Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (1)
Шакир, җилтерәтеп, Зәйнәпне үзенә тартты. Биленнән алды. Кочаклап, битеннән үпте...
1
Зәйнәп өчен соңгы адым иде бу.
Бүген ничек тә Шакир абыйсын үз ягына авыштырасы иде. Ялынып, ялварып, алдына тезләнеп булса да аласы иде шул рөхсәт кәгазен!
Нинди матур чыгарылыш кичәсе булды. Аттестаты чиста Зәйнәпнең – дүртлеләр белән бишлеләр генә. Бишлеләре күбрәк тә бугай әле. Укуны яратты ул, башкалар кебек зарланмады, ялкауланмады. Инде менә укуын дәвам итәсе иде дә югары белем аласы иде. Юк шул, авылда калып кына дипломлы булалмыйсың, аның өчен калага китәргә кирәк. Тик менә китеп булмый. Паспорт алыр өчен авыл советыннан белешмә, ягъни рөхсәт кәгазе кирәк. Ә аны бирмиләр. Законы шундый. Шакир абыйсы әйтмешли: «Партия кушмый!»
Көн кичкә авышкан. Кояш күзгә күренеп түбән тәгәри – офыклар алсуланган. Күктә болытлар кабарган. Иртән-иртүк көчле яңгыр явып үтте. Ай буе яумады бит! Яңгырдан соң һава сафланып китте. Салкынча җил чыкты. Өстенә кыска җиңле гади мәктәп формасы кигән, иңенә юка ак шәл бөркәнгән Зәйнәп, таеп китеп, чак кына егылмыйча калды. Сукмак юеш, тайгак. Әле дә ярый егылмады, егылган булса, кабат өенә кайтырга туры килер иде. Рәис янына пычрак кием белән ничек керәсең ди?! Ул шуңа да
сөенде. Ә бүген соңгы көн, соңгысы... Чигенер юл юк инде!
Авыл советы урнашкан бинада элегрәк ак сакаллы бер карт бабай яшәгән. Бабай үлгәч, хакимият шул йортка күчте. Аңа кадәр ул колхоз идарәсендәге бер кысан бүлмәне биләп тора иде. Шакир Мәрдәновка аерым мәйдан кирәк булды. Әзрәк ипләгәч, сипләгәч, бабайның йорты калкып, үсеп үк китте. Мәрхүмнең туганнары, каладан кайтып, әлеге йортка дәгъва да белдереп карадылар, тик барсы да бушка булды, аларга йорттан берни дә тәтемәде. Киресенчә, үзләренә генә авырлык килде. Җүләрләр! «Влач»ка каршы баралар димени инде?!
Алтыпочмаклы ярым иске йортның шиферлы түбә башында кояш астында уңып төсен югалткан кызыл әләм җилферди. Кыйшаеп, йортның ямен җибәреп торган җилкапканы, черек коймаларны сүтеп алып утынга җибәрткәннәр, ямь-яшел куе үлән баскан ишегалды ап-ачык калган, анда хәзер адашып кергән сарык бәрәннәре генә чемченеп йөри.
«Влач»ның тарантаска җигелгән елгыр айгыры бәйләнгән килеш йорт каршында тора. Димәк, хуҗа әлегә урынында, китеп югалганчы тотып калырга кирәк.
Шакирны кичә генә райкомда сүктеләр. Йомырка җыю планы начар үтәлә. Аның хәзер бар кайгысы – шушы мәсьәләне ничек тә уңай хәл итү, эшне җайга салу.
