Асхия Костикова
БЕР ЙОТЫМ СУ
ХИКӘЯ, 4 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
...Шул китүдән Хәнифәтулло суга төшкән кебек юк булды. Айлар узганнан соң туган тиешле абзыйсы, аның белән киткән башка ир-атлар кайтты кайтуын, әмма Кәримәхонның улы ничек итеп юкка чыгуы турында анык кына берсе дә берни дә сөйләп аңлатмады. Биек-биек кыя ташлар арасыннан узганда ялгыш аягы таеп упкынга егылып үлде дигәненә бөтенләй кул гына селтәде Кәримәхон. Ничек инде, сезнең белән бер сукмактан барган бала упкынга егылсын да, сез аның җан ачысы белән кычкырган тавышын да ишетмәдегез дигән соравы бүлмә түшәменә эленгән лампа куыгына эләгеп калгандай булды. Лампа эчендәге фитил генә кайдадыр таулар астындагы дәвамлы җир тетрәвенең кайтавазыннан селкенеп лепер-лепер килеп алды. Кәримәхон инде мондагы аның саен тетрәштереп торуларга да күнеккән иде. Әмма улы серле ерак сәфәргә чыккан көннән бирле кыяларның тетрәнеп куркыныч шомлы гүләү белән гүләвеннән бик курка башлады. Шул шомлы таулар тавышында улының ачыргаланып кычкырган, ярдәм сорап ыңгырашканы ишетелә кебек тоелды анага.
Ак түбәтәйле тау битләрендә иртәнге алсу кояш нурларына иркәләнеп төрле төстәге лалә, мәк чәчәкләре ачылган мәлдә Кәримәхон ул тапты. Каратут битле улы тач атасы иде. Ий ул атасының улы тууга сөенгәнлеге! Кендек әби кулыннан алып баланы күтәргән көе тыела алмыйча ишек алды буенча чабып йөрде, күрше йортта яшәүчеләрне төнге йокыларыннан уятырлык итеп,чин таваллуд шуд,писарам таваллуд шуд ( улым туды, күрегез, минем дә улым туды), дип кычкырды.
Барлы-юклы ризыкларны бер итеп туганнары белән бергәләп зур мәҗлес ясап, улына Аслан исеме кушкач, иргә дә бераз акыл керде бугай. Ул инде җимерелә башлаган диварларны рәтли башлады, улы тәпи йөри башлауга дип аңа йорт җиткезергә тотынды. Кәримәхон улы Асланны кызлары карамагына калдырып, тагын укытырга китте. Улын тәнәфес вакытында кайтып имезеп, апаларына тапшырып, ә кичләрен кызыл балчык, ком белән туралган саламнан измә ясап ире белән саман кирпечләр сукты. Йорт салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы дибез дә бит, бу якларда әнә мүклисе дә юк, саман кирпечләреңне кояшта киптерәсең дә, үзеңнең хәлеңнән килсә үзең, я ярдәмчеләр белән берлектә диварлар өясең. Ике ел дигәндә Кәримәхоннар да яши торган йортларына кушып яңа өй тергезделәр. Уллары Асланны сөннәткә утырту мәҗлесен бик зурлап, кышлактагы барлык ир-атларны да табынга чакырып, Асланга дип атап салынган йортта уздырдылар. Кәримәхонның гына йөрәгендә ут иде- мәрхүм иренең уллары Хәнифәтуллога дип сала башлаган йорт нигезендә олы улын искә алучы табылмады. Йөрәк –чи ит инде, ничек кенә янса да аның ялкыны кешегә күренми. Кәримәхон да кешегә тыштан тыныч сабыр, гел елмаеп, балкып торучан кебек тоела иде. Ярый әле кызлары бар эшкә дә батыр булып чыкты. Бер-бер артлы үсә барып, өйне, бакчаны гел ялт итеп чистартып, карап тордылар, инде тәмам корып бетә язган бакча шау чәчәккә күмелеп, мул уңыш та бирә башлады. Кызлар кышлактагы мәктәпне бетерүгә келәм фабрикасына эшкә урнаша бардылар. Гөлбикәгә унбиш тулуга аңа да тирә-яктан яучылар килә башлады. Әмма Кәримәхон иренә дә, яучыларга да кистереп, юк, диде. Үзем балалыгымны да, яшьлегемне дә күрмәдем, кызларымны шушы яшьтән ир хатыны иттермим дип каршы чыкты. Бу инде таҗик хатыннарының характерына туры килми торган татар хатыннарына гына хас характерны күрсәтү булгандыр. Ире дә аңа каршы сүз әйтмәде, үзегез карагыз алайса, дип улы Асланны ишәккә атландырып тау итәгенә йөртергә алып чыгып китте.
Чынлап та, аларның кызлары аерым бер матурлар иде шул. Әллә бөтен илендә алар кебек ак йөзле, нур чәчеп торучы бераз гына шаян очкынлы күзле кызлар юк идеме, белмәссең, һәрхәлдә келәм фабрикасында директор урынбасары булып эшләүче Фәйзуллох исемле чибәр егет Гөлбикәгә гашыйк булды. Ул җибәргән яучыны Гөлбикә үзе каршы алды һәм кияүгә чыгарга риза икәнлеген белдерде. Фәйзуллохның нәселе гомер-гомергә базарда кулдан чигелгән келәмнәр сату белән шөгылләнгәнлектән, аларның нәселе тирә-якта бик бай затлы нәсел санала иде. Шуңа да аларның туена тирә-күрше мәхәлләләрдән дә кунаклар күп килде, туй мәҗлесе өч көн буена шаулап-гөрләп узды. Кияүнең калымы да күпләрне шаккаттырырлык иде- пар дөя, пар сыер, келәмнәр, кием-салым, алтын-көмеш муенса-беләзекләр хуҗалык кирәк-яраклары, болар барысы да Гөлбикәнең матурлыгы бәясе булды.
Кәримәхоннарның да тормышы җай гына үз көенә барды. Апасы артыннан Асылбикә сылуга да егетләр күзе төшә башлады, тик ул егетләр ягына елмаеп та карамады. Ул апасына караганда да чаярак булып чыкты. Фабрикада берничә ел эшләп алганнан соң үзәк калага укырга китәргә теләк белдерде. Әти-әнисе башта бик ризалык бирергә теләмәсәләр дә, кияүләре Фәйзуллох, кызның перспективасы яхшы, хәзер илдә хатын-кызларга тулы ирек бирелде, Асылбикә укып кайтып фабрикада үзе зур мастер булачак дигәч ризалаштылар.
Тик Асылбикә укуын бетергәч, кышлагына кайтып тормады, аны Таҗикстанның дөньякүләм дан яулаган келәмнәр фабрикасына сәнгатьле чигү мастеры итеп билгеләделәр. Тиздән Асылбикәне депутат итеп тә сайладылар. Ул баш-аягы белән партия эшенә чумды. Кияүгә чыгу, бала табу турындагы уйлары әллә башына кереп тә карамады, әллә керсә дә чыгып бетте.
Асылбикә ара-тирә елкылдап торган кара машинада әниләре янына кышлакка да кайткалады, андагы фабрикада эшләүче хатын-кызларның тормыш-көнкүрешен яхшырту өчен бик күп көч куйды, кышлакларда балалар бакчалары, урта мәктәпләр ачтырды, гомумән, кышлакларны ягулык һәм электр белән тәэмин итүгә аның да хезмәте күп керде.
Зәйтүнәне кечкенә чагында бар дип тә белмәгән әтисе, апалары ата-ана куышыннан очып киткәч кенә үз итә башлады. Әллә улы Асланның гел апасы карамагында үсүен күргәнгә, әллә чынлап торып үз кызын тануы иде, белмәссең. Үсә барган саен Зәйтүнәнең төсе-бите ак булса да, йөз чалымнары таҗик хатыннарыныкына ошый башлады. Ул да фабрикада озак эшләмәде, яшьрәк чагында биш класс белемле көе балалар укытып йөргән әнисе кебек укытучы булырга хыяллануын әйтте. Апасы Асылбикә аны үз янына шәһәргә алып китеп, укырга кертте һәм ул биш ел укып үз мәхәлләләрендәге мәгариф идарәсенә эшкә кайтты. Зәйтүнәнең кайтуын гына көтеп торган диярсең, күрше кышлактан килеп мәгариф идарәсендә шофер булып эшләүче Абдулфаттохның күзе Зәйтүнәгә төште. Кыз да егетне ошатты. Бераз вакыт күрешеп-очрашып йөргәннән соң, егет кызның ата-анасына яучылар җибәрде.
Зәйтүнәнең дә туе бик матур узды. Бер-бер артлы кара чутыр таҗик малайлары тапканнан соң, бәхетенә кызы да туды. Әнисе Кәримәхон кызыңа Айсылу исеме кушыгыз дип үтенгәч, аның үтенеченә каршы килмәделәр. Сабыйга Айсылу дип исем куштылар.
Кәримәхон балалары тормышына сөенеп, булганына шөкер дип ире белән тыныч кына яшәп, уллары Асланны өйләндерергә җыенып ятканда, ире авырып китте. Хәтта улының туй мәҗлесендә дә озаклап утыра алмады, урынына кереп ятты. Асылбикә әтисен кайларга гына җибәреп дәвалап карамады, файдасы гына булмады, биш еллап урында ятып, әтиләре бакыйлыкка күчте. Әнисе янына килен төшергән Аслан төп йортта яшәп калды. Балалары аякка басып, мәктәпкә киткәнче алар әтисе белән әнисе салып биргән йортта яшәп, әниләре янына һәрчак кереп чыгып йөрделәр. Вакыт узган саен йорт та таушала барды. Аслан район үзәгендә йорт белешеп, әнисен дә үзләре белән алып, гаиләсе белән шунда күчәргә булды. Кәримәхон бер генә өздереп, юк, диде. Үз гомерендә абыйсын бер мәртәбә дә күрмәгән Асланга әнисенең һаман саен улым Хәнифәтулло кайтырга тиеш дигән уе инде тәмам сәер булып тоела башлады. Ул хәтта апасы Асылбикәгә әллә әнине психиатрларга күрсәтеп карыйкмы дип тә мөрәҗәгать итте. Тик апасы гына, кагылма әнинең авырткан йөрәгенә. Абыебыз аның өчен мәңге тере булып калачак. Ул бит аның җәсаден күрмәде, шуңа абыйны гел исән дип саный дигәч, Аслан кул селтәде. Кәримәхон кышлактагы өендә берүзе яшәп калды. Кызлары, улы, оныклары һәрдаим кереп , кайтып хәлен белеп торсалар да, аның да сәламәтлеге елдан-ел ныграк какшады, күзләре начар күрә башлады.
Бер кайтуда балалары бергәләшеп әниләренең җитмеш яшлек юбилеен зурлап белгеләп уздырырга кирәк дигән уйга килделәр. Тик Кәримәхон балаларының бу уена тагын каршы килде.
-Менә кулымда биш бармагым бар. Кайсысын тешләсәм дә авырта бит, балалар. Сез монда дүртегез-янымда утырасыз. Ә абыегыз Хәнифәтулло юк бит арагызда. Ул кайтыр. Кайтыр ул, мин беләм, исән бит ул. Менә ул кайткач, зурлап бәйрәм итәрбез. Ә хәзер минем өчен бәйрәм ясап та маташмагыз.
Дүрт бертуган бер-берсенә карашып, сүзсез генә башларын чайкады. 45 ел буена ни бер хат-хәбәре булмаган улын бар ул, исән диеп көткән ананы алар аңларлык хәлдә түгел иде.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев