Предыдущая публикация
Вәкил Мурзин көе .
Читкә китеп озак тора алмам ,
Юксындыра , авыл , тауларым .
Сагынамын аксыл кылганнарның
Җилләр искән саен шаулавын .
Кушымта :
Балачагым үткән шул тауларда ,
Чират җитсә - көтү көтүләр .
Иң кызыгы - чаңгы тагып синнән
Уктай җитез түбән очулар .
Кыш салкыны битне өтеп ала ,
Колакларда чыңлый тау моңы .
Биеклекләр күреп , курыкмыйча ,
Мин - тауларда үскән тау улы .
Кушымта :
Сагынам да торам шул тауларны ,
Мин яратмыйм читтә йөрергә .
Үз баласы кебек якын күргән ,
Мин тауларга каршы йөгерәм .
Кушымта :
Гайнанов И .
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев