‼️Игътибарга лаек язма‼️
❓ 🐑🐏 Корбан чалуның мәгънәсе нидә соң?
❓ Ул кемгә тиешле?
❓ "Нәрсә сон ул Корбан чалу?" – дигәч, без әлбәттә "АЛЛАҺКА ЯКЫНАЮ" – дип әйтәбез.
❓ Ә нәрсә белән якынаябыз?
✅ Сорауларны ачыклау өчен АДӘМ белән ҺӘВА КЫЙССАСЫн искә төшереп үтәм.
❓Беләсезме, Адәм белән Һәваның ГӨНАҺы нәрсәдән гыйбарәт иде?
Әйе, Аллаһ Тәгалә аларга җәннәттәге бер ҖИМЕШне ашаудан тыйды. Аның нинди ҖИМЕШ булуы безгә мөһим түгел. Безгә МӘГЪНӘсе мөһим, ягъни ни өчен Аллаһ аларга мондый СЫНАУны бирә?
‼️ Аларның гөнаһы – тыелган җимешне кабу гына түгел, ә аларның кемгә ышануларын, кемгә таянуларын, кемгә ихласлыкларын тикшерү...
Адәм белән Һәва янына шайтан килә дә: "Беләсезме, ни өчен Сезгә Аллаһ Тәгалә бу җимешне ашаудан тыйды? Мин сезгә иң яхшы нәсыйхәт бирүче. Бу агач – МӘҢГЕЛЕК АГАЧЫ. Әгәр бу агачның ҖИМЕШЕН капсагыз, сез җәннәттә мәңге калачаксыз һәм сездә бетмәс-төкәнмәс мөлкәт булыр..."
❓ Ә алар җимешне нинди ният белән кабалар соң? Ниятләре: үзләрен җәннәттә Аллаһ түгел, ә ҖИМЕШ калдырачак! Менә аларның гөнаһының төп мәгънәсе нәрсәдә. Алар фәкать бары БЕР ҖИМЕШКӘ таяндылар, табындылар, ышандылар...
❓Ә бүген үзебез бу дөньяда нәрсәгә таянабыз?
Фикерләп карасак, күбебез Аллаһка түгел, ә акчага, долларга, абый-апага, эшкә, спортка, бассейнга, диетага ... таяна бит! Алар мине бу дөньяда мәңге калдыра дип уйлый. Юк шул! Көне-төне йөзеп йөрсәң дә, диетада булсаң да, акчаларыңны җыеп, каен астына күмеп куйсаң да – синең тормышың, ризыгың, бәхетең, дәрәҗәң Аллаһ кулында. Шуңа күрә кайбер галимнәр әйтәләр: "ИҢ ЗУР БАЙЛЫК – УЛ КЕШЕНЕҢ ДОГАСЫ".
🤲 "Әй Раббым Аллаһ, ныклы иман һәм киң ризык бир миңа, саулыгымнан аерма, балаларыма тәүфыйк, иман, һидаят... бир!" – дип дога кыл. Без дә, Адәм белән Һәва кебек, котылу юлларын ҖИМЕШтән эзлибез. Безнең дә, алар кебек, ышанган "ҖИМЕШЛӘРебез" бик күп. Әйткәнемчә, абыйга, апага, акчага, спортка, дөрес яшәү рәвешенә... таянабыз. Әлбәттә, болар безгә кирәк. Әммә син боларга таянма, табынма! ‼️ Сәбәбен кыл да, фәкать АЛЛАҺКА ГЫНА ТАЯН, АЛЛАҺКА ГЫНА ТАБЫН!
🐏🐑 Менә хәзер Корбан чалуга күчәм. Әйткәнемчә, корбан чалу ул – АЛЛАҺКА ЯКЫНАЮ.
❓Бу нәрсәдән гыйбарәт соң?
Корбаның 9, 10, яисә 12 меңлек булырга мөмкин. Бу корбаныңны нинди ният белән чаласын Аллаһ Тәгалә Үзе күзәтеп тора. ИХЛАСТАН, АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН КОРБАН ЧАЛУ (яисә чалдыру) – синең бөтен байлыгыңның, мөлкәтеңнең фәкать Аллаһтан килүен тануыңны аңлата. Ягъни АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН КОРБАН ЧАЛУ ул – акылның, байлыкның, акчаның, мөмкинчелекнең Аллаһ Тәгаләдән килгәнен ИХЛАСТАН тану. Кем ИХЛАСТАН корбан чалды – аны Аллаһ Үзе бөекләр, Үзенә якынайтыр.
❓ Ни өчен? Чөнки 12 мең генә чыгарып биргәнең өчен түгел, ә
🤲 "Әй Раббым бөтен байлыгымны миңа Син бирдең, Синнән килде миңа акча да, акыл да, шушы мөмкинчелек тә. Мин Сиңа гына табынам, Сиңа гына таянам. Шуңа күрә мин бер дә кызганмыйча шушы Синнән килгән малымнан Үзеңнең ризалыгың өчен корбан чалам (яисә чалдырам)" – дип, ИХЛАСТАН Аллаһка шөкер итеп, Аның әмерен үтәгәнең өчен.
‼️ Димәк, корбан чалыр (яисә чалдырыр) алдыннан ниятләребезне дөресләргә кирәк, чөнки әле эш бит корбан чалу белән генә бетми, иң мөһиме АНЫ АЛЛАҺНЫҢ КАБУЛ ИТЕП АЛУЫ КИРӘК.
📚 Аллаһ Тәгалә әйтә:
✍️ “Чалган корбаннарыгызның итләре вә каннары Аллаһка ирешмәс, ләкин сездән Аллаһка ТӘКЪВАЛЫК ВӘ ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР ИРЕШЕР” /"Хаҗ" [22:37].
"Менә без сыер чалабыз, чөнки сыерның ите күп була" – дигән сүзләрне кайчак ишетергә туры килә.
❓ Бу кешенең нияте нәрсәдә? Иттәме, Аллаһ кабул итүдәме?
Кайбер галимнәр әйтә: "7 кеше бер сыерны чалса, һәм, шушы 7 кеше арасында боларның берсе генә, ихлассыз булып, ит өчен дип чалдырса да - Аллаһ Тәгалә боларның берсенең дә корбанын кабул итмәс дип.
Шуңа күрә, мондый очракларда корбанны ихласлы кешеләр белән генә чалдырырга һәм чалыр алдыннан аларга вәгазь сөйләп, ниятләрен дөресләргә кирәк.
✅ Мисал китерәм:
Адәмнең уллары Кабил белән Һабил Аллаһка иң беренче корбан китерүчеләр булдылар. Адәм аларга Аллаһ каршында үзләренең корбаннарын бирергә кушты. Кабил терлекчелек белән, Һабил игенчелек белән шөгелләнде.
Кабил үзенең иң ябык сарыгын алып чыгып куйды, ә Һабил исә, Аллаһ ризалыгы өчен дип, иң эре бөртекле ашлыгын алып чыгып куйды. Ул вакытта Аллаһның шундый кануны иде: Аллаһның рәхмәте белән яшен чыгып, ут Аллаһ кайсысын кабул иткән – шуны яндырырга тиеш була. Сарык басып калды, ә игеннәрне яшен яндырып алды.
Кабил моңа инде, әлбәттә, бик көенде һәм әйтте: "Һабил бит ул Аллаһка түгел, ә утка табына иде, шуңа аны ут яндырды" – дип. Көнчелектән Кабил Һабилне хәтта үтерә һәм җир йөзендә беренче җинаять була – ҮТЕРҮ. Сәбәбе – КӨНЧЕЛЕК. Аллаһ Тәгалә:
✍️ "МИН ТӘКЪВАЛАРДАН ГЫНА КАБУЛ ИТӘМ" – ди.
❓ Без корбан чалганда тәкъвалыкка ирештекме? ❓ Без изге ният белән Аллаһ ризалыгы өчен дип кылдыкмы бу гамәлне, әллә мактаныр өчен, кеше кушканга, кешеләр күрсен дип, яисә ит өчен генәме?
‼️ ГАМӘЛНЕҢ КАБУЛ БУЛУЫ БИК МӨҺИМ! Аллаһ Тәгалә күп гамәлләребезне кабул да итмәскә мөмкин, ә кабул булмауның бер сәбәбе ул – ИХЛАССЫЗЛЫК. Бу – барлык төр гыйбадәткә дә, гамәлләргә дә кагыла.
