Предыдущая публикация
Томаннарга кереп югалып.
Узып барам язган гомерне.
Һәрбер көнгә рәхмәт укып.
Күпне өмет итмим инде,
Тәнемдә саулык бетмәсен.
Яшәүләре бик тә катлаулы,
Тормышыма бәлә кермәсен...
Янәшәмдә балаларым бар,
Һәрчак хәлләремә керергә.
Аңлар кешем бар янымда,
Бик бәхетле булып яшәргә.
Яшәү - көрәш! Гомер кыска,
Үземчә яшим тормышта.
Аякларым алга таба атласа,
Бәхеттер яшәве бу дөньяда.
Зәбир Низамиев.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 46
Нинди бәхет аның булуы
Бала чакта уйнап үткән көннәр
Онытырлык түгел аларны.
Сөю учагында янган төннәр
Яшьлектәге язгы таңнарны
Бер Ходайга рәхмәт әйтеп яшик
Биргәненә безгә аларны.
Ике тапкыр гомер килмәсә дә
Елларыбыз йөгереп үтсә дә
Кадерен белеп яшик гомернең
Бер туганнар булып бу җирдә.
Капламасын байлык күзебезне
Йөрәгебездә булсын изгелек
Булганына шөкер ана кылып
Үтсен безнең алгы көнебез.
Бәхет капкалары ачык булсын
Яныбызда үссен оныклар
Алар бирсен безгә бу тормышта
Яшәү көче белән шатлыклар.
10.01.2025.
Нурислам Фазуллин.