бернәрсә дә белмәгән, иҗат белән шөгыльләнмәгән кешеләр әйтә. Әгәр белеп, яхшылык эшләргә тырышып, киңәш бирсәләр, икенче мәсьәлә. Бәлки, безнең тәрбиябез җитеп бетмәгәндер. Әмма ул начар юлдан йөрми бит. Айгизә иҗат итә, эзләнә. Бәлки, Айгизә әле үзен тапмагандыр. Без хәзер аңа акыл өйрәтеп утыра алмыйбыз. Ул инде андый яшьтә түгел. Әйе, миңа ошап бетмәгән яклар да бар. Айгизә – Айдар түгел бит һәм булырга тиеш тә түгел. Үз дөньясында кайный, ул аерым шәхес.
– Айдар абый, күптән түгел генә газиз әниегезне югалттыгыз. Кайгыгызны уртаклашабыз. Әти-әниегез 61 ел бергә гомер иткән. Моңа да сокланып карарлык.
–Әти-әнинең яшьлек мәхәббәте, матур хатирәләре картлык көннәренә кадәр сузылды. Һәр елны 17 июнь туй көннәрен искә алалар иде. Әти-әни исән вакытта без бала әле. Шатлыклы мизгелләр түгел, зур югалту. Әмма әни матур гомер итте. Яраткан эше, яраткан кешесе, яраткан укучылары булды. Соңгы елларда әнинең хәле авыррак булды. Урын өстендә ятканда да аякка басуына ышанды. Соңгы тапкыр мине юлга озатканда яткан килеш кулларын болгап калды. Өч көннән кайттым, әни сөйләшми иде инде. Ул минем кайтуымны көткән. Янына килгәч, кулларымны кысты. Шул төнне әнием минем кулларымда җан бирде. Әнинең соңгы сулышына кадәр белгән догаларымны укып тордым. Һәрвакыт әни өзелгәндә янәшәсендә була алмаудан курыктым. Аллаһка шөкер, мин бу яктан да бәхетле .
– Кешенең җан бирүе куркыныч күренеш. Бу сезне шок хәлендә калдырмадымы?
– Дөресен әйтәм, минем әни вафатына кадәр дә кешенең җан биргәнен күргәнем бар иде. Бервакыт юл һәлакәтенә очрадым. Кышын машинаның тәгәрмәчләре шуып китеп бездән алда барган машина каршы як юлга чыгып, шул юлдан килгән зур СуперМазга бәрелеп, безнең машинага да тиде. Машинабыз юл читенә чыгып очты.
Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 47нче санында укый аласыз.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3