Предыдущая публикация
Тагын бер ел үтеп китте бүген.
Бер баскычка алга атладым.
Моңайма син күңел, картаям дип
Шатлан шуңа, артта калмадың.
Бар да яхшы, балаларым исән.
Оныкларым үсеп киләләр.
Күрше-күлән якты йөзе белән
Исәнләшеп үтеп китәләр.
Дус ишләрем мине онытмыйча
Интернетта миңа керәләр.
Өстәл өсте тулы аш- су белән
Балаларым көн дә киләләр.
Яшик дуслар шулай аралашып
Аяз көннәр кара булмасын.
Ходай биргән шушы гомерләрнең
Мизгеле дә бушка узмасын.
Флизә Феткуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 20