Предыдущая публикация
Таба алмам бәлки,
Әйләнсәм дә, авыл урамын,
Күңелемдә, ап-ак карлар тузып,
Җанда бөтерелгән буранын.
Әлләме соң, минсез генә туза,
Әллә үзем, шактый тузылган,
Бураннардай үткән гомер юлы,
Тынлыгына кереп сузылган.
Бер ни көтми, әллә дәрте сүнеп,
Көлен сибә күңел учагы,
Бары сагыш булып пыскып ала,
Онытылып барган яшь чагы.
Ак бәсләрен сыйпап, чигәләрдә,
Бары хәтер алдап күңелен,
Узып барган тормыш буранында,
Кабат узмас эзләр күренде.
Керә алмый инде шул эзләргә,
Сукмакларын каплап урамның,,
Тәрәзәмә өргән, җил тавышы,
Хәтерләтә үткән буранны.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7