Предыдущая публикация
Кайсыгызга кирәк дөреслек?
Хәер, эзләсәң дә табалмасың,
Ялган ерып түгел керешле.
Ул җир өчен кирәкмәгән товар,
Булса да тик, күкләр катында,
Ул битараф бүген кеше өчен,
Йолдызларда таган атына.
Ялган татлы, ялган хөрмәт ия,
Без ялганнан таулар өябез,
Йөрәккә дә якынырак алып,
Баш югалтып, ялган сөябез.
Ялган, юлың түши киләчәккә,
Ялган, эзләр сала, күз алдап,
Ялган өмет, ялган хыялларга,
Дөреслектән өзгән, юл ялгап.
Кабул итеп, ялган әмерләрне,
Ялган җитәкчеләр ишәргән,
-Яшәсен!-дип, күзалдагыч дөнья,
Дөреслекә кабер түшәлгән..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8