Оныклар өлгерләр, шук,
Берсеннән берсе шаян.
Уйлап табалардыр каян,
Урындыкны иткәннәр баян.
Өстәл өстендә биеп,
Ыргыйлар, сикерәләр.
Өйнең өстен аска
Астын өскә китерәләр.
Җимерәләр, төзәтәләр,
Кабаттан тагы ваталар.
Кеше күргәләгәнче,
Чыгарып ук аталар.
Җавапка аптырамый,
Үзләре үтә үткерләр.
Беркатлы, саф күңелле,
Эчләрендә юк керләр.
Ат башы да чыдамас...
Әле шундый чаклары.
Үскәч, искә төшәрме
Нәнәйнең кочаклары...
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
18.12.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6