📚 Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:
✍️ "Дөреслектә, барча гамәлләр дә нияткә карап бәяләнә, һәм дөреслектә, һәркемгә үзе ниятләгән нәрсә генә була. Кемнең һиҗрәте (күчеп китүе) Аллаһка һәм Аның расүленә булды икән - аның һиҗрәте Аллаһка һәм Аның расүленә булды, ә инде кемнең һиҗрәте дөнья нигъмәте яки никахланырга теләгән хатын-кыз өчен булды икән – аның һиҗрәте бары тик һиҗрәт кылган нәрсәсе өчен генә булды". /Бохари.
📚 Аллаһ Тәгалә әйтә:
✍️ "Берәү дөнья тереклеген вә тормышның матурлыгын гына теләсә, Без аларга дөньяви эшләренең файдасын дөньяда биреп бетерербез һәм аларга дөньяви эшләренә кимчелек китерелмәс. Әмма ахирәттә аларга уттан башка җәза булмас вә дөнья эшләре юкка чыгып, эшләгән гамәлләре батыл булыр".
‼️ Корбан чалу ул бик тирән мәгънәгә ия. Шуларның тагын берсе ул – АЛЛАҺ БЕЗНЕ БИРЕРГӘ ӨЙРӘТӘ.
Замана чире – яшүсмерләр арасында УРЛАУ җинаяте бик киң таралу. Бу гамәлнең сәбәпләре бик күп төрле булырга мөмкин. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, тәрбия дә бик зур роль уйный.
Мәсәлән, бала әти-әниләре белән бергә бер өстәл артына ашарга утыра. Ашау дәверендә аның әтисе дә зарлана, әнисе дә зарлана: коронавирус бетте, сугыш башланды, бәяләр артты, выручкалар кимеде, арендалар артты, кредитны түләп булмый, алда ничек була, пенсиягә чыгып булмый... гел уфтану, гел зарлану. Менә болар барсы да баланың психикасын бик нык боза, чөнки бер шөкер сүз дә әйтү юк бу сөйләшүдә. Шуннан яшүсмер "подсознательно" уйлый башлый: "Бу тормышта бөтен әйбер дә начар икән. Әтинең дә, әнинең дә, минем дә киләчәгем юк... Бу дөньяда дөрес юл белән генә яшәп булмый икән" – дип үзенә нәтиҗә ясый. Шулай итеп, әти-әни үзенең шушы зар җылавы белән баланы үзләре үк аңламыйча, җинаятькә этәрәләр. Мондый бала караклык юлына баса...
✅ АЛЛАҺНЫҢ ҮЗ ДИНЕНДӘГЕ ТӘРБИЯСЕН КАРАП ҮТИК. Без менә шушы Гает көннәрендә корбан чалабыз. Корбанның бәясе төрле: 10 -18 меңлек тә. Бер караганда бу кечкенә акча түгел. Менә шушы 7 меңгә сатып алган корбанның итен күпчелек кеше 100%-ын да кешеләргә өләшеп бетерә. Ә кемдер аның өләшә 60%-ын, кемдер, 40%-ын. Ничек телисең - шуның кадәрен өләшергә мөмкин.
‼️ КОРБАН ИТЕН КЕШЕЛӘРГӘ ӨЛӘШҮ – Пәйгамбәребез ﷺ-нең сөннәте. Кайбер кеше уйлый, өчкә бүлеп кую – фарыз (ягъни мәҗбүри) дип. Юк, җәмәгать. Син ничек телисең, шулай тарата аласың. Әгәр кеше үзе иткә мохтаҗ икән - 100%-ын да үзенә калдыра ала. Бу гөнаһ түгел. Чөнки ГАИЛӘ ХАКЫ дигән төшенчә бар. Гаилә иткә мохтаҗ булып, ашарга ит булмыйча, бөтен итеңне кешегә таратып бетереп, гаилә ач утырса – бу инде гаделлек булмый. Бу якларын да истә тотарга кирәк. Ашасыннар, Әлхәмдүлилләәһ, үз хатының, үз балаларың бит, син аларны ризык белән тәэмин итергә бурычлы!
Әгәр туганнарыңа кирәк икән – аларга бир.
Әмма шуны әйтергә кирәк, корбанны чалгач, гаиләдә иткә мохтаҗлык булмаган һәм корбанын кешеләргә таратырга ниятләгән мөселман әти кеше: "Улым, бүген синең белән корбан итен, АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫНА ИРЕШҮ ӨЧЕН, күршеләргә, туганнарга таратабыз", – дип, улын алып, ит таратырга чыгып китә икән – шул рәвешле, баланы БИРЕРГӘ ӨЙРӘТҮ була.
‼️ Ислам дине 21нче гасырда шундый зур этәргеч ясый – УЛ БИРЕРГӘ ӨЙРӘТӘ.
Бүген бөтен дөнья оста итеп алырга өйрәтсә,
ә АЛЛАҺ ҮЗЕНЕҢ ХАК ДИНЕ АША БЕЗНЕ БИРЕРГӘ ӨЙРӘТӘ.
Шуңа күрә, безгә шушы корбан гаетенең күркәм йоласын җиренә җиткереп эшләргә, үтәргә өйрәнергә һәм балаларыбызны да катнаштырырга кирәк.
Галимнәр һәм психологлар фикере: "Әгәр баланы әти-әнисе кечкенәдән бирергә өйрәткән икән – ул беркайчан да урлауга бармый". Әгәр әти-әнисе: "Улым, сәдака бир, корбаныңны чал да – өләш, ураза тоткач, фитр сәдакасын бир, Рамазан ае җитте – зәкәтеңне бир", – дип, гел әйтсә, исенә төшереп торса. Шул рәвешле, Аллаһ безне ничек итеп бирергә өйрәтә. Бирергә өйрәнгән бала җитәкче булгач таламас, үзенә буйсынган эшчеләренең хезмәт хакларын бирмичә калмас, бирергә тәрбияләнгән бала, кеше хакына кереп, үзенең өстенә зур гөнаһны беркайчан да алмас. Ин шәә Аллаһ.
✅ Корбан чалу түбәндәге кешегә мәҗбүри:
1) мөселман,
2) акылга ия булган,
3) балигълык яшенә җиткән,
4) ирекле,
5) сәфәрдә булмаган,
6) нисаб күләмендәге малга ия булган кеше.
‼️Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән быел НИСАБ КҮЛӘМЕ, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 36 000 сумны тәшкил итә, ягъни корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң.
‼️ Корбан БЕР КЕШЕ ИСЕМЕннән, яисә гаиләсен тәэмин иткән ГАИЛӘ БАШЛЫГЫ исеменнән чалына һәм ул гомер буена бер тапкыр гына түгел, ә һәр елны китерелергә тиеш.
📚 Аллаһның илчесе ﷺ:
✍️ "Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын", – дип кисәткән.
‼️ Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, әгәр мөмкинлеге булып та, Корбан чалмаса (яки чалдырмаса) ул кеше ГӨНАҺЛЫ, ә моны инкарь иткән кеше ИМАНСЫЗ була. Шуңа күрә, Корбан гаетендә корбан чалу ул – ВАҖИБ гамәлләрдән санала.
‼️‼️‼️‼️‼️
Быел Корбан нисабы күләме – 51 мең сум. Корбан гаете кергән мәлдә кесәсендә, ашау-эчү, башка хаҗәтләреннән, бурычларын түләүдән кала, 51 мең сум акчасы булган кеше корбан чалырга тиеш.
Нисаб күләме Пәйгамбәребез ﷺ-нең хәдисләренә (ул заманда нисаб буларак билгеләнгән көмеш микъдары бүгенге көндә ничә сум торуына карап) таянып билгеләнә.
Әгәр төрле сәбәпләр аркасында (шул исәптән, хатын-кыз булса) кеше бу эшне башкара алмый икән, башка берәүгә тапшырып, карап тора ала.
‼️ Тик 3 шартны үтәргә кирәк:
1) чалучы кеше мөселман булырга тиеш.
2) корбан чалучының:
“Йә Аллаһ, бу корбанны фәлән улы фәләннән, яисә фәлән кызы фәләннән кабул ит”, – дип әйтүе кирәк.
3) Чалучы кешегә корбанның ите белән түләргә ярамый‼️
✅ Корбан чалган кешегә итне туганнарга, якыннарга, күршеләргә, фәкыйрьләргә тарату СӨННӘТ гамәл булып тора.
➖➖➖➖➖➖➖
Рафиль Сафин белән булган әңгәмәне ИЛДАРИЯ САФИНА үткәргән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8