Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә.Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде 76 елдан артык вакыт үтте.Әмма сугыш хатирәләре дошманга күкрәк киреп каршы торган,изге җиребезне илбасарлардан саклап калган ,аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылырга тиеш түгел .
Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклау һәрберебезнең олы бурычы. Яу яланында һәләк булган, җиңү белән авылыбызга исән-имен кайткан яугирләр турында мәгълүмәтләрнең аз булуы тирән борчылу тудыра.
Кайберләре бөтенләй исемлектән төшеп калган булуы мөмкин, аларның туган еллары, кайчан сугышка киткән, яки кайткан еллары, кайда хезмәт итүе, хокүмәт тарафыннан бирелгән бүләкләре турында бик аз материаллар бар.Шулай ук бик күпләренең фотокарточкалары да юк.Бүгенге көндә безнең яугир- сугышчыларның балалары, оныклары , туган-тумачалары,якыннары илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр.Без Сезгә шундый үтенеч һәм мөрәжәгать белән чыгабыз. Ата-бабаларыбызның рухын шатландырып, алар турында нинди мәгълүмәтләрне ,тарихи вакыйгаларны беләсез, безгә салып җибәрүгезне сорыйбыз.Бүген илебез буенча ветераннарыбыз хакында электрон китап варианты эшләнэ.Алар турында мәгълүмәтләр төшеп калса, бу безнең өчен яхшы эш булып саналмас.Зинһар өчен вакытыгызны кызганмагыз, никадәр беләсез,автобиографиясе, кайда хезмәт итүе һәм башка үзегез белгәннәр, истәлекләрегез, хәтирәләрегез белән уртаклашып барысын да безгә җиткерсәгез иде.
Яугир- авылдашларыбызның исемнәре онтылмас , батырлыклары,эшләре якты маяк булып,буыннардан-буыннарга күчер дигән өмет белән яшик. Әлбәттә,батырларның даны-мәңгелек.
Бәйләнеш өчен ВК, Одноклассники социаль челтәре
Электрон почта:kadirkhalikov@ru,
ватсап 89177574855
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13