Көн дә кирәкле догалар.
🕌🤲Бәлаләрдән (кайгы хэсреттен)коткара торган дога🤲
لاَ إِلَهَ إِلاَّ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ
🤲"Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин" ("з" хәрефе сакау итеп укыла).
Ләә иләһә илләә әнтә – Синнән башка илаһ юк (Аллаһка мөрәҗәгать ителә).
Сүбхәәнәкә – Син һәртөрле кимчелектән пакь.
Иннии күнтү минәз-заалимиин – дөреслектә, мин үз-үземә золым (начарлык) кылучылардан булдым.
(Бу дога – Коръән аяте: "Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр", 21:87).
Пәйгамбәребез ЗНАК болай дигән:
دعوة ذي النون إذا دعا وهو في بطن الحوت لا إله إلا أنت سبحانك إني كنت من الظالمين فإنه لم يدع بها رجل مسلم في شيء قط إلا استجاب الله له
"Кит балыгының карынында булган Зуннуннең (Юныс галәйһиссәламнең) кылган догасы шушы булды:
"Ләә иләәһә илләә әнтә, сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин". Һәм, дөреслектә, әгәр берәр мөселман бу дога белән Аллаһтан ни дә булса сораса, Аллаһы Тәгалә һичшиксез аңа җавап бирер" (имамнар Әхмәд, Тирмизи, Әл-Бәйһакый).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев