Ул тиле түгел
Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә малайның башыннан: «Беттем!» дигән уй сызылып үтәргә өлгерде һәм латылдап абзарның каты туң җир идәненә мәтәләп килеп төшеп, нык итеп башын бәрде, колакларынан җылы кан
китте. Калганын ул хәтерләми. Күлмәк белән тугангадыр, республика дәваханәсендә аңына килде. Акшарланган диварга , түшәмгә карап, озак ятты, (һәрхәлдә аңа шулай тоеды). Йомшак тавышлы, яратып аркасыннан сөеп, үсендерә, әкиятләр сөйли торган әнисен; гел үз алдына кычкырынып йөргән, кырыс холыклы, каты куллы әтисен; көненә йөз сугышып, мең тапкыр татулашкан абыйсын; бергә кар атышып уйнаган, чана шуган иптәшләрен; тау кадәр биек булып, көрт өелгән ихаталарын; ак маңгайлы, бәләкәй Йолдыз исемле кызыл бозауларын; тышка чыкса, койрык кебек тагылып йөргән Муйнакны; ысылдап артыннан бастырып йөдәткән ата казларын; ишеге каты итеп ябыла торган өен – һәммәсен дә өзелеп, үлеп юксынды. Күчтәнәч
алып, янына килеп хәл булучы булмады. Ришат керпенеке төсле каты чәчле башыннан ук ак тыш кидерелгән одеалын бөркәнеп ятып, башкаларга сиздермәскә тырышып, мышык-мышык
килеп, үкси-үкси арып йокыга талды. Йоклаган саен, куркыныч төшләр кереп саташтырып йөдәтә, тагы куркып елап уянды. Сагынгангамы бүген дә төшендә кабат әнисен күрде. Калын боз каткан елгага, ак бизәкле зәңгәр көянтәсенә ком белән ышкып ялтыратылган чиләкләрен асып, суга барган имеш. Кулыннан ычкынган чиләген
төшереп җибәрүдән куркып, зур итеп уелган бәкегә иелде, искәрмәстән боз ватылып,үзе төшеп китте. Кәҗә мамыгыннан бәйләгән кабарып
торган шәле генә су агымына иярмичә, бозга ябышып калды.
-Әни, мә көянтәне, шуңа тотын, - дип ачыргаланып кычкырып, өстендәге япмасын ачып ташлап, кулларын алга сузып, үтә күренмәле яшьләренә төелеп, елап уянды малай. Палатага ак
киемдәге апа йөгереп кереп, артына авырттырып, укол эшләде. Янәшә караватта яткан абый,юатып, бер кулына зур кызыл алма, икенчесенә кояш төсле әфлисун тотырды. Бәләкәч сулкылдаудан туктаса да сагынуы басылмады. Аның янына ник килмәгәннәрен белә ул. Аларның авыллары урман эчендә урнашканлыктан, кыш көне
бөтенләй машина йөрми. Укый торган апа-абыйларны да өйләренә ялга алып кайтырга, көрәкле трактор гына бара ала.
-Зур булдың инде. Көзгә җидең тула, мәктәпкә барырсың. Аннан, тагы бераз үскәч, ун яшькә җиткәч, безне сагындырып, интернатта торып укырсың. Ялга кайтканыңны, тәмле әйберләр пешереп көтәрбез. Син “4”,”5”ләр төяп кайтырсың, -ди торган иде улына әнисе, башыннан сыйпап.
Көзгә әллә ни күп калмады. Ришат унга кадәр саный белә,
абыйсыннан өйрәнде. Абыйсы әйбәт аның. Ияртеп уйнарга алып бара.
-Абзар түбәсенә менеп, бәрәннәргә йомшак печән
төшерербез,шырпы да ал. Качып салган кызыл тавыкның йомыркасын тапсак, шунда учак ягып, пешереп ашарбыз, әтинең бер тәмәкесен урладым, тартып карарбыз, - дигән иде. Баскыч абзар эчендәге туң җирдән шуып авып китмәгән булса, монда, баш
авырттырып,тик томалга тилмереп ятмый иде ул.
Ришатны, җәй беткәндә, әтисе килеп алды. Капкаларын, чирәм баскан ихатага кергәч, өйләрен танымый торды. Бөтенләй тәпәшләнеп, бәләкәйләнеп, җиргә сеңеп кагандай тоелды; үсеп киткәнгәме, кояшта кипкәнгәме, ишеге җиңел ачыла; тәрәзә төбендә кышын-җәен шау чәчәктә утырган гөлләр юк. Абзар алдына, ул киткәндә, йомырка эчендә калган бәбкәләр каз була язып, ашарга сорапмы, төлке
мазар куркытыпмы, каңгылдашып кайтып керделәр. Әнисе өйдә юк. Кайда дигән сорауны ишетмәделәр, җавапсыз килеш һавада эленеп калды. Соңнан, абыйсы, күршеләре җиткерде. Ул баскычтан егылып,
ушын югалткач, әтисе кызулык белән:
-Үтердең улымны…Баланы нигә карамадың? –дип, күзенә
ак-кара күренми, нык итеп, типкәли-типкәли кыйнаган.Караваттагы түшәккә үрмәләп кереп яткач,урыннан тормыйча, айга якын, авызына ризык кабалмыйча, ыңгырашып, сызланып, якты дөньядан китеп барган.
Ришат ул елны укырга кермәде. Аңа укырга ярамаганлыгы
турында белешмә бирделәр. Башта, дуслары, сумкаларын аркаларына асып, мәктәпкә
киткәндә, кызышып, аларның бәхетенә эчтән генә көнләшеп, борынын салындырып кала иде. Тора-бара, күнекте; әтисенең сиңа укырга ярамай, дакуминтың бар, укып мулла, чукып карга булмассың дигән сүзләре укыйсы килү теләген үзеннән үзе сүрелдерде; хәреф таныйсы да килмәде; бар нәрсәгә ваемсыз булып,ике дөнья, бер морҗа
дигәндәй, үз шәенә яши бирде. Белешмә белән бергә авырганлыгына группа, азмы-күпме пенсия билгеләделәр. Тиңдәшләре күрше авылга интернатка киткәч, акылга бер иш булып, көндез бот буе балалар белән уйнады: трай типте, ерганак агызды, балыкка йөрде; балык капса, “мин баллыкны тарртып чыггарргач, ббуа сыуы яррты митррга кәммедде”, дип мактанып йөрде; сәрби агачыннан сыбызгы ясап сызгыртты;
әтисе кырында кайнашты, каеш ашап үсте, эшкә өйрәнде; кичен аяклы каза булып, абыйсына ияреп клубка чыкты, кызларга бәйләнеп, аларны чикылдатты. Абыйсы әнисенең үлемендә аны гаеле санаса да, берәүдән дә ялгыш кына да кыерсыттырмады,“сантый”, “тиле”, “җитешмәгән”, “акылга бер иш”, дигән сүзне ялгыш ычкындырганнарның эпи шүрлеген җимерергә күп сорап тормады, энесен гел яклап, курчалап торды. Әнисез үскәнгәме, холкы әтисенеке кебек чамалы, усал иде, казан сыман кайнап торган ачуын кемнән алырга белми йөдәде. Тик гомере кыска булды. Армиядән кайту белән, күрше районның кулыннан гөлләр тамган,үтә сылу, бик тә
сабыр кызына өйләнде. Бер –бер артлы ике кызлары туды. Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя дигән сыман, һич уйламаганнан, юкка гына ачуы чыгып ярсып, үз-үзенә кул салды.
Бу чорда Ришат ныгыган иде инде. Читтән карап торганда, ул акылсызга һич охшамаган. Сарык- сыерларны, мал- туарны, кош-кортларны тамгасыннан кемнеке икәнен таный; акчаны, бигрәк тә
үз ягына, оста чутлый; авылда яшьли тол калган хатыннар кырында төн үткәрә. Икенде күләгәседәй озын,тыгыз гәүдәле булса да аның “тегендирәк”икәне табак битле чалыш йөзенә; тотлыгыбрак сөйләгән теленә; этлек эшләргә уйлап, уйнап торган, карашы белән ашардай караган кара күзләренә чыккан; чалшаебрак торган авызындагы
тешләре череп ярты- йорты калганлыктан, селәгәе агып китә; ияк астыннан сирәк-саяк озын сакал йоннары тырпаеп тора, болай күз өйрәнгәч, шул кадәр үк куркыныч түгел. Аны еш кына малай-салай, бер катлы һәм тиз ышанучанлыгыннан файдаланып, теләсә ни сөйләндереп, кирәкмәгән эшләргә кортырткалый. Кайбердә аңгармастан, алар кушканча эшләп тә куя. Шулай да нәрсә эшләргә ярамаганлыгын анык белә. Әтисе белән икесе, мал -туар асрап, кешеләргә комачау итмичә яшәп яталар. Врачлар “Аракы эчсәң, үләсең”, дип нык кисәткәннәр. Үлемнән кеше ашаучылардан курыккандай курка. Ничек кенә кыстасалар да шайтан суын авызына якын китерми.
Ул миннән сигез-тугыз яшьләр чамасы кечерәк. Абыйсы
интернатта торганда, берничә тапкыр аның янына килгәләде. Бу чорда биредә тәрбияче булып эшләдем. Аны шунда күрдем. Авыру да ятим дә булгач, кызганам, читләрне интернатка кертергә ярамаса да, йомшаклык күрсәтеп, бик каты бәрелмим,куып чыгармыйм.
Аның белән моннан утыз еллар чамасы элек булган очрашу искә төште. Йомышым төшеп, район үзәгенә барырга, юл чатында үткенче машиналарны туктатырга, кул күтәреп торганда, бу да ниндидер машинадан төшеп калып, кырыма килеп басты. Туктаткан машинага, ялт итеп, әрсезләнеп, авызымны япкалаганчы, миннән алда менеп тә утырды. Кабинада күптәнге танышлардай миңа сүз ката:
-Сеззнең мәкттәпттә яшь уккыттучы кыззларр баррмы?
Оялмаган кеше өчен шофердан кыенсынам, эндәшим.
-Бүгген киччтән мин сезгә килләм, беррәррсе беллән таннышштыррыррсың әлле ямме.
Җәяү барырлык булмаса да, юл әллә ни озын түгел. Ул чакта унбиш-егерме тиен тора иде. Мин таныш түгел шоферга:
-Зинһар гафу итегез, ваклатырга мөмкинлегем булмады.
Кайтарырга акчагыз булса, алыгыз , - дип акча букчасындагы бердән бер Ленин башы төшкән кызыл унлыгымны сузам. Машина йөртүченең кайтарырга акчасы юк иде бугай, унлыкны алмады. Оятсызның бите –киездер ите, җүләргә закон язылмаган, артымнан Ришат та:
-Миннекке дә шуллай, -диде һәм акча түләмичә, сикереп
төшеп калды.
Могаен, хәйләләп, берәрсе өйрәтеп җибәргәндер. Аның сикер
дигән саен тигәнәк буе сикерүен беләләр. Улларымны бакчадан алып кайтуга, чакырылмаган кунагым көттермәгән йозак эленгән ишек алдында күтәрмәдә утыра.
-Аппасы, чәй эччерреп җиббәр инде, -ди. Мин аның авыз читенә ябышып каткан күкәй сарысына карап:
-Ришат, син бүген юынмагансың икән бит. Бүген иртән нәрсә ашаганыңны әйтимме?
– Әйттеб карра.
– Күкәй ашагансың!
– Ялггышттың. Ккүккәйне мин киччә ашшаддым, бүгген бәррәңгге-ди.
Озак кына утырып, тәмләп, чәен эчеп бетергәч:
-Инттеррнаткка барраек инде, таннышштырр инде шшул уккыттуччы
кыззларрың беллән. Англиззкий уккытта торрганны киррәкмәй, кәккерре аяклы дилләрр. Хисап фәнненекке уссал иккән. Башкорт телленекке Зиннә беллән таннышштырр, - дип әле бер ягыма, әле икенче ягыма чыгып аяк астында өтәләнә. Ирексездән Гомәр
Бәшировның “Туган ягым –яшел бишеге”нең Кунак кызлар дигән бүлеге искә төшә. Ришат та жәл, кызларга да күрсәтеп булмый.
-Бар, бүгенгә кайтып тор. Караңгыга каласың. Зинәнең иртәгә дәресләре юк, авылларына кайтып китте. Кызлар янына шулай юынмаган килеш килмиләр инде. Кызлар яратмас үзеңне. Мә, җиләк сабыны бирәм.Кайткач, әйбәтләп юын, тырнакларыңны да кис. Тәмле ис килеп торсын, одекалон да сибеп җибәр. -дигән булам, уңгай якка сыпырып.
Җылыга ияләшкән елан сыман икенче көнне дә, өченче көнне
дә, ике авыл үтеп, ерак диеп тормый,кич булуга килә дә җитә. Ирем колхозда басуда, урып -сугу эшендә, төнлә генә кайта. Балалар курка дип, алдап-йолдап, көчкә биздердем тегене. Иләс- миләс булса да игә килде, башкача борчып йөрмәде.
Шушы көннәрне бер кардәшебез гүр иясе булды. Аның соңгы
туенда бик ягымлы, чибәр, һәр хәрәкәте килешле, үтә яшь күренгән хатынкай белән таныштык. Сөйләшә торгач, бу ханым Ришатның абыйсының хатыны, ягъни җиңгәчәсе булып чыкты. Иске танышымның хәл әхвәлләрен сораштым.
-Әтисе вафат булып куйды. Ялгыз калды, авыл советы рәисе
гарипләр йортына юллама юнәтте. Китәр алдыннан, кем котырткандыр, кем номер биргәндер. Телефоннан секс заказать иткән. Йөз илле меңлек сөйләшкән. Пристафлар акча юллап килгәч,мин сантыйлыкка духтырлардан справка кайтарам дип борып чыгарган. Әле эше судта. Үзем анда бик кайтып йөргәнем юк. Кызларым туган
итәләр, абый итәләр. Үткән гомер, аккан су шикелле. Зур кызыма утыз алты яшь, беренче оныгыма уналты. Кызларым белән киңәштек тә, зыяны юк бахырның, гарипләр йортына киткәнче, күңеле булганчы кунак итәргә, кышны балаларда асрап чыгарга уйладык. Туган абыйлары бит. Алар Туймазы шәһәрендә яши, үз өйләре , мунчалары бар. Көн саен шалтыраткыч аша хәлләрен сорашып торам. Барган мәлне көн саен мунча яктылар, камыр-комыр, тәм-том пешерделәр. Өендә мәңге күрмәгән тәрбияне күрсәттеләр. Өч көн узгач, авылга
кайтарыгыз, кайтасым килә дип ушларын ала башлады. Башта бензин алырга акча юк, хезмәт хакы алгач, дип ышандырып, бәйләп асрагандай асрадылар. Аннан авылга машина керә алмый, әзрәк кояш карасын инде дип юаттылар. Әҗәлгә дару бар, сагынуларга юк диләр, хак икән. Үз кырыгы кырык, өзми дә куймый. Моңа кадәр авылдан чыгып китеп йөрмәгәнгәдер, сагынып ябыга, йөзләре саргая башлады.Ике сүзнең берендә:
- Кайттаррмассагыз, җәяүлләп ккайттыб киттәм. Иң курркынныч төррмәне Ыррынбурр төррмәссе дилләр ие. Хәззер аңлладдым ниггә шуллай иккәнен, - дип теңкәләренә тия. Авылдагы һәрбер кешенең нишләвен фаразлый. Хан заманыннан калган өен теленнән дә төшерми. – Сеззнең өеггнең җанны юкк, төррмә кеүек, -диеп сөйләнә, туган нигезе тартаммы, тилмереп өенә кайтасы килә. Кыйланмышына карап торып, җан әрни.
Түздерер чик калмагач, я сагынып бөтенләй ныклап чирләр, дип кире кайтарып куйдылар. Машинага утыргач, талгын гына яңгыраган музыка эч пошканын басмый, аны бөтенләй ишетми, канатланып
талпына башлады, төшеп алдан йөгерер чиккә җитте, диләр. Урамга, юл булмаганлыктан, керә алмаганнар. Ришат, тычкан сукмагы салып, ихаталарыннан көрәк алып, ярты сәгать эчендә, җеннәреннән эшләткәндерме, урамны авыл башыннан үз турларына кадәр, машина йөрмәле киң, йомырка тәгәрәтерлек шоп-шома итеп көрәп
куйган. Эше бетеп, өйгә кергәч, өстәл өстендәге радиоалгычны электр чыбыгына тоташтыра. Анда котлаулар тапшыруы бара, “Туган нигез”җырын бүләккә тапшыралар икән. Җыр тәмамланым килә:
Тормыш –диңгез бу дөньяда,
Әти-әни булмаса да,
Әти-әни булмаса да,
Тарта нигез, тарта нигез,
Тел әйтә алмаганны, җыр әйтте. Көй колагына керүгә, нәкъ
бәләкәй чакта дәваханәдәге шикелле, башкаларга күрсәтмәс өчен, арты белән борылып утырып, көянтәдәй бөгелеп төшеп, үз өйккәем диеп сулкылдап елап җибәргән .
Ул юләр, мәҗнүн, сантый, акылга тулы түгел, йөзгә берәү тулмаган кебек кимсетүле исемнәр белән аталучы бичара, эчкерсез, гонаһсыз җаннарның берсе. Бер зыянсыз мәхлук, усал да түгел. Сәер гамәлләр кылырга сәләте юк. Язмыш җебе сүтелми чобалганга, балалык шуклыгының җавапсызлыгына ул гаепле түгел. Ришат тиле түгел.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3