Ник, язкаем, быел соңга калдың,
Мин бит сине көтеп алалмыйм.
Көзләр-кышлар бик сагышлы булды,
Кабат кышларымда калалмыйм.
Теләмим мин сезгә ялгыз кышлар,
Ялгыз кышлар җанны өшетә.
Кешегә бит бергә яшәү кирәк,
Кышлар озын ялгыз кешегә.
Кешеләргә яз җылысы кирәк,
Җан җылысы кирәк күбрәк.
Җылы язым, озаклама инде,
Килеп җит син миңа тизрәк.
Салкын кышлар бураннары белән
Урап алган кебек дөньяны.
Язлар-җәйләр башка килмәс кебек,
Чуалдыра бөтен уйларны.
Көттермәче инде шулай озак,
Килеп җитсәң иде, минем яз.
Өметләрем сиңа бик күп түгел,
Алып кил син миңа язгы наз.
Синең кояш нурларында йөзеп,
Хыялланып килә аласы.
Язларымнан җәйләремә күчеп,
Озын юллар килә барасы.
Юлларыма чыккан бәхетемне,
Ераклардан күреп каласы.
Син бит минем күптән көткәнем дип,
Килә аны кочып аласы.
Озак көттермә, яз, бәхетемне,
Ул бит сизә салкын җилләрне.
Җылыңны бир көткән күңелемә,
Якынайт син назлы көннәрне.
Флюр Абдракипов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3