Предыдущая публикация
Бала чагым , шул әтисез чагым ,
Үстермәде мине иркәләп .
Мин әтиле шушы малайлардан,
Тормыш йөген тарттым иртәрәк .
Баштан килеп , әти, сыйпамады ,
Читләр еккач , торып басканда .
Кайтмады шул ,әти, кайтмады ул ,
Юл чатына чыгып бассам да .
Үткән инде хәзер бала чагым ,
Кайтмасын ул ,әти , кайтмасын .
Күз яшьләрен сөртеп , бала чагым ,
Ябып куйды басу капкасын .
Гайнанов И
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3