Өстәлендә битләре саргайган дәү амбар кенәгәсе ята, каршында сулы графин, кырлы стакан тора. Бүлмәнең сул ягына, дивар чатына Ленин башы чигелгән күчмә Кызыл байрак беркетелгән, уң якта – кара телефон, түрдә – генсек рәсеме. Монда бар да гади, бер генә артык нәрсә дә юк. Хәер, ул гадилекне
яшьтән үк сөя, чөнки шулай тәрбияләнгән. Байлыкны күрсәтмичә яшертен генә җыйный, аны тышка чыгарырга, аның белән шапырынырга яратмый. Сак, бик тә сак кыланырга кирәк. Алла сакласын, гаеп табып, утыртып куюлары да бар. Күп сорап тормаслар. Авыл халкы аны бик акыллы кеше дип уйлый. Ә ул алай уйламый. Артык акыллы булып күренү дә хәтәр. Ул хәтта үзенең төз, чибәр ир заты булуын да өнәп бетерми бугай әле. Андыйлар кеше арасында бик тиз күзгә ташланалар. Башкаларның көнләшеп, этлек эшләп ташлауларын көт тә тор! «Бу бөдрә чәчне, кара мыекны кырып ташларга инде әллә?!» дигән дуамал уйлар бик еш килгәли торган иде аның башына.
Шакир чүпрәк-чапраклар белән капланган өстәл тартмасыннан бер шешә коньяк чыгарды. Бөкесен очырып, эчендәге сыекчаны кырлы стаканга агызды. Нәкъ шул вакыт бүлмәгә атылып диярлек Зәйнәп килеп керде. Беренче генә килүе түгел иде аның, шулай да коньякка орынмады, стаканны сак кына читкә этәрде. Шакир гади халык алдында үзен җитди, эшлекле итеп тотарга өйрәнгән, бу юлы да (унҗиде яшьлек кыз каршында!) ул шул роленнән чыгарга теләмәде. Кызның вакытсыз килеп керүе исә аның ачуын гына чыгарды. Саруын кайнатты. «Кичәге үчне, ачуны менә кемнән алырга була!» дип уйлап куйды ул ирексездән. Гел аңа гына сүгелергә димәгән, «влач»ның да кемне дә булса хурларга, сүгәргә хакы бардыр бит?! Бар, ник булмасын. Әнә шуңар күрә дә йодрык төйнәп каршы алды ул корбанын...
– Сеңлем! – дип акырды ул аңа. – Сиңа күпме аңлатырга була! Җибәрә алмыйм мин сине калага, җибәрә алмыйм! Паспорт алыр өчен рөхсәт кәгазе дә бирә алмыйм!
– Нишләп? – Зәйнәп бер агарды, бер кызарды. Селкенергә дә куркып, баскан урынында таш сын кебек катып калды.
– Ярамый. Партия кушмый. Илнең рөхсәте юк. Аңлыйсыңмы син, юкмы?!
– Шакир абый, үтенеп сорыйм, – диде еларга җитешкән кыз. – Миңа моннан китәргә кирәк, мине авылда берни дә тотмый...
– Ә кемнән качасың? – дип сорады аңардан Шакир. Ул акырудан пышылдауга күчте: – Әниең вафат булса да, әтиең исән. Фронтовик әтиең исән.
– Әтиемне Хәят апай карый. Ул әйбәт кеше. Кешелекле. Ирен сугышта югалткан. Әтине ташламас... Ә минем укыйсым килә. Укып кеше буласым...
– Укы! Бездә укыган кешегә пачут. Партия ни ди әле...
Рәиснең күз карашы мыскыллы иде. Кыз шуны сизенеп куырылып килде, боегып калды...
– Зинһар, көлмәгез! Паспорт алыр өчен рөхсәт кәгазе бирсәгезче...
– Хе! – Шакир урыныннан күтәрелде. Түзмәде. Эчте. Аннан, җинаять кылган җиреннән качарга әзерләнгән әрсез җәнлек сыман, күзләрен ялтыратып, як-ягына каранып алды. – Кабатлап әйтәм: мин сине җибәрә алмыйм. Җибәрергә хакым юк. Синең өчен, җаным, закун бозасым да, Себер китәсем дә юк... юк...
– Кемнәрдер китә бит! Кемнедер җибәрәсез!
– Ә кемне җибәргән бар соң әле безнең? Кемне? Юк... Шуларның берсен генә булса да исеме белән атап әйт әле?!
