Предыдущая публикация
Яңарткандай, кышның күлмәген,
Яңа Елның башы..Ташланмаган,
Чыршы балкый һаман, түрдәге.
Үтеп бетмәгәндәй, хәтер эзли,
Үткән бәйрәмнәрнең хисләрен,
Югалгандай нидер, күңелеңдә.
Бераз сагыш баскан кисәген.
Каплап җирне, ак карлары белән,
Үткәннәрең, артта калдырып,
Җилләрендә бары хәтер уйный,
Күпме кара күзең талдырып.
Елый сыман көннәр, кыш уртасы,
Тамчыларын сыгып күзеннән,
Нокта куеп, үткән хыялларга,
Күренә күк ара өзелгән.
Ә дөньясы, вакыт читен тотып,
Пәрдә ачкан сыман күренә,
Ак карлары, җиргә төшеп җитми,
Эри гүя, күңел түрендә.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8