Безнең аралашу әйбәт кенә башланып китте. Ул ягымлы итеп сөйләшүе белән игътибарымны җәлеп итте. Хәзерге яшьләр кебек тупас, дорфа түгел. Без кафеда очрашырга сөйләштек.
Очрашуга танышу сайтына куелган фотодагы 37 яшьлек чибәр егет килде. Өстәл артына утыруга, ул хатын-кыз вазыйфалары турында акыл сата башлады. Әгәр безнең мөнәсәбәтләр җитди була калса, мин ир сүзеннән чыкмаска тиеш, ир һәрвакыт хаклы. Мин эшләргә һәм үз чыгымнарымны үзем капларга тиеш булам. Әле моннан тыш, хатынның гаиләгә дә акча кертүе шарт. Моңа өстәп, хатын-кыз өйне тәртипне тотарга, дөрес туклану буенча ашарга пешерергә тиеш, чөнки ул – спортчы. Ир-ат заты булган коллективта эшләргә ярамаячак. Гомумән, башка ирләр белән аралашу тыела.
Сәяхәтләргә йөрүемне бөтенләй яратмады. Янәсе акчаны бушка туздырып йөрим. Үзенең дә беркая барганы юк икән һәм барырга җыенмый да. Гүзәл затка чәчәк бүләк итүне дә хупламый. Шулай ук акчаны җилгә очыру дип саный. Машинасы юк, метро янында яшәгәч, машинаны кирәк дип тапмый. Шулай да аны өенә кадәр илтеп куюымны сорады. Ә мин “не по пути” дип котылдым. Кыскасы, кафеда үзем өчен үзем түләдем дә, исән-имин генә өемә таба юл алдым.
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7