Ишек бикле. Ачкыч тапмадым.
Кар көрәдем, ташу суын ердым.
Сине көттем, Әни, кайтмадың.
Туганнарга гына киткәнсең, дип,
Кунак булыр өчен бер кичкә.
Тәрәзәдән барып карадым да
Кояш нуры төшкән ак мичкә.
Чиста идең, әни, пөхтә идең
Пәрдәләрең һаман ак икән.
Идәнеңдә үзең суккан палас,
Стенаңда рәсем-мин чиккән.
Өстәлеңдә тора ак самовар
Чәйнеге дә тора янында.
...Ник уята икән сәгате дә
Шундый төшләр күргән чагында.
Иң кадерле кеше-әни генә
Югалткач шул шуны аңлыйсың.
Туган йортта җиде ятлар хәзер,
Сагынсаң да керә алмыйсың.
Үткәннәрнең ишекләре бикле
Ачкыч табып булмый кайтырга.
Дога кылам,әни,рухларыңа
Сагындым,дип,телим әйтергә.
Еракларда булмасам да кайчак,
Баралмаган чагым булгандыр.
Бүген тагын кызым килмәде ,дип
Күңелләрең,әни,тулгандыр.
Кичер,әни,кылган догаларым
Җиңеләйтсен кабер газабын.
Сиңа багышлаган шигыремне
Күз яшьләрем белән язамын.
Динә Камалетдинова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4