Ниһәят,миңа да, Бигәнәй белән Карабай үзэшчән артистлары тарафыннан әзерләгән Мөнирә Сафинаның"Безне дә онытмагыз" дигән драма-кыйссасын карау бәхете тиде дисәм ,бер дә арттыру булмас.
Бу драма 1941 елның шанлы елларыннан башлап,хәзерге тормышны үз эченә алган. Миллионнар язмышын чагылдырган бер гаилә тарихы....Бу сугышта әтиләрен,туганнарын, дәү әтиләрен,абыйларын югалткан артистларыбызга драмадагы хәлләрне күңелләре аша үткәреп тамашачыга житкерү дә жиңел булмагандыр.Ләкин спектакль искиткеч дәрәжәдә уңышлы үтте.Артистларыбыз рольләрне бик оста башкарып,беренче секундтан күңелгә үтеп керделәр.Залда чебен очкан тавыш та юк,тамашачы бар булмышы белән драманың эченә чумган...
Бу кыйссада күрсәтелгән гибрәтле хәлләр бүгенге тормышта очравы бик аяныч. Зур югалтулар,жимереклек,ятимлек,ачлык еллар белән яулап алынган бүгенге мул,матур тормышның кадерен беләбез микән без?! Бүген илебезнең бер почмагында туплар шартлавы, елдан-ел картлар йортлары,балалар приютлары артуы,кешеләрнең бер берсенә битараф булуы күңелне кыра.
Әсәрне әзерләп ,үз авылдашларын гына түгел,күрше-тирә авыллардагы халыкны да сөендергән өчен артистларыбызга зур рәхмәтләребезне житкерәбез. Бигәнәй культорганизаторы Кадир Халиковка,Ирина Халиковага, Ахтариева Ринага,Загидуллина Флидә апа белән Загидуллина Рима апага, Муртазина Халидәгә,Султанова Гөлнарага чын күңелдән рәхмәтләр укыйбыз.Сезгә ныклы тазалық,озын гомер,гаилә бәхете һәм ижади уңышлар телибез.Киләчәктә тагын да шундый матур,изге эшләрегезне көтеп калабыз...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14