Зәңгәр күктән күзләрне камаштырырлык серле нурлар сипкән тулы ай борынгы заманнардан ук кешеләргә тылсымлы тойгылар кичерергә мәҗбүр иткән. Шунысы да мәгълүм: җир йөзендәге кире күренешләрнең айның үзгәревенә бәйле булыуын да электән сиземләгәннәр, әммә ни өчен шулай икәнлеген берәү дә аңлата алмаган. Хәтта психиатрия өлкәсендәге галимнәр дә, клиник тикшеренүләргә сылтап, психик чирләрнең тулы ай чорында көчәюен раслый.
Бу күренешне өйрәнгән белгечләр шуны искәртә: тулган айга озак карап тору баш авыртуы барлыкка китерә, күз алды караңгылана һәм баш әйләнә. Тулы ай “лунатизм” чиренә дә китерергә мөмкин. Бу тойгылар, эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләргә хас.
Борынгылар тулы айга карамаска тырышкан, тәрәзәдән тулы ай яктыртканда юрган каплый торган булганнар, аеруча йоклап яткан балага тулы ай нурлары төшүен булдырмаска тырышканнар.
/Рәшит Кәлимуллин, Башкортстан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев