Предыдущая публикация
Рәхмәт тормыш! Синең барлыгыңа,
Яшәр өчен, синдә туалдым.
Юлда үскән чытырманлыгыңны,
Үсәрлегем җигеп куалдым..
Булсын чәйнәп, язмыш авызлыгын,
Бер кайдан да көтми терәкне,
Үз җилкәмнән үзем ,өскә тартып,
Тынычландыралдым йөрәкне
Барлык юллар пычырагын ерып,
Сасысыннан кысып борынны,
Кайгысын да, шатлыгын да татып,
Яктылыгың синең күренде.
Рәхмәт!Рәхмәт, син булганың өчен,
Кисеп яктылыкны ,өметне,
Җитешмәгән бар нәрсәне тыгып,
Ир итәлгән өчен, егетне..
Рамзис Мишәр
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 10