(өлкән яшьтәгеләр өчен тәгаенләнә)
(интернет дустым авызыннан)
Узган гасырның илленче еллары. Каһәрле сугыштан котылып, халыкның күкрәк тутырып тын алган, дәрт-көче ташып торган, киләчәккә матур планнар белән янып, көнне-төнне белмичә, басуларда колач ташлап йөзеп эшләп йөргән мәле. Җилдә чайкалган башак исе башны әйләндерә, күңелгә матур канатлар куя. Яшь- җилкенчәк булган җирдә уен-көлке,бию-җырга кушылып эш гөрли. Әти белән әнинең күз карашлары йөзләр арасыннан бер-берсен таба да бер-береннән күз яздырмый. Йөрәгенә ук булып кадалган карашлы әнине, кичке уеннан соң өйдәгеләр риза булмауга карамастан, әти кәләш итеп алып кайткач, усал нәнәемнең тузынуының чиге булмый. Ятим үскән, авызын ачса, үпкәсе күренеп торган әрсез алабай өчен үстердемени ул улын. Улы өйдә булмаганда, киленгә очып куна, күзен генә чукымый, булдыра алганча кимсетә, кан елата. Ялгыз, сабыр ана тәрбиясендә үскән кыз биянасын ишетми, күңелен саклый, тел озынайтмый, үпкә тотмый, чәче белән идән себерергә дә әзер. Гаилә ишәйтеп, мин туам, ләкин әни белән нәнәй арасындагы каткан бозны эретү гонаһсыз сабыйның кулыннан килми. Кадерлем, кош балалары арасындагы кәккүктәй һаман читкә тибелә. Миңа бер яшь тулгач, әтиемне трактористлар курсына укырга җибәрәләр. Нәнәйнең күзләрендә, тычкан тоткан песинеке кебек, усаллык белән шатлык чаткылары бергә биешә. Барлык эшләрен читкә куеп, кичкә карый, кояш баер алдыннан гына, арып колхоз эшеннән кайткан әнинең кулына мин төрелгән итек кунычыдай кечкенә төенчекне тоттырып, өйдән куып чыгарып җибәреп, артыннан ишекне элеп кала.
Авырлыклардан йончыган дәү әнинең үз хәле хәл. Кул арасына яңа гына керә башлаган дүрт ятим. Ашатырга, киендерергә кирәк. Ире сугышта хәбәрсез югалган, кайнасы да бар. Ундүрт чакырым җәяүләп, мине күтәреп кайтып кергәч, битәрләп:
‒ Бу баланы монда үтерергә алып кайттынмы ни? – дип, каршы ала. Сыерлары да булмый. Әни, толымнары француз яулык эченә
яшерелгән башын иеп, кире иренең өенә китә. Нәнәй аны тупсадан аяк атлатмый. Мине (имидән дә аерылмаган сабыйны)кулыннан тартып алып кала. Ә картатай бик акыллы була, килене артыннан юатып:
‒ Үзем карап үстерермен, кәмсеттермәм, кактырмам-суктырмам, ‒ дип,озата. Әле дә әйбәт хәтерлим: дүрт яшемә кадәр тез башына утыртып чәй эчә иде. Бик хәлле яшәделәр. Картатай биш улына да, урман кисеп, өй төзеп, башка чыгара; умарта асрый, ат тота, кымыз ясый, җитен үстереп, киндер суга. Үз тырышлыгы белән яшәсә дә, кулак дип, чак кулга алмаганнар.
Безгә өй төзегәндә, яулык җәеп,картатай артыннан ияреп, дүрт яшьлек чагымда намаз укый идем. Мин аның балагына ябышып үстем. Үги әнигә дә көн күрсәтмәде биеме. Ике өй аша гына яшәдек. Көн саен юк сәбәпне бар итеп кереп, тел очына нәрсә килсә, шуны әйтеп, кая барып бәрелергә белмәгән ата чебен сымак безелдәп, йөрәгенә куз салып, канына тоз сибеп чыгып китәр иде. Азакы көнендә үги әниләрдә көн итеп үлде.
Әти, курсларны тәмамлап кайткач, ничек итсә итә, күз дә йоммый, аны ышандыра:
‒ Хатының, син китү белән, теләсә кайда, ничек тели, шулай себерелеп, иртән чыгып китеп, кич кене генә кайтып йөрде - йөрде дә баланы ташлап качты. Күпме әйтә килдем, синең белән торырдай хатын түгел, дип, ышанмадың, хәзер күзең белән күрәсең. Җүнле хатын ире кырында ихай-михай килеп каш сикертеп, күз уйнатып йөрмәй, дөнья көтә, эш эшли. Марҗаң үлгән урыстай,борыңны салындырып торма, авылда трактаристан да пачутлы кеше юк. Бер дигән кыз алырбыз,‒ дип, канатланып, кире якларын тезеп алып китте, шатлана-шатлана, корбанын ашап туйган бөркеттәй, килененнән котылган ана.
Миңа яшь тә сигез ай дигәндә, икенче әни тәрбияли башлаган. Дөнья булгач, төрле чагы булды: авыр еллар бит, бер-бер артлы җиде бала туды. Шөкер,барысы да исән-саулар, “апа” дип ихтирам итәләр. Унсигез яшем тулгач, тудырган әнием белән йөрешә башладык. Кан да тарта, җан да тарта. Төрле кыяфәтләргә куеп, гел күз алдыма китерергә тырыштым. Казахстанга аның кырына барырга карап үстергән әнидән рөхсәт сорагач, ул бер дә, каефен төшермичә:
‒ Җир астыннан юл юк, барып күр, ‒ дип, фатихасын бирде, автобус күздән югалганчы, чагылган күзләрен кояштан яшерергә теләп, җыерчыклы маңгаена кулын куеп озатып калды.
Үз әниемнең язмышы бик әрнүле үтте. Бала кайгысы күрде: ике улын җир куенына тапшырды. Туган туфрак үзенә тарткандыр, азакы елларын туган авылына кайтып яшәде. Урманнарга чыгып, төрле сәгатьләрдә дару үләннәре җыйды. Бик күп үсемлекләрнең нинди чиргә дәва икәнен беләиде.
‒Дару эчмәгез, аяк асты тулы дару,‒ ди торган иде. Ярдәмчел булды: кешеләрне догалар белән өшкерде, кот койды, бик күпләр аның ярдәмен тойды. Минем кызымның бер елы дигәндә, дога укып утырганда, сиксән ике яшендә кулымда тыныч кына җан биреп, дөнья куйды.
Миһербанлы кеше булганга, раббем үзенең бәндәләренә гомер бирәдер ул. Карап үстергән әнигә сиксән җиде яшь тулды. Үз әниемнән өч яшькә генә кече.
Язмыш кабатлана диләр. Могаен шулайдыр. Әнием ятим үскән , мин әниле ятим. Үкенечкә каршы, ике баласын миңа ятим калдырып,бердән-бер кызымның җаны күкләргә ашты.
Унбиш яшемдә төзелеш училещесына киттем. Үз телемне генә беләм. Русча эпилек-тозлык та юк. Ике ел укыгач, төзелештә эшли башладым. Чәмле, тырыш, үз эшемнең солтаны булдым. Тулай торакта егетләр дә тора иде. Арттан йөрүчеләр күп, ә без, тыйнак авыл кызлары, сер бирмибез. Армиядән кайткан, бөдрә чәчле, зәп-зәңгәр күзле, су сөлеге кебек егет башымны әйләндерә башлады. Аның артыннан, табыш эләктерергә чамалаган хәйләкәр төлке сыман өч-дүрт кыз йөгерә. Кайсы ягым белән күңелен бәйләгәнмендер, мин куган саен, ул, магнитка тартылган тимер кисәгедәй, ныкышып йөри. Шулай итеп, үзенә каратты. Күп балалы гаиләдә үскән, сүз боткасы куертмый торган, гап-гади авыл егете. Алты ай очрашкач, гаилә корып җибһрдек. Әкияттәгечә, алты көн, алты төн туй булды. Әле уйлап утырам да, уш китәрлек, ничек үткәргәннәрдер? Авыл буйлап кунакка йөртәләр, мичкәләп, бал эчерәләр. Башкортлар бит кунакчыл халык. Ирнең туганнары, әни һаман булса искә ала. Бүләккә – яулык, оек; мичкә авызы – ачканга сарык. Эштән, туйдан соң ук, бүлмә бирделәр. Ике кашык, бер тарелкадан башладык дөньяны. Ике елдан соң, бүлмәбезгә ямь өстәп, җаныбызны бизәп, кызыбыз туды. Теле ачылылып, бәбәй алырга акча җыйдым дип конфет кәгазьләре белән уйный белә башлаганда, өче тулганда, малай алып кайттык. Иптәшемне хәрби хезмәткә св-срочно алдылар. Матур итеп дөнья көттек. Гаиләне түгәрәкләп,тагын бер малай өстәлде. Әле ике улыбыз исән, зурысы картатай булды. Гомер үтә, икеләтә картинәймен.
Әңгәмәдәшем тынып калды. Эчендәгеләрен таныш булмаган дусына бушата алуына сөенде бугай.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев