Предыдущая публикация
Һәркемгә кадерле үз җире,
Һәркемнең шул җирдә үз җыры;
Йортыңның кадерле мендәре,
Мәчетнең имамлы мөнбәре.
Кадерле туган як һавасы,
Телеңнең яңгыраш авазы,
Елларның ташкынлы һәр язы,
Шул язда кайтучы кыр казы.
Җәйләрдә күкрәүләр килгәне,
Баланың шатланып көлгәне;
Кырларны җәй иткән үләне,
Авылның бар күрше-күләне.
Кадерле һәм якын күңелгә
Кош җыры авылым күгендә;
Юлларның һич бетмәс тузаны,
Шул юлда гомерләр узганы...
19.01.2025.
Әнис Шәймәрданов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев