Су алырга Чишмә-кашка
Бара идек һәр иртә.
Көянтә-чиләк иңнәрдә,
Җәе, кышы гел истә.
Җәйге таңда, иртә торып,
Суга йөргән истә (ә)ле:
Күп мал асраучы кешеләр
Комлатканчы чишмәне.
Онытылмый, чишмәләргә
Әнкәемнең йөргәне.
Бигрәк авыр булгандыр ла,
Кышкы көртне ерганы.
Көянтәләп сулар ташу
Инде өзми беләкне:
Ун литрлы пластмасс савыт
Алыштырды чиләкне.
Булдырганнар егермеләп
Шундый савыт йөртәләр.
Машинаның "багажнигын"
Тутырыплар китәләр!
Бер килгәндә, күбрәк алып
Китәргә ашыгабыз;
Чишмә суы шифалы шул —
Тәмләнә ашларыбыз.
Туган якның чишмәләре
Мәңге аксын чылтырап.
Чишмәдән аккан суларда
Бозлар туңсын елтырап.
Күңелләргә боз туңмасын,
Җылы булсын җәйләрдәй;
Тормышыбыз матур булсын,
Җырлап торсын чишмәдәй!
15.02.2025.
Әнис Шәймәрданов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев