Предыдущая публикация
Бүген тагын төшләремә кердең,
Бүген тагын синдә уйларым.
Ерагайган саен юллар, еллар,
Сагынудан бер дә туймамын.
Сырхавыңа, җаның сызлавына
Дәваларны таба алмадым.
Гафу сорыйм, гафу итче берүк,
Кан тамыза синсез юлларым.
Кушымта:
Син юк янда, әмма син һаман да
Минем җанда, минем күңелдә.
Йөрәк син дип тибәр, сине эзләр
Әйләнгәче кара күмергә.
Синсез көннәр кара карга кебек
Акылымны кат-кат чокыйлар.
Бергә чаклар, без җырлаган җырлар
Хәтеремнән бер дә чыкмыйлар.
Син күптәннән бозлы күк түрендә,
Кара төндәй яшәү мәгънәсе.
Язмышларым синсез булуына
Өзгәләнә йөрәк парәсе.
Венер ФӘТТАХ 22.12.2024 ел Карламан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 13