Предыдущая публикация
Биреп тора канат, тоясың..
-Күр!- дип, әнә безнең биеклектән,
Очып ал син, йөреп туйгансың.
Очтым сыман, шундый рәхәт иде,
Үз гәүдәмне һич тә тоймадым,
Алып йолдызларны кулларыма,
Алсу нурлар булып уйнадым..
Кинәт кенә күзем төште җиргә,
Алышынды бар да шушында,
Анда кайный иде сугыш, әфәт,
Үлем эленгән күк каршымда.
-Аңладыңмы ниләр күргәнеңне,
Безнең күзлек аша карадың ?
Нур балкыган тормыш бакчасын,
Адәм гөнах белән капладың.
Мин аңладым бездән фәрештәләр,
Соңгы өметләрен җуйганнар.
Елый алар, йөзен каплап качып,
Безнең гөнахлардан туйганнар..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 44
Жэй бетэ ахырысы.