Предыдущая публикация
Безне ташлап китеп бара барсы:
Әти, әни, өлкән апалар.
Тәрәзәдә утлар сүнеп бара
Тик шыгырдый җилдә капкалар.
Алар белән безнең яшьлек китә
Олыгая яп яшь балалар.
Киткәннәрне һич туктатып булмый.
Ерагая безнең аралар.
Анда барып булмый, юллары юк
Хатта язып булмый аларга.
Телефонда калган тик саннары(номерлары)
Сагынганда алып карарга.
Альбомнарны ачып карап куйсам
Тормыш гөрли сыман, рәсемдә.
Йомшак кына, җәйге җил искәндәй
Әни кулын тоям чәчемдә.
Флизә Феткуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19