Рецептларга килгәндә әлбәттә үзем уйлап чыгарган рецептлар түгел, инеттан аласың пешереп карыйсың, ошамаса төрләндереп пешереп карыйсың, инде күңелеңә хуш килгәнен генә халыкка тәкъдим итәсең..
Камыр өчен:
1 стакан җылы сөткә 1 аш калагы коры чүпрәне салып күпертеп алабыз.
Эретәбез 100 гр ак май, 1 аш калагы песок салабыз, ярты чәй калагыннан әзрәк тоз, 1 йомырка, күпертелгән сөтле чүпрәне болгатабыз да он кушып камыр басабыз. Кабарырга җылы урынга куябыз.
Эчлек өчен: 1 лимон, 2 апельсинны иттарткычтан үткәреп песок салабыз.
Камырны өч кисәккә бүләбез. Олырак өлешен җәен табага җәябез, эчлек җәябез, тагы бәләкәй кисәк камырны җәябез, эчлек, камыр җәеп өстенә куябыз. Пирог өстенә умач уып салырга була, май, песок, оннан умач уып.
Тәмле булсын. Сезне яратып, Мәрьям.
Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев