Җан, иясен ташлап чыгып китте
Түзә алмый булган әрнүгә.
Бардыр диеп җылы, рәхәт урын
Кешеләр күп шушы зур җирдә.
Ак болытлар белән йөзде озак.
Түбән карап урын эзләде.
Бик күп күрде бу Җан, кайгы-михнәт.
Тик ул рәхәтлекне белмәде.
Очып төште диңгез төпләренә.
Күтәрелде кабат күкләргә.
Бик күп кеше яши авырлыкта
Бәхет тими икән күпләргә.
Әй уйланды бу Җан, нигә шулай
Тигез түгел икән бу тормыш!?
Җир йөзендә күпме кеше яши,
Шул кадәрле ызгыш һәм каргыш.
Кинәт кенә йолдыз сүнде бугай
Җир өстендә ята бер хәрби(солдат)
Төн карасын ярып бер шәм яна
Дога кыла шунда карт әби.
Барчасына теләк тели әби
Озын гомер сорап Ходайдан.
Бердән бер оныгы илне саклый
Бик еракта, күптән югалган.
Җан аңлады, тиккә генә түгел
Аңа күрсәттеләр әбине.
Җан, атылып очып төште җиргә
Ул терелтте, шушы хәрбине.....
Флизә Феткуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 23