Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (8)
Атасының ике көпшәле ау мылтыгы җәлт кенә егет кулына күчте. Шушында тиклем җилкәсенә асып алып килгән ау коралыннан атмыйча калырга ярый димени?!
8
Рамазан, әнисе әйтмешли, чынлап та сәер бала булып үсте. Аның сәерлеге башкаларга охшамауда иде. Атасы авылда зур кеше булгач, аңа башка балалар кебек, өйдә дә, колхоз кырында да бил бөгәргә туры килмәде. Балачагын, алтын балачагын сагынып туялмый ул. Ләкин аңарда сәерлек чире балачакта түгел, нәкъ менә җитлеккән чорында, егет булып килгән чагында барлыкка килде. Ике бертуган апасы, кияүгә чыгып, калага китеп бардылар. Төпчек бала ата-ана янында, ягъни авылда калырга тиеш. Гомер-гомергә шулай килгән. Бу язылмаган канун, аны бозарга ярамый. Билгеле, бу борынгы кануннан читләшеп, аны бозып, авылда баласыз, ярдәмчесез утырып калган ялгыз карт-корылар да аз түгелләр. Берсе дә баласын авылда калдырырга теләми, ни өчендер читкә җибәрергә тырыша. Күпләр шуңа ирешә дә. Соңыннан исә картайгач, хәлсезләнгәч кенә балаларына барып сыеналар һәм нигәдер тиз арада сөекле уллары, кызлары өчен «авыр йөк»кә, «артык кашык»ка әйләнәләр.
Шакир да Рамазанның авылда калуын теләмәде. Укытырга теләде. Сөйләште. Кертте. Ләкин улы гына җүнләп укымады. Малае өчен атага үзенә «укырга» туры килде. Сессия саен сарык, курс саен тана ташый-ташый җаны чыкты. Профессорлары да талымсыз булдылар, китергән берен каптыра тордылар. Юкса ахмак та, надан да түгел бит инде малае. Тик фәннәрне үзләштерүгә караганда, чын тормыш эчендә кайнап яшәүне артыграк күрде ул. Лекция тыңлап, конспект сырлап баш ватмады – иркенләп күңел ачып йөрде. Көндезләрен сыраханәләрдә, кичләрен театр, концерт залларында чуалды. Акчалы уеннардан да баш тартмады, бертуктаусыз чибәр кызларга гашыйк булды. Укуын тәмамлагач, әтисе аны калада гына калдырырга уйлаган иде. Яхшы эш тә табып бирде үзенә. Ләкин ике-өч ай да үтмәде, улы авылга әйләнеп кайтты. Бер кирәкмәгәнгә кызып китеп, җитәкчесен кыйнаган. Монысы инде соңыннан гына беленде. Авылда да шул ук хәл кабатланды. Агрономнан башлаган иде, ташчы булып тәмамлады. Инде хәзер анысын да ташлады. Мотоциклына утыра да чыга да китә, чыга да китә. «Ычкына малаең, кулдан ычкына, кара аны!» – дип кисәтүчеләр күп булды Шакирны. Нишләсен инде ул? Авылга кайтарганда, бәлкем әле, кеше булыр, минем урынга да калыр дип хыялланган иде ата. Күрде: гитара чиртеп, күлдә үрдәк атып йөргән бу җүләр сымакка ничек итеп шундый зур дәүләт эшен ышанып тапшырмак кирәк?! Шунысы бар: хәзер аны кулга аласы юк. Ул үзе атасы кулына килеп капты. Беркая да эшләми, димәк, ул тулысынча атасына бәйле, гел аның күзенә генә карап торачак. Кайчандыр улы өчен җан атып йөргән Шакир хәзер инде үз баласын күралмый. Ике буын кешеләре: бер-берсен аңламыйлар алар.
Яраттымы соң ул Рамазанын? Ике кыздан соң ир бала тууы ата кешегә зур сөенеч алып килгән иде. Кая гына барса да, аның өчен өзелеп, аны гел сагынып торды. Гел үзе белән йөртте. Җәен арбадан, кышын чанадан төшермәде. Яратты улын. Билгеле бер көнгә кадәр... Шул көнне кечкенә Рамазанның печән өеменнән егылып төшеп башы зарарланды, шул көнне печән өелмичә калды, шул төнне өйгә хәсрәт килде... Шул көннән улына булган мәхәббәте сүрелде аның. Киләчәктә аңардан зур кеше чыкмаячагын,
имгәк булып үсәчәген аңлады булса кирәк. Рамазан гарип калмады, билгеле. Таза, сау-сәламәт үсте, аның бер генә мәртәбә дә авырганы булмады. Ләкин ата кеше күңелендә сүнгән ышанычны кабат тергезү мөмкин булмады. Нидер өзелде ата күңелендә, нидер өзелде... Әгәр шул көнне Шакир нәфесен тыеп,
укуны гына бетергән яшь Зәйнәп белән зина кылмаса, вакытында өенә кайтса, бәлкем, Рамазан белән дә мондый хәл булмас иде. Димәк, кызның каргышы балага төшкән. Рамазан һәрчак шул хәлне исенә төшереп торганга да үзгәргәндер ул, бәлкем, улына карата... Бәлкем... бәлкем...
Атасының каты кулына килеп эләккәнен яхшы аңлаган Рамазан һәрчак иреккә омтылды, үзен иркен тотарга тырышты. Кемнеңдер күзенә генә карап тору Рамазанның ярсу холкына туры килми иде. Атасы аңа: «Кеше бул, тәртипле бул, минем исемгә тап төшермә!» – дип гел тукып торса да, ул аңа, үч иткәндәй, гел киресен эшләде. Дус-ишләрен җыйнап, бөтен авыл урамын кара тузанга батырып, мотоциклда узышты яисә күрше авыл егетләре белән сугышты. Өйдәгеләр: «Теләсә кем белән чуалып, даныңны чыгарып йөрмә, без сине димләп, нәсел-нәсәбе яхшы булган кызга өйләндерербез!» – дип тукысалар да, Рамазан үзенчә кыланды. Аңа иртәгә түгел, аңа бүген кирәк. Ул яшь, ул дәртле, аның сөясе һәм сөеләсе килә. Аңа хәзер булсын. Ул көтеп торалмый. Яшьлеген, дәртен кая куйсын ди ул? Тән гайрәтен дә басып торырга була, ә менә җан сусавын ничек басарга? Ата-анасы теләмәгән, кабул итмәгән ике кызга чак кына өйләнмичә калды. Өйләндермәделәр. Егет әтисен дошман урынына күрә башлады. Читләште. Шул читләшү аны ялгызлыкка этәрде. Ә андый кеше шаулы тормышның ямен дә, кызыгын да
тапмый. Ул үз-үзенә иптәш, аңа үзенә генә рәхәт. Әгәр дә ул теләмәгән кеше аның тормышына килеп керсә, аның җанын таптаса, ул – тупас, ул – явыз. Әгәр аны яратсалар... аның күңеле сабый баланыкы кебек, ул һәрвакыт ачык, мәрхәмәтле...
Ләкин ялгызлык яхшыга алып бармый. Алай яшәве читен, бик читен. Кешедә җан дигән нәрсә бар бит, кешеләргә тартылу, сөюгә ашкыну бар. Үз эчеңә никадәр генә кереп бикләнсәң дә, күңел барыбер нидер көтә. Ул сөю... сәгадәт көтә... Төннәрен Рамазан өйдән чыгып югала. Ялгызы гына инеш ярында, күл буйларында йөри. Берәр тын бакчада гитара чиртә. Әнә шунда илаһи көй, моң агыла, яңа җырлар туа. Аның күңеле җырга-моңга, җаны сөюгә сусаган. Йөрәгендә туган сөю хисләрен исә ул кемгә дә булса түгел, ә бары тик үз-үзенә, төннәр кочагына кереп сөйләргә мәҗбүр. Әйе, ул ялгыз иде. Алай дисәң, бу иксез-чиксез галәмдә Җир шары үзе дә ялгыз түгелме соң?!
Ул ялгыз иде. Ә менә хәзер котылды ялгызлыктан. Ул аны озак көтте. Ул аны төннәр куеныннан дәште – менә ул килде. Ходайның кодрәте зур икән! Ниһаять, ул аны тапты... Гөлсиринен тапты. Курка ул, яратудан курка, югалтудан курка. Юк, юк, бу юлы өзелеп көткән кешесен, сөекле Гөлсиринен ул инде беркемгә дә бирмәс, үз яныннан беркая да җибәрмәс. Юк! Тик кыз гына аны аз гына булса да аңласын, аның сөю һәм газап утында янган йөрәк тибешен ишетә, тоя алсын иде...
– Ишетәсеңме?!
– Ишетәм...
Гөлсирин, тын калып, күл ягына карап алды. Тирән күл ниндидер сихри тынлык эченә чумган. Күктәге ай һәм җирдәге учак яктысы, калын төн пәрдәсен ертып, дулкынланган су өстенә чәчелә. Бу сәер яктылык илаһи серләр тудыра, җанны иркәли. Чү! Якында гына, баткаклык янында әче тавыш белән бер кош кычкырып куйды. Ай! Аның тавышында никадәр шом, никадәр... Төнге тавыш әйтерсең нидер искәртә, нидәндер кисәтә кебек!
Гөлсирин, сискәнеп, шул якка борылды. Рамазан бер-ике агач ботагын сындырып учакка ташлады да кызның иңнәренә кагылды.
– Курыкма!
– Ә нәрсә ул?
– Тәкәрлек.
Нинди кош соң ул тәкәрлек? Әлегә кадәр андый кошның бар икәнен дә белми иде бит Гөлсирин. Карлыгач-сандугачларның исемнәре телдән төшми, аларга багышлап җырлар җырлана, көйләр салына, тик мондый әче тавышлы кошны ул үз гомерендә беренче генә ишетә иде.
Үзәк өзгеч шомлы тавыш янә кабатланды. Бәгырьләрне телеп, күңелләрне сискәндереп! Нигә дип шул тиклем өзгәләнә соң әле ул? Әллә баласын яисә анасын югалтканга шулай ачыргалана микән?! Әллә инде оясына дошман үтеп кермәсен дип кисәтүеме?..
Гөлсирин үзе дә сизмәстән, сискәнеп, егет ягына авышты, аңа сыенды. Рамазан хисләнеп кызны күкрәгенә кысты...
– Курыкма...
– Ә нәрсә соң ул?
– Курыкма... кош кына ул... сазлык кошы. Дөрес, яманаты чыккан. Имеш, ялгызлык юлдашы. Әгәр дә аларны юк итсәң, кешеләрне дә ялгызлыктан коткарып калырга булыр иде.
– Ә ничек?
– Атарга! Әйдә атабыз!
Атасының ике көпшәле ау мылтыгы җәлт кенә егет кулына күчте. Шушында тиклем җилкәсенә асып алып килгән ау коралыннан атмыйча калырга ярый димени?! Патроннары хисапсыз – атасы яшереп куйган җирдән табып алып килде ул аларны. Соңыннан сүзе булыр инде – тавыш чыкмыйча калмас. Әй,
чукынып китсен лә... дөньясы! Бер рәхәтләнеп атмагач та! «Пах! Пах! Пах!» – Рамазан мылтыктан әле бер, әле икенче якка сипте. Бушаган гильзалар төтенләп аяк астына тәгәрәде. Гөлсирин Рамазан һавага аткан саен, сикерә-сикерә, кычкырып куйды. Рамазанның атудан туктавын зур түземсезлек белән көткән кыз егетне буш, кирәксез гамәлгә тартканына, аны котыртканына үкенеп туялмады.
«Пах! Пах!» – Ниһаять, Рамазан атудан туктап, мылтыгын җиргә ташлады,
арыган кыяфәттә, елмая-елмая, учак кырына чүкте. Тик тәкәрлек тавышы
гына тынмады, аларның чинавы тагын да кискенрәк, аянычлырак яңгырады.
– Файдасыз, – дип ыңгырашты Рамазан. Бу мизгелдә ул никтер чарасыз иде. – Ялгызлыктан барыбер качып котылып булмый. Ялгызлык чире ул менә монда... җанда. Аның үзәк өзгеч тавышы минем җанымны телгәли. Тәкәрлек мин ул, Гөлсирин, мин, мин ул ялгызлык юлдашы, мин... Шул кошка төбәп
атканда гел үземә аткан кебек булам...
– Куркам мин бу коштан. Нишләп шулкадәр өзгәләнә соң ул? Әнә тагын! Әнә тегесе... Әллә парын эзли микән?
– Мөгаен, шулайдыр...
Озак кына сүз эндәшә алмыйча утырдылар.
Рамазан янган гильзаларны берәм-берәм учак эченә ташлады, алардан арынгач, кулына гитара алды. Бик сак кына, бармак очлары белән генә аның нечкә кылларына кагылды, тирә-якка колакка ягымлы моңлы көй таралды. Шушы илаһи мизгелдә яңа җыр яралды. Рамазан, онытылып, авыз эченнән нидер шыңшып алды, бу шыңшу исә моңлы бер көйгә, тирән мәгънәле сүзләргә әверелеп, җыр булып ятты...
Төнге ай нурында,
Тирән күл ярында
Яктык без яшьлекнең учагын...
Син – минем бердәнбер,
Мин – синең бердәнбер,
Кил, бәгърем, кил ачып кочагың...
Тәкәрлек,
Тавышың үзәкне өзәрлек,
Бир канат очарга,
Күкләрне кочарга,
Юк чамам түзәрлек...
Төн яна учакта,
Син минем кочакта,
Сөй мине, һичкайчан юатма.
Тәкәрлек тавышы
Ул – йөрәк сагышы,
Сакла син сөюне, югалтма...
Төнге ай нурында,
Тирән күл ярында
Ишеттем тәкәрлек тавышын.
Шул кошның көендә
Ишеттем кимендә,
Ишеттем үземнең язмышым...
Кыз аның җырлавын бик нык хисләнеп тыңлап утырды. Рамазан соклану хисе уятты аңарда. «Яраттыра белә бит бу үзен, җаным-бәгърем, үзен яраттыру өчен ни генә кылмас!» – дип уйлап куйды ул, ирексездән.
– Рамазан!
– Әү?!
– Ә син нишләп әлегә кадәр өйләнмәгән?
– Хе! Мин ике мәртәбә өйләнеп карадым. Беренчесен күрше авылдан урлап, чанага салып алып кайттым.
– Чанага салуны урлау диләрмени?
– Ха-ха! – дип көлде Рамазан. – Урладык дип әйтсәк, бигүк дөрес тә булмас. Чынында исә кыз үзе риза иде. Тик әти-әни генә ошатмады кызны. Закун бозасың, мине халык алдында хур итәсең, дип, әти башымны ашады. Өйгә дә кертмәделәр. Кире кайтарып куйдым... Икенчесен каладан алып кайттым. Авыл кызы иде үзе. Кияүгә чыкмыйча утырып калган. Анысын да «влач» ошатмады. Безнең нәселгә бара торган түгел бу, синнән олы, шактый таушалган, дип теңкәмә тиде. Кире калага илтеп куярга кушты. Каршы
килеп карадым. Язылышмыйча гына авылның бер буш өендә яшәп тә карадык. «Влач» аннан да куып чыгарды. Шуннан соң калага качтык, тик тормыш барып чыкмады. Мин укый гына идем әле ул вакыт. Ә
әти-әниең ярдәм итмәсә, калада яшәве бигүк җиңел түгел шул. Хушлашырга туры килде... Менә шундый инде мин. Алар әйткән кызларга өйләнәсе килмәде. Яратмыйча ничек өйләнмәк кирәк?! Инде менә өченче
тапкырында да барып чыкмаса, белмим, нишләрмен инде?! Йә кач моннан, йә үз-үзеңә кул сал... Башка юл юк...
Соңгы сүзләрен әйткәндә, Рамазанның тавышы калтыранып чыкты. Әйтерсең ул үлемгә дучар ителгән – күзләре моңсу, әсәрләнгән... Гөлсириннең күңеленә кызгану катыш ярату хисе бәреп керде...
– Җүләр! Тәүбә диген!
– Тәүбә! Тәүбә...
Ул тәүбәсен берничә мәртәбә кабатлады. Каядыр еракта күк күкрәп алды, яңгыр сибәләде. Рамазанның пышылдаган тавышы, күк күкрәүгә кушылып, кайтаваз булып күкләрдә, Ходай хозурында яңгырады...
– Мин җүләр, әйеме?!
– Рамазан! – Гөлсирин кабат егеткә елышты. Егет аны кочагына кысты. Шул вакыт ялтырап яшен яшьнәде. Тик ул алай ук куркыныч түгел иде. Еракта бәрде. Ләкин андый куркыныч яшеннәр астында төн чыгарга күнекмәгән кала кызына бу шомлы күренеш шактый көчле тәэсир итте – ул чатырдап Рамазанга ябышты. – Мин куркам, Рамазан...
– Курыкма... Мин бар бит яныңда...
Шул вакыт күлнең икенче ярында, яр буенча куе булып үскән кыяклык арасында шыртлап агач сынган, кеше йөргән тавышлар ишетелде. Икесе дә сагаеп тынып калдылар. Шулчак ике арада ниндидер кара шәүлә пәйда булды. Бер кузгала, бер туктап тора. Аның төссез кыяфәте ара-тирә су өстендә чагылып ала.
– Анда кемдер бар, – дип пышылдады Гөлсирин.
– Ә! Кара шәүлә! – диде моңа бер дә исе китмәгән Рамазан. Вакыт-вакыт саташкалап алган егет өчен ниндидер җеннәр, кара шәүләләр күрү гадәти бер хәлгә әйләнгән иде.
– Кем?! – Кара шәүлә бөтен дөньяны яңгыраткан коточкыч яшеннән дә куркынычрак булып тоелды
Гөлсирингә.
– Ул тагын монда! – дип кычкырды Рамазан, кулына мылтыгын алып.
– Нишлисең син?! Кем ул?!
– Монда еш күрәм мин аны. Минем арттан йөри. Минем үлемемне тели. Юк, мин аңа бирешмәм. Без бергә булганда, ул безгә орына алмас! Күрәсеңме, ул инде югалды... җиңелде... әлегә...
Кабат шул якка әйләнеп караганда, әлеге күләгәдән, шәүләдән җилләр искән, ике ара да шул кара афәттән буш, азат иде инде...
– Шулай да мин куркам, Рамазан...
– Курыкма, яныңда мин бар бит...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2