Исеңдәме язгы урман,
Яшьлегебез еллары?
Урмандагы каенлыкның
Борма – борма юллары?
Кавыштырды икебезне
Гомеребез язлары.
Йөрәкләрдән ташкан чакта
Җылы язның назлары.
Өзеп бирдем умырзая,
Шатлыгың чиксез иде.
Йөзләреңдә кояш нуры,
Күзләрең диңгез иде.
Татлы каен суын эчтек
Учыбызга тамызып.
Кулларыбызны җылыттык
Карда учак кабызып.
Сөюебез, чиста күктәй,
Татлы – каен суыдай.
Алда көтә безне тормыш
Чиксез елга буедай.
Тик нигә соң хыялыбыз,
Калган тик хыялларда.
Әллә уйларыбыз безнең
Булганнар пыяладан.
Әллә яшьлек, җилбәзәклек
Алып киткән аерып.
Ничә еллар яшәгәнбез
Бер беребездән аерылып.
Язгы урманнарда йөрим
Тәмләп каен суларын.
Каен сулары басалмый
Йөрәгем ярсуларын.
Ак каеннар арасына
Ефәк нурлар коела.
Шул нурларның эчләреннән
Чыгарсыңдай тоела...
Син hаман да уемда...
Уемда...
Флюр Абдракипов
03.04.2019
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3