Барчабызның җаны өзелә,
Сугыш салган йөрәк яралары
Белмим инде, кайчан төзәлә.
Арасында яше, карты да бар
Гаиләле, ятим, ялгызы,
Якыннарның йөрәгендә сүнмәс
Беркайчан да хәсрәт ялкыны.
Җир һәм күкне бергә тоташтырып
Ут яудыра туган-туганга,
Күпме егет яу кырында вафат
Яңа егермесе тулганда.
Бала гына берни аңламаган,
Карап торсаң яп-яшь бер сабый,
Ата-анасына иң яраткан бала,
Эне-сеңлесенә зур абый.
Ай эчендә генә чутлап китсәң
Калкып чыкты ничә каберлек.
Җир йөзендә ниләр генә бар соң
Газиз баладан да кадерле.
Ни күргән ул бу доньяга килеп
Бала чагы, мәктәп еллары...
Ата-аналарның әрнүенә
Җир-күкләрдә кушылып елады.
Еламаска диләр, түзеп буламы соң
Күз яшьләре агып чыгалар,
Аналарның теләкләре бердән
"Исән булсын бала-чагалар".
Миләүшә Әхмәтова, Йосып, 24.11.24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 30
Сугыш кырларында бу чакта.
Көтә сезне ата-аналар,
Кузларын күрәтеп учакта.