Олы юлның тузаны (2)
Ә без, ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бернәрсә дә калмаган очракта, бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән – моңа кем гаепле?
II
Ярлары тал, камыш белән каймаланган инешнең елгага кочак җәйгән шикелле киңәеп кушылган тамагы томанлы иде. Зифа таллар һәм яшь камышларның җете яшел яфраклары нәфис, чиста, тик бүгенге иртәне алар чык төшмәгән килеш каршыладылар. Тын иртә күзен тутырып елгага, яр читеннән үк башланган иске, ташландык зиратка карап тора. Әллә нидә бер акчарлак кычкыруы шул күзнең керфек сирпүе сыман тоела. Тынлык бу сак тавышка борчылып әйләнә дә тагын да җайлабрак ята, тагын да тирәнәебрәк, киңәебрәк кала. Томан юрганы, калынайганнан-калынаеп, күтәрелгәннән-күтәрелеп, зират ягына авыша; андагы ташлар, тәре, чардуганнар һәм карт каеннар арасында ерткалана, кискәләнә, аннан соң ул бөтерелеп яңадан укмаша, агач ябалдашлары, үр кашыннан астарак торган чиркәүнең гөмбәзләре, аның кыегайган тәреләре тирәсендә кояшның беренче нурлары белән очраша, эри, югала.
Һәм шунда тирән тынлыкны, калын томанны мотор тавышы шытырдатып ерткан кебек булды. Текә, биек яр артыннан зур борылыш ясап, елганың якты култыгына ялгыз көймә килеп керде. Су өсте кабарып китте, аңа кыйгач дулкыннар таралды. Сөзәк ярдагы вак ташлар, ком кыштырдады, таллар, камышлар калтыранды.
Мотор тавышы тынды. Яссы төпле дюраль көймә салмак кына ярга килеп төртелде. Тынлык элеккегә караганда да сагаярак төште. Судагы вак балыклар көтүе, таллардагы кошлар тынычланды. Сулык-сулык килеп, фәкать дулкыннар гына какты. Елга суы, бала кебек, йокы аралаш көлә иде шикелле.
Көймәдә ике кеше утыра иде. Аларның берсе, килеп туктау белән, көймә борыныннан ярга төште. Кулында – тимерчыбыктан челтәрләп үрелгән савыт, анда – балыклар. Алар тере иде әле. Ул йөген су төбендәге яссы соры ташка куйды. Савыт җәелә төшеп, иркенәебрәк калды. Балыклар елдам боргаланып, бәргәләнеп алдылар да тындылар, имезлек капкан бала шикелле сулый башладылар.
Көймәдән төшкән кеше көрән сыртлы судакларга, кызыл канатлы бәртәсләргә кәефләнеп карап торды, тычкан тоткан мәче кебек, аларны капшап-капшап куйды. Кыска чәчле, кабарынкы мыеклы, коңгырт күзле бу кеше өстенә зәңгәрле-кызыллы йөнтәс свитер кигән, джинсы чалбары көчле ботларына сыланып тора, аягында – шулай ук зәңгәрле-кызыллы кроссовка. Сыгылмалы итеп, беркадәр биебрәк атлавы белән ул, чыннан да, сабыр холыклы, кирәк чакта бик елдам мәчене хәтерләтә. Аның аяк астындагы яссы яки түгәрәк ташлар ул йөргәндә кузгалмады да бугай. Балыкларны суга куйганда, ул чүгәләмәде, ә бәлки, үкчәсе үкчәгә, тезе тезгә орынып торган озын аягын төз тоткан хәлдә, биленнән генә бөгелеп иелде. Бөтен гәүдәсеннән ниндидер пөхтәлек, чисталык бөркелеп тора кебек. Әгәр дә балыкларның берәрсе савыттан сикереп чыгып, суда йөзеп китсә, ул аны йә һавада ук эләктереп алыр, йә аның белән уйный-уйный, ярыша-ярыша янәшә йөзеп китәр сыман. Әйтергә кирәк, ул (бөтен килеш-килбәтенә туры китереп сайлаган диярсең) җәядән ук атуда танылган спортчы Солтан Наймушин иде.
Ул балыкларга сокланган арада, көймәдәге икенче кеше әйберләр саклагыч урыннан ике шешә аракы, ике стакан, бербөтен ипи, тоз салынган пыяла банка алып, утыргычка тезә барды. Аннары, кисәтеп тә тормастан, аракы шешәләрен берәм-берәм ярдагы иптәшенә ыргытты. Солтан аларны үзенә каныккан чебенне учы белән тоткандай гына эләктереп алды да суга яткырып куйды. Көймәдәге кеше шулай ук стаканнарны, банканы чөйде. Үзе һаман нидер урнаштырып, актарынып маташты, гел баскан урынында таптанды, әйләнгәләде, тулганды, ярга чыгарга ашыкмады. Аның өстендәге штормовкасы кояшта, яңгырда уңып, ә якасы, җиң очлары керләнеп, ялтырап беткән, култык асларындагы, бил турысындагы эчкә баткан сырлары гына саргаеп калган – бу нәрсә киң җилкәле, авыр сөякле һәм таза гәүдәле әлеге кешене төсе җуелган иске самавырга тартым иткән. Әйтерсең лә ул самавырны ком белән ышкый-ышкый ялтыратканнар, ә яньчек урыннары элеккегә караганда да каралыбрак калган. Бу тәэсирне аеруча аның йөзе көчәйтә: гүя ул яньчелгән булган да, хәзер аны тигезләгәннәр – аның бите җәрәхәт җөйләре һәм янган эзләр белән тулган иде. Көймәдәге кеше – Степан Масленников – биш ел элек Әфганстан сугышыннан яраланып, танымаслык булып кайткан егет.
Ул кечкенә балта да ыргытты. Түбәннән очканга күрә, Солтан анысын тотып алырга кыймады. Балта ташка килеп төште, зыңгылдавы акчарлак кычкыруына кушылып ишетелми калды.
Озак кайнаган самавыр кебек, Степан һаман көймәдә булышты әле. Ниһаять, бербөтен ипи һәм яшел суганлы полиэтилен капчык тотып, көймә сыртыннан атлап суга төште дә ярга чыкты. Озын кунычы кайтарып салынган резин итектән. Балык савытына төртеп, ул көр тавыш белән:
– Яхшы градусниклар бит, ә? – диде.
– Балыкка градусник дигәнне беренче тапкыр ишетүем.
– Газета укырга кирәк, яшьти. Хәзер безнең балыклар миендә терекөмеш тәгәрәп йөри. Белмичә ашасаң, үзеңнең дә тәгәрәп китүең ихтимал. Шуннан соң градусник куюның кирәге дә чыкмавы бар.
Степан, һавадагы балык сыман, авызын зур ачып көлеп җибәрде.
– Әйтәм аны, аптекаларда градусниклар табып булмый… Терекөмешне суга агызганга икән, – диде Солтан, юеш кулын чалбарына ышкып. Ул беркавым елгага карап торды.
Су чиста түгел иде. Шушы арада өч көн тоташ яңгыр явып, ерганаклар, инешләр ташыган, елганың суы арткан булган. Ул үзе кичә генә бабалары янына кайтып төште. Аларга бәрәңге утыртышырга исәпләгән иде. Яңгыр аркасында авылда язгы чәчүдән туктап торганнар, ә колхозчыларның бакчалары сукаланмаган да икән әле. Кайткач бер ял булсын дип, Степан аны бүген иртүк балык тотарга, яр буенда сөйләшеп утырырга алып чыкты. Кичә көн аяз иде, җир кибәргә дә өлгерде, елга суы да кимегән, үз эзенә төшә язган. Бераз юанып утырырлар да, Степан эшенә китәр, ә ул, бабалары янына умарталыкка барып, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Колхоз умарталыгы моннан ерак түгел, ике чакрымлап өстәрәк, шушы елганың калкулык астындагы уйсу ярында, бәләкәй генә урман аланында. Солтанның шунда тукталасы килгән иде дә, Степан риза булмады. Әллә нигә бер күрешкән, бераз тамак чылатырбыз, ә картлар алдында хәмер чөмереп утыру килешмәс, диде. Биредә дә начар түгел. Яр ышык, аяк астында – вак ташлы ком, кеше-кара йөрми торган аулак урын. Яхшы!
– Томан да соң! – диде Солтан.
– Көн эссе булырга ул. Кичәге шикелле үк, эштиеңне куырыр әле.
– Берәр кабер ташына шакырбыз. Бәлки, ачып кертерләр. Анда салкынчадыр, ә, Стёпа?
– Анда шакып кермиләр шул, парин, – диде Степан һәм, кулындагы әйберләрне җиргә куеп, балтасын алды. – Әйдәле, ботак-чатак җыеп килик.
Алар инеш култыгының кызыл үзле балчыклы һәм җирән төстәге комлы ярына таба атлап киттеләр. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Эзләре батып-батып калды. Солтан исә, аның белән чагыштырганда, юка боз буенча гына бара диярсең: аяк атлаулары җиңел, сыгылмалы иде.
Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда – ташландык рус зираты. Солтан ул зиратның елгадан шактый читтә торганын хәтерли әле. Элек бу үр астында болын җәйрәп ята иде. Су күтәрелгәч, аста калды. Хәзер язгы ташкыннар һәм бозлар кимерә, ашый, агыза торгач, яр зиратка ук килеп төртелгән. Кайбер каберләр, алар өстендәге агачлар агып ук киткәндер. Әнә яр читендә үк үскән тагын бер нарат тамырлары тотмыйча авып төшкән. Тагын берсе тәмам кыйшайган, астына барып басарга куркыныч хәлдә калган. Ара-тирә эреле-ваклы ташлар чыгып торган яр шулай елның-елында ишелә, чигенә, киңәя бара, күрәсең.
Солтан ярты юлда туктап калды, Степан ауган наратның алтын кайрылы ботакларын чапкалаган арада, үр кашыннан чак кына түбәндәрәк торган чиркәүне, кайсысы янтайган, кайсысы җиргә сузылып яткан агач һәм тимер тәреләрне, кыйшайган, таралган, беришләре тәмам таркалып, череп яткан чардуган калдыкларын, сирәк кабер ташларын күз уңыннан үткәрде. Томанда өлешләп-өлешләп кенә күренгән кызыл чиркәү һавадан авыр гына очып барган сыман. Ул биш гөмбәзле, чаң манарасы гөмбәзләрдән калкурак. Исән тәреләре чалшайган, ике гөмбәздә бөтенләй юк. Калайлары челтәрләнгән, сәләмәләнгән; кайбер урында кайтарылып, купкан ямаулык шикелле асылынып төшкән. Гөмбәзләрнең ачык урыннарыннан шикмә агачлары каралып күренә, алар ите сөяккәчә кырылган һәм, Россия шәһәрләрендә халыкка сатар өчен, кибетләргә чыгарылган мал кабыргаларын хәтерләтә. Уртадагы баш гөмбәз иске зонтик сыман убылып төшкән. Аны корыган үлән сабаклары, кәкре тал, кәрлә каен үсентеләре баскан. Манарадагы кара кыңгырауның яртысы гына эленеп калган, күгәрек тимер бәргечен кагарлык түгел инде: ул бушлыкта асылынып тора. Ә кыңгырауның калган яртысы, яшел кунык белән капланган итәген күккә ачып, кайчандыр җирдә ята иде, хәзер кайдадыр, яр астыннан күренми.
Кабер ташлары авыру кешенең аксылланган теле төсле: аларны көмеш мүк сарган. Ә кайберләрен вакыт кыеп-кыеп алган, ваткан, тараткан…
Солтанның күз карашы нәрсәгә генә төшмәсен, абына, сөрлегә, аерыла алмыйча интегә. Аңа монда барысы да таныш, аның бу зиратка кергәне, йөргәне бар. Хәзер исә ул биредә үзен ят, чит хис итә. Бу тирәләрдән әйләнеп узар иде дә бит, әмма соңгы елларның шушы көнендә аны бирегә нидер тарта. Ул ничек тә килеп чыккаларга җай таба, моны тиеш дип саный һәм, төрле сылтаулар табып, һич югында, сәбәпсез-нисез килергә мәҗбүр дә була. Шуңа күрә бүген Степанга бик теләп иярде, бабасы Кадрәк, дәү бабасы Чаныш янына умарталыкка ашыкмады. Хәер, алар юлга яңа гына җыенып яталардыр әле, үзләре кебек үк картайган атлары Тимерне арбага җигәләрдер.
Сәбәпсез-нисез дигәч тә, Солтан үзенең бу зиратка ни өчен тартылганын яхшы белә. Сәбәбе бар, бар. Нинди генә сәбәп әле! Аңа бу анык билгеле. Аңа гынамы соң? Аңа үзен монда һәммә нәрсә таныйдыр кебек тоела. Бу иртәне Солтанның барча нәрсәне күзеннән кичергәне кебек, һәммә нәрсә аңа да сынап төбәлгәндер, аның нишлисен сагаеп көтәдер шикелле. Бу зират ташландык кына түгел, монда хәтта вакыт та тукталып калгандыр сыман. Шул ук вакытта, Солтан пәйда булу белән, ул туктаган вакыт әйтерсең лә җанлана, хәрәкәткә килә…
– Мәетләр йоклыймы? – диде Степан, аны уйларыннан һәм күзәтүеннән бүлдереп. Ул биш-алты ботакны чабып өлгергән дә икән инде.
– Андый йокы бездән дә калмас, – дип җавап бирде Солтан һәм, якын килеп, бер ботакны көймә тарафына сөйрәде.
Степан, зират ягына ияген кагып:
– Йоклыйм дисәң, монда баш куеп ятарга мендәр җитәрлек, – диде, һәм үзе дә бер ботакны сөйрәп китте.
– Күзеңне генә йом – хәзер өч аршынлы юрган ябарлар!
– Әйтмә дә, яшьти. Мин үзем көчкә котылып калдым.
– Ишеттем. Тик тагын бер сөйләрсең әле.
– Ишеткәнең җитеп торыр, – диде Степан. – Калганын яңа зираттагы минем каберем янына барып кара.
– Исемеңне кыргансың бит инде.
– Мин аны мәңгегә калдырыр идем дә бит, хәрби комиссариаттан килеп кырып ташладылар аны.
– Кайгырма, дус. Үз кабереңә кереп яткач, яңадан язарлар әле!
– Иртәгәсе өчен ишәк кайгырсын ла! – дип көлде Степан.
Степан ботакларны тураклады, Солтан ул тураклаганны учак итеп өйде. Ләкин нарат ботаклары чи булып чыкты, тиз генә кабынып китәрлек түгел икән. Степан тәкъдиме белән зиратка күтәрелеп, ауган ике агач тәре сөйрәп төштеләр. Аларның берсен Солтан авыш наратка сөялеп торган җиреннән кубарып алды. Кадерсез яткырганчы, ягуы хәерлерәк дип уйлады. Берзаман дәү бабасы Чанышның авылдагы татар зиратына яңа койма корышканы, иске рәшәткәләрне җыеп якканы исенә төште. Билгеле, кемнеңдер кабере өстендәге тәре яраксыз койма түгел инде түгелен, әмма ни аермасы бар? Бу зират ташландык, һәммә нәрсә авып чери, юкка чыга. Ахыр чиктә ягуы һич тә кешелексезлек түгел. Чистарак булыр. Болай эшләүнең үзенә күрә савабы да бардыр әле. Ул үзен пошынырлык нәрсә юк дип тынычландырды. Дөнья шулай инде ул: исәннәр оялмаса, үлгәннәр кулдан тотмый. Бу аның уе түгел, бабасы Кадрәк сүзләре. Солтан оялу хисе кичермәде. Димәк, ярый.
Әнә Степан үзе сөйрәп төшергән тәрене балта белән тураклап та ташлады. Солтан ул нык, коры имән утыннарны яңа урынга учак итеп тергезде, аларга нарат ботакларын өстәде, чыра телеп, ут элде. Һавага сыек төтен күтәрелде, чәер исе таралды.
– Балык апкил, – диде Степан.
Ул нечкә биш нарат ботагы чабып алды, аларны учак тирәли кадап чыкты. Солтан китергән ике бәртәсне һәм өч судакны тозлады да саңакларыннан шул ботак очларына элеп куйды. Тере балыклар, ялкын кайнарлыгыннан читкә очып китәргә җыенган сыман, канатларын җәеп җибәрделәр, саңакларын һәм авызларын ачып, утка таба көмеш дуга сурәтендә каерылып бөгелделәр, аннары калтырана-калтырана турайдылар, шиңделәр, асылынып калдылар.
– Үлгәннәрен көтәсе калган, – диде Солтан, аларны кызганып.
– Аларның үлгәннәрен көтеп утырсаң, үзең яшәми калырсың. Сине ач тотып булмый бит инде, яшьти, – диде Степан. – Ылыс ташла. Төтен кирәк, ыслансыннар.
Солтан учакка ылыслы ботаклар ташлады. Балыкларны аның сары төтене сарды. Шуннан соң һавага очкыннар чәчрәде, көл күтәрелде, ялкын бөркелде. Балыкларның күзләре борчак шикелле агарып, бүртеп чыкты.
Степан ипи кисте дә телемнәргә эре тоз сипте, аннары, бер шешәне ачып, стаканнарга аракы салды.
– Әйдә, бер барып кайтыйк әле, – диде ул, стаканын күтәреп. Алга иелебрәк эчкәч, суган кыягы төреп капты. – Чылат мыегыңны, чылат. Томан күшектерә.
– Томан шул, – диде Солтан сүз булсынга.
Читкәрәк борылып һәм йөзен җыерып, стакандагы эчемлекне, мыегы аша сөзгәндәй, озаклап эчә башлады.
– Нигә йөзеңне җыерып эчәсең аны? Елмаеп кирәк, елмаеп! – диде Степан, балыкларны әйләндергәләп.
– Беләсең ич, моның белән дуслыгым юк.
– Аның белән микән? Юк, бәла белән дус түгел син. Үлем белән. Югыйсә аракының кадерен белер идең. Әнә теге кабер ташлары артыннан синең маңгаеңны прицелга алсалар… Хәер, син бәхетле кеше, төшләреңә өрәкләрнең прицел аша төбәлгән кара күзләре керми. Күз дә түгел, ә кара кабер…
– Әйе, төшкә керми андый нәрсәләр. Бездә бер җыр бар: «Дуска түгел, дошманга да без кара коелмыйбыз…» Әйт әле, туган, әфган дошманнарының синең алда шәхсән гаепләре бар идеме?
Степан җавап бирмәде. Балта түтәсе белән төгәл кизәнеп туракланган тәренең уемыннан астагы борысны сугып чыгарды да учакка салды.
– Минем алдамы? – дип телгә килде ул. – Син тинтерәтмә инде, парин. Кунак булсаң, тыйнак бул… – Ул учак каршысына тезләнде. Танымаслык булган битенә ялкын яктысы төште. Бите кызарса да, уйлары кара иде, ахрысы, ул ашыгып папирос капты, күмердән ут элде дә тирән итеп төтен суырды. – Без Россияне сакламадык саклавын. Без үз җаннарыбызны, иптәшләребезнең гомерләрен саклап сугыштык… «Духлар» безнең иптәшләрне дүрткә ботарлап үтергәннәр икән – гаепсезләрмени?! Ә без, ул иптәшләребездән ата-аналарына җибәрерлек бернәрсә дә калмаган очракта, бер-ике мәртәбә табутларына туфрак тутырганбыз икән – моңа кем гаепле?
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев