Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Бала табу кыйссасы
Әсма әби кулына орчык алып аны кендек тирәсендә әйләндерә башлаган. “Исеңдә калдыр, кызым... Фәлән вакытта авырга калырсың... Фәлән көнне бала табарсың...”
Әлеге булган хәлне таныш хатын сөйләде. Озак балага кала алмагач, табибларның да файдасы тимәгәч, танышларының киңәше буенча ире белән Илеш районына юнәлгәннәр.
– Бар, кайт! – дигән Әсма әби янында утырган карчыкка, каты гына. – Әнә, юньле күңелле бала килде, кер кызым.
Нәсимә як-якка караган. Өйдә тәртипсезлек, йокы урыннары җыештырылмаган булган.
– Курыкма, – дигән Әсма әби, аның уйларын “укып”, – караватка яткырмыйм, кил, креслога утыр, кендегеңне ач...
Әсма әби кулына орчык алып аны кендек тирәсендә әйләндерә башлаган. “Исеңдә калдыр, кызым... Фәлән вакытта авырга калырсың... Фәлән көнне бала табарсың...”
Нәсимә, күпме акча бирим икән, дип уйлаган.
– Юк, юк, акча алмыйм, – дигән әби, кабат аның уйларын укып.
Шулчак Нәсимәнең күзе өстәл астындагы буш шешәләргә төшкән.
– Аракы булса чак кына эчәм, – дигән Әсма әби, шул якка ымлап. – Сез бит... алып килмәдегез.
Чынлап та Нәсимәләр буш кул белән килгән булган.
– Без тагын...
– Беләм, тагын киләчәксез, – дигән Әсма әби, Нәсимәне бүлдереп. –Хәерле юл!
Нәсимә көтелгән сабыен, әби билгеләгән көннән алдагы кичне таба. Су китү сәбәпле, табиблар баланы операция ясап алалар.
Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Дүртөйле шәһәре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев