БЕР ЙОТЫМ САЛКЫН СУ
ХИКӘЯ, 1 ӨЛЕШ.
Әсхия Абдуллина-Костикова
...Улым, Хәнифәтулла, олы абыеңнарны тыңлап кына йөр, берүк кирәкмәгән җиргә тыгыла күрмә. Ий, Ходаем, әллә бармыйсыңмы соң улым. Йөрәгем бер дә тыныч түгел.
Кәримәхон үзе улының юлга дигән биштәрен җыйды, үзе әле улы белән сәйләшеп, бер билгесез ерак юлга чыгып китәргә җыерган әле унбиш яше дә тулмаган улы өчен күз яшләрен түкте.
-Юк, модар, мин бармый кала алмыйм. Амак мине алыр барам дигәндә баш тартсам, ул башка беркайчан да безгә борылып та карамаячак, тупсабызны да атлап кермәячәк.
Хәнифәтуллоны, дөресен әйткәндә, бу ерак серле сәфәр куркытса да, моннан соң тормыш арбасын әнисе белән җигелеп тартырга тиешлеген ул инде яхшы аңлый иде. Туганда ук һәркемнең маңгаена бәхетле – бәхетсез гомер кичерәчәге язып куелган дигән сүзләргә ул болай бик ышанып та бетми инде югыйсә. Әмма аңа өч яше тулуга әтисе кинәт кенә үлеп киткәч, ул инде ятимлекнең әче күз яшьле икәнен яхшы аңлады...
-Писарам, Хәнифәтулла, анда бик авыр йөк күтәрергә кушсалар, миңа авыр дип әйт, яме, балам. Яшьли билеңне сындыра күрмә инде. Ий, бала, бала... Иптәшләрең белән тау битендә уйнап йөрер чагың бит әле югыйсә синең дә, ә син инде әнә олы тормыш юлына , билгесез юлга чыгарга җыенасың.Белмим инде. Хәерле юл гына була күрсен. Ай, әллә нишләп йөрәгем бик сикерә, хәерлегә булсын.
...Кәримәхон, күз яшьләрен улына күрсәтмәскә тырышып, биштәр бавын ныгытып чорнап бәйләде дә, тышка чыгып китте. Урам башыннан иренең бер туган абзыйсының ишәк җитәкләп килгәне күренде.
-Кәримәхон домод, кая Хәнифәтулло, әллә йоклап ятамы? Әйдә эндәш, юлга чыксын.
Кәримәхон, йөзен башына япкан яулыгы белән каплап, хәзер дигәндәй, баш какты, да тиз генә өйгә кереп китте.-Улым, әйдә, анда абзыең көтеп тора, дип биштәрне улының кулына тоттырды.
-Син , модар, кайгырма, без бер атна дигәндә кайтып та җитәчәкбез. Сеңелләремне кара, авырмасыннар, өйдән ерак йөрмәсеннәр. Падарчон, хуш,
мин киттем, дип, тапчанда яткан үги әтисе белән хушлашып, Хәнифәтулло ишекне ябып чыгып китте ...
...Кәримәхон, улын тышка чыгып озатып кала алмады, шәригать кануннары буенча монда, таҗиклар илендә чит ир-ат янына хатын-кызга чыгу тыела иде шул. Их, шул чагында, йөгереп чыгып, юк, улым, юк, син әле бала гына бит, җибәрмим, ничек булса да яшәрбез әле, юк дип илереп елап, аякларына асылынып булса да җибәрми калдырасы булган да соң. ..
Урын өстендә ятучы сукыр карчык, өйдә кемдер барлыгын абайлап,
-Духтари, як чурча оби хунук, - дип эндәште.
Кызы Гөлбикә җир идәндәге савыттан салкын су алып әнисенә сузды.
Кәримәхон суны йотып куйды да, бу су җылынган икән инде. Тәме дә үзгәргән. Шулай, кызым, вакыт узган саен без дә үзгәрәбез шул, дип авыр сулап башын тәрәзә ягына борып, тагын үз уйларына чумды.
Кызлары Гөлбикә, Асылбикә, Зәйтүнә, төпчек улы Аслан да инде күптән башлы-күзле булып үз тормышлары белән яшиләр. Әниләре Кәримәхон янына көн саен кереп-чыгып, ашарына әзерләп, кирәк-ярагын юыштырып, җыештырып торалар. Кергән саен әниләрен үз яннарына күчәргә бик үтенсәләр дә, әнкәләре генә -Рәхмәт балакайларым, мине кайгыртуыгызга. Олы абыегызны мин моннан озатып калдым. Ул минем яныма монда кайтачак, сезнең кайда яшәгәнегезне белми бит ул, - дип аяк терәп каршы торды...
...Бөек Ватан сугышы тәмамланганга биш ел тулган көнне дөньяга килде ул. Ирләре сугыштан дүрт саны төгәл булып кайткан хатыннар, аларның бала-чагалары өчен икеләтә шатлыклы көн аларның гаиләсенә генә бәхетне артык күпсенгән ахрысы. Сугыштан гарипләнеп имгәнеп кайтмаса да, сәламәтлеген шактый югалткан әтисе кызын кулларына алып сөя дә алмый калды- пилорамда такта ярдырганда станокка кулы кысылып, күп кан югалтып , район үзәгендәге больницага алып килеп җиткергәндә ул инде тәмам суынган иде. Хатынына сабый кызчыгын имезергә китергән шәфкать туташы, ни әйтергә белмичә, беравык карават янында басып торды да, бәхетсез бала булган инде кызың, бәхетсез дип Нурлыҗиһанны тәмам аптырашта калдырып палатадан чыгып китте. Кызы гына, әле алда нинди язмышлар көткәнен һич тә белмичә, нәни алсу иреннәрен бөрештереп, кая инде минем тәмлекәем дигәндәй, бераз гына йөзен чытып, әнисенең җылы имиенә башын төртте. Баласының тәмләп ими суыруына ләззәтләнеп, берара аңа атап әйтелгән сүзләр түгелдер, ялгыш әллә нәрсә бутап ычкындыргандыр бу шәфкат туташы дип уйлады. Кызы арып кулында йоклап киткәч тә аны имиеннән аерып алырга куркып, тын гына утыруында булды. Палата ишеге ачылып балаларны әниләре кулыннан алып чыгып китә башлагач кына һушына килгәндәй булды.
-Нишләп минем кызым бәхетсез булсын. Абау, сез ничек инде яңа туган сабый турында шундый сүз әйттегез, дип баланы кулыннан алырга килгән шәфкать туташын икенче кулы белән этеп җибәрде.- бирмим мин сезгә баламны. Аллам сакласын, я егып төшерерсез. Үз янымда, үз кулымда йоклатам, бирмим, дип бераз тавышын күтәрде.
-Ул арада палатага баш табиб та килеп керде, Нурлыҗиһанны тынычландырырга теләп, иңнәреннән кочып алды да, баланы бирегез шәфкать туташына. Аңа бернинди дә куркыныч янамый. Ә минем сезнең белән сөйләшәсе сүзем бар бит әле. Әйдәгез әле минем белән, дип ананы ирексезләп диярлек урыныннан кузгатып үзе белән алып чыгып китте.
Ничек бала табу йортыннан чыкканын да, ирен соңгы юлга озатканын да Нурлыҗиһан анык кына хәтерли алмады. Ел буена тормышы гел томан эчендә узган кебек булды. Бары тик кызы Кәримәкәе тәпи киткәч кенә бераз айный башлады. Шул көннән өй эченә яктылык иңде, елмаю-көлү ишетелә башлады. Ярый әле иренең туганнары да үзен чит итмәде, балага да үз балаларынын кечерәйгән кием-салымнарын китереп кенә тордылар. Нурлыҗиһан авыл башындагы яңа фермага яшь таналар саварга эшкә урнашты. Әле кечкенә җилемнәре дә йомшармаган, үзләре дә саудырырга атлыгып тормый торган таналар белән ул бик тиз уртак тел тапты. Өйдәге калдык постык ипи кисәкләрен кесәсенә тыгып алып килеп, таналарны сыйлап тиз арада савымчылар арасында алдынгы урыннарга үрмәләде. Ул елларда таналарны, сыерларны кул белән саву чоры иде, җитмәсә, суын да коедан үзеңә ташыйсы, асларын да үзеңә чистартасы, әмма авырлыкларга карап, бер генә хатын-кыз да фермадан эшеннән ваз кичмәде. Ничек кенә арысалар да , фермадан авылга хәтле юлны җырлап, шаян сүзләр сөйләп кыскарттылар. Нурлыҗиһанның эшкә батыр, сүзгә тапкыр булын ир-атлар да бик тиз искәрттеләр, әмма ул ишек шакыган ир-атларны баскыч башыннан тәгәрәтеп кенә төшерде, кызмача килгәннәрен бәрәңге төя торган тукмак белән бәргәләп чыгарырга да күп сорамады. Инде унике яшен тутырган Кәримә дә өй эшләрен тулысы белән үз карамагына алды. Нурлыҗиһан да кызының уңганлыгына сөенеп туя алмады.
Әле яшь таналар группасы алган чагында ук бер көйсез тана Нурлыҗиһанны саварган утырган җиреннән аягы белән тибеп очырган иде. Әллә яшьлек кызуы белән, әллә инде ныклап авыртканын үзе сизмәде, ул чагында Нурлыҗиһан эчен тоткалап йөрсә дә авыртынуы турындңа беркемгә дә хәбәр итмәде. Вакыт-вакыт эчен өянәк тоткан кебек авыртса да, һаман да, узар әле, мондый гына авырту кемдә дә була инде ул дип, үзен тынычландырды.
...Эшендә аңын югалтып егылгач, аны болницага эшеннән озаттылар. 4 стадия яман шеш дип, операция ясарга соңга калынган диделәр. Ярты ел эчендә коры сөяккә калып, кызы Кәримәсе кулында Нурлыҗиһан якты дөнья белән саубуллашты. Ятимә кызчыкны авыл Советы балалар йортына әзерли башлады. Нурлыҗиһанның ире ягыннан Таҗикстанда яшәүче ерак туганнары кайтып, үзебезгә кызлыкка алабыз, энебезнең бердәнбер баласын берниниди балалар йортына да бирәчәгебез юк, дип кирәкле кәгазьләргә кул куеп, Кәримәне бер белмәгән тау-таш арасына урнашкан таҗик иленә алып киттеләр...
Дәвамы бар.
Амак- абзый, дядя
Модар- әни
Духтари, як чурча оби хунук – бер йотым салкын су
Падарчон – үги әти
Домод – килен
Писарам –улыкаем , балакаем
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1