Предыдущая публикация
Тынгы белми нечкэ күңелем,
Дөнья матур яшэү телэгем.
Бирешмэ син бу тормышта,
Сабырлыгың җуйма йөрэгем.
Яшэр өчен туганмын бу җирдэ,
Елатты да тормыш, көлдерде.
Утын сүндермэдем учагымның,
Телде кайчагында бэгырьне.
Сабыр итеп түздем сынауларга,
Учларыма кысып йөрэгемне.
Йолкып ташлап бөтен эрнүлэрне,
Яшим кадерлэп мин гомеремне.
Атлыйм үзем сайлаган юлымнан,
Алга, максатыма, хыялга.
Яшэү өчен биргэн гомеремне,
Багышламыйм юк бар чүп-чарга.
Килэчэккэ барыр юллар ничек,
Беркем аны алдан белэлми.
Үткэннэрем истэлеккэ-язгы чэчэк,
Оят хисе, начар уйлар керэлми.
12.01.2025г.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1