Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшли. Билгеле инде, теге интеллигентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, кәләшнең әти-әнисе ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдаган.
– Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар, – дим.
Моңа ул тыныч кына:
– Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ti-beln-nine-tuyga-chakyrsam-mrtble-kunaklar-aldynda-khurlykka-kalyr-idem
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3