Предыдущая публикация
Бисмиллалы чүлмәк ашын
Куя иде әнкәй мичкә.
Кызу утын кузларында
Пешеп чыга иде кичкә.
Чүлмәк ашының тәмнәрен
Аңлатырлык түгел һич тә.
Шуңа тәмле булгандыр ул-
Көне буе торгач мичтә.
Кайнар килеш тора иде
Мич жылысын алгангамы?
Тәмле булды микән әллә
Әнкәй сөю салгангамы?
Мичтә пешкән чүлмәк ашын
Искә алам мин сагынып.
Кайтыр идем шул чакларга
Ашкынып,канат кагынып.
Ризида Каюмова
Чакмагыш районы
Митрә-Әюп авылы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12