Мин – Абрек. Повесть (2)
Ике туган абзыйның оныгы гына исән калган. Ул район үзәгендә интернатта укый иде. Безнең Масутовлар фамилиясеннән ике бөртек җан иясе. Шул малай да мин генә исән. Ә бит заманында безнең фамилия районда иң күбе иде.
Ашауны да онытып бер-беребездән гаиләләребез турында сорашабыз. Тик бу чечен үзенең гаиләсе, туганнары хакында бик сөйләп тормыйча, күбрәге үзе сораша. Мин сораша башлагач, ничектер моңсуланып калды. Бер мизгел дәшми генә алдындагы чәен бер-ике йотып алды. Һәм җай гына сөйләп алып китте:
– МВД мәктәбен тәмамлагач, мин үзебезгә кайттым. Шунысын әйтми булмый, минем картәти дә, әтием дә милиция органнарында эшләделәр. Картәтием тауларда Ибраһим абрекны эзәрлекләгәндә һәлак булган. Картәтиемне әтием алыштыра. Ул барыбер теге юлбасарны тотып ала. Аның өчен әтигә орден да биреп, чинын чиратыннан алда күтәреп, майор званиесе бирәләр. Менә шулай, без нәселебез белән шул башкисәрләрне эзәрлекләдек. Совет хөкүмәтенә тугры хезмәт иттек. Безнең гаиләне хәтта 1944нче елның февраль, март айларында Сталин күрсәтмәсе белән башкарылган депортация вакытында да кумыйлар. Чөнки әти Әрмәнстанда таулар арасында эшләгән була. Аннан инде хөкүмәткә булган тугры хезмәтен дә исәпкә алалар. Тик сугыштан соң әти барыбер барча туганнарыбыз сөрелгән Казакъстанга үз теләге белән күчеп китә. Үзебезнең туган якларга кайтырга рөхсәт булгач, иң беренчеләрдән булып кайта.
Аннан инде белүегезчә абый да, мин дә милициядә эшли башладык. Имеш, әти-картәтиләрнең юлын дәвам итәбез. Укуны бетереп кайткач, миңа бик тә ымсындыргыч эш тәкъдим иттеләр. Минем кебек һавадагы торнага ышанучы, тауларда үскән бер төркем чеченнарны Үзбәкстанга, Таҗикстанга, Әфган чик буйларында урнашкан районнарга эшкә җибәрделәр. Ул вакытта Әфганстанда сугыш бара иде. Менә шуңа күрә чик буе районнарында ныклы тәртип урнаштырырга килдек. Барыбыз да гаиләле. Аннан инде без, бер төркем авыл егетләре, дөнья күреп, тормыш белән ныклап танышып, тәҗрибә туплыйк дип уйлаштык. Без яшь идек. Властьларның төрле вәгъдә-үгетләренә тиз ышанып, аны иң дөресе дип кабул иттек…
Соңыннан инде СССР таркалды, барча җирдә тәртип бетте. Бөтен җыелган мөлкәтне калдырып, Җәмиләмне балалар белән туган якка кайтарып җибәрә алдым. Ә үземнең кайбер эшләр бар иде. Ичмаса өйне сатып булыр диеп, мин әзрәк тоткарланып калдым. Шуның аркасында тәүге сугышта булмадым. Аллаһы саклагандыр инде, дип бер уйласам, биш тапкыр, нигә шул чакны кайтып өлгерә алмадым икән дип тә уйлыйм. Аннан икенче чечен сугышы булып, бандит формированиеләр җиңелде. Кемгә бандит, кемгә агай-эне. Кеменә әти, кемгә ул-кияү – аңларлык түгел иде ул вакытта. Аннан инде дөнья әзрәк рәткә керә башлады. Мине дә чакырып яңадан милициядә эш тәкъдим иттеләр. Яшәргә кирәк, ризалаштым. Яшьләрне өйрәтәм. Ә таулар арасында юк-юк та бандитлар үзләрен күрсәтеп ала. Әле теге, әле бу авылга һөҗүм итәләр. Безнең кебек хөкүмәт яклылар белән канлы бәрелешләр булып тора. Шулай да тормыш җайланып, тәртип урнашты. Мине яшь милиционерлар белән таулар арасында урнашкан районга берничә көнлек командировкага җибәрделәр. Кайтуыбызга безне бик алама, коточкыч хәбәрләр көтеп тора иде. Мин яшәгән авылның яртысы юкка чыккан. Исән калган йортларның да күбесе җимерек. Имеш, очучылар ялгышкан, аларга өстәлеп танклар авылның калган йортларын да атып җимереп бетергән. Ике туган абзыйның оныгы гына исән калган. Ул район үзәгендә интернатта укый иде. Безнең Масутовлар фамилиясеннән ике бөртек җан иясе. Шул малай да мин генә исән. Ә бит заманында безнең фамилия районда иң күбе иде. Яртысыннан күбесе сугышта һәм 1944нче елгы депортация вакытында һәлак булды. Соңгы сугышны әйтеп тә тормыйм...
Менә шундый хәлләр. Безнең халыкта шулай бит инде, өйләнгәннәр төп йортта бергә яши, тиз генә башка чыгарга ашыкмый. Аннан ике сугыш аркасында күп өйләр җимерелеп, исән калганнар агай-энеләре белән бер йортта яшәргә мәҗбүр. Минекеләр дә шулай иде. Күп кенә агай-эне бергә яшәдек. Ә бүген килеп мин япа-ялгыз торып калдым. Бар юанычым безнең фамилияне йөрткән бердәнбер малай калды. Аны да әле соңыннан гына белеп эзләп таптым. Ничек акылымнан язмаганмындыр… Шул каһәрле көннән башлап бар дөньяга, бар кешегә ачуым кабарды. Күземә ак-кара күренми, барысын өзгәләп ташлыйсым килә.
Дөреслекне ачыкларга теләп хәрбиләр штабына бардым. Беләсем килә: кем гаепле дә, кем кушкан безнең авылны җир белән тигезләргә? Әйтмиләр. Әле теге хәрби түрәгә керәм, әле икенчесенә. Юк, ачыклап булмый. Бөтен җаваплары:
– Ул авылда банда формированиеләрнең яшерен җыелу урыннары булган. Операция вакытында шул кадәр башкисәр юк ителгән, – диләр. Хәтта фамилияләрен да тезеп чыкканнар. Мәскәүгә отчёт җибәргәннәр. Йөри торгач, теге исемлекне дә кулга төшердем. Һуш китмәле хәлләр. Органнарда эшләгән, хәзер инде һәлак булган бер улым белән ике киявемне дә шулар исәбенә язып куйганнар. Башка авылдаш-туганнарны әйтеп тә тормыйм. Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр. Җир сөрделәр, мал асрадылар һәм шуның белән яшәделәр.
Гаеплеләрнең берничәсен ачыкладым. Штабта утыручылар булып чыкты. Аларга карата ышанычым бетте. Бар дөнья миңа караңгы, бар дөнья миңа тар. Гаделлек эзли башлаган идем, эшемә барган җирдә кулга алдылар. Китте җәзалап сорау алулар. Ничек кенә дөресен сөйләсәм дә, миңа ышанмыйлар. Үземне бандитларга ярдәм итүдә гаеплиләр. Түздем, дөреслек ачыкланыр дидем. Юк, җитмәсә бер якын гына туганымның гаиләсен юк итү белән куркытып, аңардан миңа каршы бик куркыныч документка көчләп имза куйдырганнар. Җаен туры китереп үзе әйтте. Мин аны гаепләргә җыенмыйм. Гаилә иминлегенә, балаң исәнлегенә әллә нинди кәгазьләргә дә имзаңны куярсың. Бу хәлне белгәч, качтым. Гаепләре булган берничә хәрби түрәне юк иттем. Менә шулай итеп үзем хәзер абрек булдым. Нәселебез белән гомер буе шуларны эзәрлекләгән булсак, бүген язмыш шулай китереп куйды. Мин үзем, үз теләгем белән абрекка әйләндем. Еларсың да, көләрсең дә.
Чеченга сөйләве бик авыр иде. Ким-ким туктап, сулышына утырган төенне йотарга тырышып, тамакларын кыргалый. Ашау дигән нәрсә күптән онытылды. Өстәлдәге ризыклары суынып бетте. Хатыным аларны тапшырып эссе аш алып килгәч, ул саран гына елмаеп, аңа рәхмәтен белдерә. Мин инде килеп туган тынлыкны бозарга булам:
– Әле тауларда абреклар һаман бармы? – дип сорыйм.
Бу миңа карап ниндидер моңсулык белән:
– Заманалар үзгәрде. Абреклар элек тауларда гына булса, хәзер алар шәһәрләргә дә күчте.
Мин түзмәдем, үземне баядан бирле кызыксындырган сорауга җавап табарга була:
– Гаиләңне һәлак итүчеләр әллә безнең яктан иделәрме? Бу якларга нинди җилләр ташлады үзеңне? – дим.
– Юк, юк. Ходайга шөкер, бу яклардан барган хәрбиләр һәм милиция хезмәткәрләре бик тынычлар. Алар халыкны җәберләүләргә һәм тигезсезлеккә юл куймадылар. Халкымның гореф гадәтләрен хөрмәт иттеләр. Ә бит кайбер өлкәләрдән килгәннәр үтә дә явыз һәм тәртипсез кыланып безнең халыкны кешегә санамадылар. Ничек кенә мыскылламадылар безне. Кызларыбызны көчләп, изге саналган урыннарыбызны пычратып, мәчетләрне җимерделәр. Менә шундыйларны җитәкләгән берничә түрәнең күзенә туры карап, ни өчен дип, сорарга китеп барышым. Ни өчен?! Нигә?! Юл уңаенда үзем яшь чакларда укыган урыннарны күреп китәсем килде. Картәтием гомер бакый шул юлбасарлар белән көрәшеп Совет власте өчен һәлак булган. Әтием ялга чыкканчы милиция органнарында эшләде. Маңгайга язылгандыр инде, күрәсең. Шулай килеп чыкты. Мин үзем хәзер шул абрекларның берсемен. Менә алдыңда утырам. Бандитка охшаганмынмы?
Мин “юк” дигәнне аңлатып баш селким.
– Шулай… Без бандит түгел!
– Миннән берәр ярдәм кирәкмиме?
– Юк, юк. Рәхмәт. Иң мөһиме – мин сөйләгәннәрне тыңлап утырдыгыз. Шуның өчен рәхмәт. Безне Ходай очраштыргандыр инде. Яшь чакларымны искә төшереп, Гасан дус сине, Рәмилә ханымны күргәч менә яшәреп киткәндәй булдым. Күңелем тынычланып, җаныма рәхәт булып китте. Менә шулай, мин хәзер кала абрегы.
Көтмәгәндә бу үзен абрек дип атаган Әхмәтбәкнең кесә телефоны шалтырады. Үзләренчә берничә авыз сүз сөйләшеп алгач, телефонын сүндереп:
– Миңа китәргә вакыт. Бездә “яманнан ярты кашык аш калыр” диләр. Ашымны кабып бетерим инде, – дип тәлинкәдәге ашын тиз-тиз капкалап, суына башлаган чәен эчеп амин тотты. Һәм ашыга-ашыга урыныннан торып, хушлаша башлады. Без дә озатып калырга диеп урыныбыздан тордык. Әхмәтбәк:
– Юк, озатмагыз. Кирәкми. Миңа тик Ходайдан исәнлек кенә теләгез. Тагы бер тапкыр гафу итегез. Мин кемгәдер ачылып эчемдә кайнаганнарны сөйләргә тиеш идем. Рәхмәт тагы бер тапкыр, мине тыңлаганыгыз өчен, – диеп, чыгып китте.
Хатыным белән ни әйтергә дә, ни уйларга да белми, инде күптән суынган чәебезне калдырып, без дә кайтырга кузгалдык... Менә сиңа чечен. Менә сиңа Әхмәтбәк-Абрек.
* * *
…Институтны тәмамлаганга да биш былтыр. Тау белән тау гына очрашмый диләр бит, бер эш сәфәремдә Галиев Абрекны очраттым. Шул чакны җаен туры китереп, нигә аңа андый исем кушканнарын сорадым. Бу бераз икеләнеп торгандай итте, тамагын кыргалап алды. Нәрсәдер исенә төшереп уйланыбрак торгач, сөйләргә әзерләнде. Күрәсең, бу хакта беренче тапкыр чит кешегә сөйләве иде. Һәм аңа бу турыда исенә төшерүе дә авыр булды, шикелле.
– Әй, барыбер бу турыда тагы кемдер белергә тиештер. Әтием берничә ел элек мәрхүм булды, авыр туфрагы җиңел булсын. Исемемнең серен әти дә мин генә беләм, хәтта әни дә белми. Үсә төшкәч, әтидән сорадым. Икәү шулай печән чабып кайтып киләбез. – Нигә, – дим, – әти, миңа шушындый татар исеме булмаган ят исем куштыгыз? Мондый исем башка беркемдә дә юк. Әллә нинди исем. Малайлар да кайчакны мине үртәп көлгәли. Абрек та булдымы исем, – дим.
Әти бераз дәшми баргач, авыр гына бер көрсенеп алды да:
– Улым, әлегә бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел. Вакыты җитмәгән. Әмма сиңа сөйлим. Дөнья хәлен белеп булмый. Сугышта алган яралар көннән-көн күкрәкне кыса. Күпме яшисе калганны бер Аллаһ кына белә. Шуңа сөйлим дә инде сиңа, – ди.
1944 нче елның февраль ае. Безне фронттан алып каядыр Кавказ ягына алып киттеләр. Безгә рәхәт, монда фронттагы алгы сызык түгел бит. Пулялар да сызгырмый, туплар да шартламый. Ашау да әйбәт. Тып-тыныч. Кыскасы, ял итәбез. Һәм көн дә тәрбияви чара үткәреп, политик яктан безне дагалыйлар. Имеш, Кавказдагы күп кенә халыклар фашистларга сатылган. Ә чеченнар Гитлерга алтыннан эшләнгән тарантас һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән дилбегәле юртак бүләк итәргә әзерләгәннәр. Әлеге көндә дә тауларда Совет гаскәрләренә каршы чеченнар оештырган партизан отрядлары сугыша. Шуларны юк итәргә барасыз. Ә бандит отрядларында безгә каршы сугышкан башкисәрләре авылларда гади халык арасында яши. Гади халык дигәннәренең барысы да шул ерткыч отрядларга ярдәм итеп ята. Төрекләр безгә каршы сугыш башлый калса, аларга плацдарм әзерлиләр. Тәк что без шул “кабахәт”, “сатлыкҗан” чеченнарны Себер тайгасына күчерергә тиешбез. Менә бит Совет хөкүмәте нинди гуманлы. Без аларның балаларын һәм карт-корыларын барысын да кырып бетермибез. Ә халыклар атасы булган даһи Сталинның акыллы политикасы өйрәтүенчә жәлләп, ил эченә күчерергә тиешбез. Ул сатлыкҗан – ялкауларны эш белән тәэмин итеп, алардан җәмгыять өчен файдалы гражданнар тәрбияләрбез. Тәртипкә салырбыз. Белсеннәр: Совет хөкүмәте барча халыкларга, хәтта үзенең дошманнарына да мәрхәмәтле икәнен. Әмма чеченнар шундый явызлар. Каршы торып атыша, сугыша башларга мөмкиннәр. Шуңа да чак кына киреләнү сизгән көе андыйларны урында ук атарга, юк итәргә. Аңласыннар кемнең кем икәнен. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: ул чечен халкының балалары да бик куркыныч. Тәпи йөри башлаганнан ук атта чабалар, мылтыктан атып чыпчык күзенә тидерәләр. Теләсә нинди корал белән каршы торырга мөмкиннәр. Яшь малай-шалайларын да аямаска!
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1