Язлар җиткәнен каен
Куркып көтә ел саен.
- Кәүсәмне, ди, тишәрләр.
Суымны, ди, эчәрләр.
Ул су ич минем каным,
Ул су бит минем җаным.
Бөреләрем җыярлар,
Киптерергә куярлар.
Матур сылу гәүдәмне
Пычак белән уярлар,
Шешә ясап куярлар.
Тамчылап тамар яшем.
Язын мин чак-чак яшим.
Җәйләр җиткәнен каен
Куркып көтә ел саен.
- Ботагым сындырырлар,
Себеркегә җыярлар.
Минем кулым бит алар,
Ник алай сындыралар?
Бер тапкыр чабыналар да
Чүплеккә тондыралар.
Әле җитмәсә тагын,
Кайгы китерә дип каен
Яратмаган булалар.
Менә язларның берсендә
Ярмам әле яфрак та
һәм чыгармам ботак та.
Миннән башка ни эшләрсез
Сез, кешеләр, шул чакта.
Уйлыйсызмы шул хакта.
Сүзләрендә хаклык бар,
Әгәр уйласаң төптән.
Ул кайгыны кемнәр кемгә
Күбрәк китерә икән?!
Йолдыз
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2