Предыдущая публикация
Йодрыкка төйгән кулларың..
Дога укып, күккә сузылырлар,
Һава кирәк сыман суларың.
Ә сорарлар:- Тимәсеннәр- диеп,
-Тик минеке калсын!-теләге
Ынгырашып башын җиргә иеп,
Догасының эзләп кирәген.
Тик күзләрдә һаман әле томан,
Ишетелми тавыш күгеннән,
-Нигә Аллах, кирәк бу сугышлар!
Нигә чыга кеше тезгеннән..?
Тормыш күрмәлмәгән балаларны
Нигә сугыш җыя, үзенә.
Ут эченә ташлый, әйтче Аллах??
-Сакла зинхар, зинхар үтенәм!
Ә кинәттән бар да тынып калыр,
Тамакларга тыгылыр төерләр,
Болыт та юк күктә, кинәт яңгыр,
Фәрештәләр үксеп елыйлар.
Җирдә һаман калка каберләре,
Тормыш йолкып сугыш тузыла,
Йодрыкка төйгән куллар ачык,
-Сакла! - диеп, күккә сузыла..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3