Кара чемодан. Повесть. (7)
Пенсиягә чыгып бер-ике ел узуга, үзендә туберкулёз чире табылгач, балаларының гына түгел, Фагыйләнең дә читләшүен сизә башлады Мансур.
Очрашу
Күбрәк игътибарны үзенә юнәлткән әниләре тәрбиясендә үскәнгәме, Мансур белән Фагыйләнең балалары мәктәптә дә, укып чыккач та үзләренең уңышлары белән алай шатландыра алмадылар әти-әниләрен. Хезмәтендә җаваплы, өстән бирелгән боерыкларны төгәл итеп башкарырга күнеккән Мансурның тормышын төптән үзгәртерлек хәлләр алда сагалап торган булып чыкты. Пенсиягә чыгып бер-ике ел узуга, үзендә туберкулёз чире табылгач, балаларының гына түгел, Фагыйләнең дә читләшүен сизә башлады Мансур. Аның өчен өйдә бөтен нәрсә аерым куела башлады, балалар өстәл артына әтиләре белән бергә утырмаска тырыштылар. Менә шушы вакытта чын-чынлап беренче хатынын, балаларын исенә төшерде ул. «Соң инде, – дип уйлады ир. – Мәдинәнең күптән үз гаиләсе бардыр, балалары күптән бүтән атаны әти иткәннәрдер».
Ничек кенә дәваланырга тырышса да, Мансурның сәламәтлеге көннән-көн какшый барды, ул күзгә күренеп картайды, яшь чактагы чибәр йөзне ябыгудан артып киткән җыерчыклар каплады.
Көннәрдән бер көнне, җиләк-җимеш алырга дип базарга барган Мансурга саф татарча итеп эндәштеләр. Ул күпме генә текәлеп караса да, алдында торган ир-егетне һич кенә дә таный алмады.
– Мансур Шакирович, әллә танымыйсызмы? Авылдан. Сезнең укучыгыз, Әмир.
– Әмир, Әмир, – дип кабатлады карт. – Күпме гомер үтте авылдан китүгә. Вилдановмы әллә? – дип сорады Мансур, беренче елларда үзе укыткан балаларның барысының да исем-фамилияләрен исенә төшерергә тырышып.
– Әйе, нәкъ үзе! – диде Әмир, элеккеге мәктәп директорының ничә еллардан соң да үзен тануына кәефе күтәрелеп.
Бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, алар якындагы чәйханәгә кереп утырдылар. Мансур, укучысының авызыннан чыккан һәрбер сүзен хәтерендә калдырырга теләгәндәй, онытылып тыңлады.
Менә бит Мәдинә, аның Мәдинәсе нинди ихтирам казанган. Нинди кешегә тормышка чыкты икән? Тик сорарга уңайсызланды карт.
– Ә балалар, Роза белән Рөстәм ничек? – дип кенә сорый алды. Әмир аларны әтиләре алдында ничек мактарга белмәде. Югары белем алулары, икесенең дә гаиләле булулары турында сөйләде. Роза үзе ике бала анасы, гаиләсе белән Казанда яши, бер предприятиедә бүлек җитәкчесе булып эшли икән. Мәдинә апаны бер дә онытмыйлар, гел кайтып хәлен белеп торалар, аны үзләре янына яшәргә чакыралар, диде Әмир. Мәдинәнең ялгыз яшәвен ишеткән Мансурның йөрәге әллә нишләп китте, күкрәгеннән чыгарлык булып тибә башлады. Мәдинә ялгыз, ялгыз дигән уй күңеленең һәр күзәнәгенә кереп оялады. Җанында ниндидер җылылык, өмет уты кабынуын сизде Мансур.
Кече улы Рөстәмнең зур завод директоры булуын ишеткәч, Мансурның дулкынланудан күзләреннән яшьләре бәреп чыкты.
Кайчандыр якын укытучысы булган Мансур абыйсы белән аерылышканда, Әмирнең күңелендә авыр, кешегә аңлата алмас хисләр туды, жәлләде ул гел йөткереп торган укытучысын. Ихлас күңеленнән Мансурны авылга кунакка чакырды. Ә ул, булдыра алмам, дигәндәй, буылып йөткерә-йөткерә, кулын гына селтәде.
– Улым Рөстәмне бик күрәсем килә, очрашып булмас микән, фәкать үзенә генә җиткер әле, – дип, өй адресын язып, Әмирнең кулына тоттырды да җылы итеп хушлашты. Аннан яшелчә, җиләк-җимеш тутырган сумкасын алып, кайтыр якка кузгалды.
Мәдинә нигә ялгыз икән? Чибәр, күпләрне гашыйк итәрлек иде бит аның Мәдинәсе! Ир беренче тапкыр үз намусы алдында ялгышын таныды. Мансур нык ялгышты, үз бәхетеннән үзе качты. Сихерләгәндәй булды бит аны Фагыйлә ул чакта. Соң аңлады Мансур яшь хатынны, бер-бер артлы ике малай тапкач кына, чын йөзен ачты Фагыйлә. Мәхәббәттән түгел, балалар хакына бер-берсен түзеп яшәделәр. Мансурның сәламәтлеге какшагач, тәмам читләштеләр. Үз өендә артык тамак итеп карауларына җаны әрни иде Мансурның. Менә янында Мәдинә булса, ташламас иде ул аны. Тик соң инде, соң! Яхшы тормыштан, бары да җиңел бирелгәнгә күзләре тонды Мансурның. Мәдинә белән балаларының бер тапкыр хәлләрен дә белмәде бит ул үткән гомер эчендә. Улы Рөстәмнең әтисе белән очрашасы килмәс. «Үләргә вакыты җиткәч исенә төшергән, картлач!» – дияр, Мәдинә дә ризалашмас. Шулай уйлана-уйлана, Мансур Ташкент урамы буйлап атлады.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев