Йөрәккәем сагына туган җирне
Яшел үлән япкан юлларын.
Ак алъяпкыч кигән үсмер кызны
Искитмәле мәктәп елларын.
Бик еракта калды алмагачлы.
Ал чиядәй яшьлек елларым.
Булмый икән янә шунда кайтып
Кире кайта бары уйларым.....
Мәктәп юлын кайчак урап үтәм,
Каз бәбкәле яшел аланын.
Зур капкадан чыгып көтәм шунда
Әтиемнең эштән кайтканын.
Әни мич янында, әй, мәш килә
Табаларда чыжлый беленнәр.
Кич, урамнан гармун моңнарында
Яңгырата җырын үсмерләр.
Таң алдыннан, бакча уртасында
Бик өздереп сайрый сандугач.
Йөрәк тибешләрем сирәгәя
Өзелеп туган җирем сагынгач.
Әй уйларым чаба җилкәр аттай!
Җилкәннәрне җилләр каера.
Язмыш төрле була, буйсынабыз....
Туган җиребездән аера.
Сирәк кенә кайтып күрешәбез.
Ерак араларны уратып.
Туган- тумачаны искә алып
Күңел чишмәләрен бушатып.
Флизә Феткуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3