– Кем... әнә... Кыштырларныкы... Аңа ярый, ә миңа юк! – Яшь кызның йөрәгеннән әрнеп чыккан әлеге сүзләре «влач»ны тетрәндерде. Шул чакны ул бу кызый белән уйнап сөйләшергә ярамаганлыгына, калага китү теләге аңарда шактый нык булуына кабат инанды. Шулай булмаса, калага җибәрегез, дип, ай буе артыннан ялынып йөрер идемени соң ул?!
– Шулай, – диде Шакир, бераз йомшара төште. Шулай да үзенең элеккеге фикереннән һич кенә дә кире чигенергә уйламады. – Тик Кыштыр Сабирының ун баласы бар, матурым. Балаларын туйдыра алмый. Өйләрендә кысанлык, тарлык. Совет закуны буенча ишле гаилә балаларына шәһәргә китәргә рөхсәт. Шуңа күрә дә Кыштыр малаена мин, авыл советы рәисе, рөхсәт бирдем.
– Ә миңа?
– Ә сиңа юк. Син гаиләдә бер генә. Сиңа рөхсәтем юк.
– Шакир абый... зинһар... кире какмагыз үтенечемне... Сездән генә тора бит инде. Сез, әгәр теләсәгез, барсын да башкара аласыз...
Кызның шул тиклем ялынып, ялварып соравы Шакирга тәэсир итмичә калмады, билгеле. Әйе, ул да кеше бит, аның да йөрәге таш түгел. Ул хәтта ниндидер дулкынлану хисләре дә кичерде. Ләкин ул аларны бик тиз басты.
– Көндез абый, кичен җаный, – диде ул, йомшак кына. – Ярар. Шулай да булсын ди. Мин бу җаваплылыкны үз өстемә алдым да ди... Ә ни өчен? Ни бәрабәренә? Нәрсә... бушкамы?! – Алай дип әйтергә теләмәгән иде, билгеле. Ничектер үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ләкин «кемнең уенда, шуның
телендә» дип юкка гына әйтмиләр шул...
– Акчам бар барын, – диде Зәйнәп (күрәсең, ул «влач»ның сүзләрен чынга алды!), – тик аз... Юлга җитәрлек кенә...
Акча турында сүз чыгуга ук, Шакирның кыяфәте кабат җитдиләнде. Акча ярата иде ул. (Хәер, кем акча яратмый!) Ләкин җылы урынын ул беркайчан да акчага алыштырмас. Чөнки яхшы урын ул үзе акча.
Ләкин хәерче кызның вак-төягенә кызыгырга ул бит җүләр түгел. Булса – күп булсын, булмаса – бөтенләй булмасын. Тәвәккәлләрлек булсын! Ә монда... Алсаң, иртәгүк бөтен авылга ишетеләчәк, файдасыннан бигрәк зыяны күбрәк булачак.
– Син нәрсә, сеңлем, мине ришвәт ала дип уйлыйсыңмы?! Ялгышасың, партийный мин...
– Сез мине дөрес аңламадыгыз! – дип акланырга тотынды Зәйнәп. – Әгәр дә сез андый булсагыз, сезгә Ленин ордены биргән булырлар идемени?!
Шакир, эре елмаеп, кара мыегын сыпырып куйды. Бу сүзләр аның йөрәгенә май булып ятты. Ләкин бик нык дулкынланган, бармак очлары белән бертуктаусыз шәл очын тарткалап, нишләргә белмичә торган Зәйнәп кисәк кенә аның каршына килеп тезләнгәч, Шакир бер мәлгә аптырап, каушап калды...
– Зинһар, бирегез шул рөхсәт кәгазен, – дип ялварды Зәйнәп, – гомер буе сезгә бурычлы булып калырмын, Шакир абый!
– Син нәрсә, тор тизрәк! – дип кычкырды рәис. – Тор, диләр сиңа, кеше күрүе бар. Тор!
Зәйнәп тормады. Ул аны, биленнән тартып, аягына бастырды. Кыз әллә оялып, әллә куркып башын аска иде...
– Их! – дип әйтеп куйды ул шулчак. – Бер генә юлы да юк микәнни соң бу читен хәлдән чыгуның?!
– Бар! – диде Шакир һәм ни өчен шулай дип әйткәненә үзе дә аптырады. – Бар ул, бар, ник булмасын! Бар!
– Нинди?
– Нинди, нинди?! – дип сөйләнде Шакир, ләкин тиз генә җавап бирмәде. Хәл кискен рәвештә үзгәрергә тора. Ул үзе дә аңламаган яңа хәтәр юлга басарга чамалый. Тик әлегә әзер түгел. Бу сүз тиктомалдан, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Үзе дә аңламыйча, түбән инстинктка таянып кына әйтте. Кеше ни сөйләгәнен кайчакта үзе дә аңламый. Ләкин сүз әйтелгән. Кыз аңардан җавап көтә. Ә Шакир, үч иткәндәй, җавапны суза...
Менә ул, кулларын чалбар кесәсенә тыгып, күренеп, беленеп торган дәү корсагын мул итеп тегелгән кара костюмы эченә яшереп, тәрәзә каршысына килеп басты. Уйга калып, озак кына урамга карап торды. Сызгыргалап, авыз эченнән нидер көйләп тә алды. Шуннан соң Зәйнәп янына килде. Күз карашы дәртле, ярсулы иде аның. Кыз, өшеп, күзләрен читкә алды...
– Чибәр, ай чибәр син, Зәйнәп! Ай чибәр! – дип сөйләнде ул. – Алма кебек матур чагың, миңа ни кирәк тагын?! – Соңгы сүзләрен көйләп әйтте.
Зәйнәп аны аңламады. Нишли соң бу кеше, аның матурлыгына сокланамы, әллә көлеп кенә әйтәме?!
Ничек әйтсә дә, аның өчен күңелле булырга охшамый.
– Аңламадым... Ничек?
– Ничек? Ә менә ничек!
Шакир, җилтерәтеп, Зәйнәпне үзенә тартты. Биленнән алды. Кочаклап, битеннән үпте...
– Бул минеке!
– Ә?!
– Бир! Ә мин сиңа рөхсәт кәгазе бирермен!
Кыз сүзсез, өнсез калды. Унҗиде яшьлек саф авыл кызы өчен бөтенләй ят иде бу азгын тәкъдим.
«Влач»ның азгынлыгы, яшь, чибәр кызларга күз салырга яратуы турында авылда имеш-мимешләр йөри иде. Күрәсең, ул аңа артык әһәмият бирмәгән, бигүк ышанып та җитмәгән иде. Хәер, мондый хәлнең килеп чыгуын да көткән иде ул. Ләкин болай ук кискен, катгый рәвештә түгел. Һәм менә эш хәзер шуңа килеп терәлде. «Бир! Ә мин сиңа рөхсәт кәгазе бирермен!» Бу сүзләр Шакир авызыннан яңгырады. Нишләр? Моңа каршы торырлык көч таба алырмы ул? Табар, ник тапмасын! Дөньясына ләгънәт укып, силсәвит ишеген тибеп ачар да чыгып качар! Тик нишләп соң ул һаман да баскан урыныннан кузгала алмый, нигә соң аны аяклары тыңламый?! Нәрсә тота аны монда?
– Сез нәрсә?! Сез мине кем дип белдегез? Оят бит бу! Хурлык!
– Әй! Нәрсәсе оят инде аның!
– Сезнең бит хатыныгыз бар!
– Мин бит сине хатынлыкка чакырмыйм!
– Мин бит кыз кеше!
– Бик зур нәрсә икән, таптың мактаныр нәрсә! Ха-ха! Кемгә дип сакларга булдың ул гыйффәтлегеңне? Кемгә? Кала этләренәме?!
– Сез миннән көлмәгез, кирәкми! – дип ялварды Зәйнәп. – Кирәкми, ишетәсезме!
– Юк, җаным, мин синнән көлмим дә, мин сине көчләмим дә! – диде Шакир, кызны кулыннан ычкындырып. – Аңла, мин берни дә теләмим...
Акрынлап караңгы төште. Силсәвит каршындагы баганада да ут кабынды. Аңардан төшкән сүрән яктылык бүлмәгә сер өстәде. Ул шом булып күңелләргә бәреп керде. Ике арада туган киеренкелектән беркемгә дә җиңел түгел иде. Шакир, кинәт кенә нидер исенә төшереп, өстәлендә яткан кәгазьләрне, кенәгәләрне актара, җыештыра башлады...
– Инде соңга калдым, – диде ул, тирән сулап, – өйгә кайтырга кирәк. Өйдәгеләр көтеп зарыкканнардыр. Бүген печән дә кайтарырга тиешләр иде...
Китәргә кирәклеген, бүген дә бушка килгәнлеген аңлап алган Зәйнәп кәефсез генә чыгу юлына атлады...
– Тукта!
Кыз туктады. Күңелендә кабат өмет чаткылары уянды. Әллә... кире уйладымы, әллә бирергә булдымы рөхсәт кәгазен?! Ә юк... Һаман да шул бер нәрсә... Менә ул Зәйнәпне кабат үзенә тартып китерде, кочагына алды, күкрәгенә кысты...
– Ой, Зәйнәп, матур да соң син, ә! – диде ул аңа. – Җә! Ярат инде бер Шакир абыеңны! Ярат! Күр бер күңелен!
– Җибәрегез... җи... бәр...
– Җә, җә, акрын, шаулама – ишетүләре бар!
– Кагылмагыз миңа!
– Ашыкма... Аңла, мин бит синнән файдаланырга җыенмыйм. Син бит миңа ошыйсың, Зәйнәп. Соң минем дә җаным бар бит, бар...
– Китегез! Җибәрегез!
– Мин бит яратам сине, яратам!
– Ни сөйлисез сез?! Әгәр дә бу сүзләрегезне хатыныгыз ишетеп торса, оятыгыздан нишләр идегез?
– Искә төшермә лә шуны! – диде Шакир, кырысланып. – Яратып яшәмим бит мин аның белән! Миңа син кирәк, син! Син яшь, чибәр, аңардан өстен, күпкә өстен...
Кинәт кенә тышкы якта ниндидер кыштырдаган авазлар, алгы ишекнең ачылып-ябылганы ишетелде.
Коты очкан Зәйнәп ирексездән Шакирга елышты. Тавыш янә кабатланды да аннан тынды...
– Борчылма, – дип пышылдады рәис, тыныч, салмак тавыш белән, – җил исә, җил... йә күселәр йөри... нигезе черегән... сиплисе бар...
Күңеле дәртләнгән Шакир шашкын кайнарлык белән Зәйнәпне каты итеп күкрәгенә кысты, колак очларына кайнар сулышын өрде...
– Әй! Чукынып китсен лә барсы да! Кил әле, кил! Бер рәхәтләнеп үбим әле үзеңне, кил, әй җаным!
– Кирәкми... зинһар! – дип тартылды Зәйнәп. – Нишлисез сез? – Тик чарасыз. Котырган айгырны туктатып була димени инде... Комсомол тәрбиясен алган яшь кыз өчен бу инде чын көчләү, оят эш иде. Ул инде уенның артык тирәнгә кергәнен, аннан кире кайта алмаганлыгын да яхшы аңлады, тик шул уенны
уйнап, ничек кенә булса да үз теләгенә ирешү өмете әле һаман да сүнмәгән иде аңарда. Бәлкем, эш зурга барып җитмәс, бәлкем, ул шул уенда уйнап Шакир абыйсын үз ягына авыштыра алыр, ничек тә шул каһәр суккан рөхсәт кәгазенә ия була алыр... Әй бу сабыйлык, балалык...
Ләкин уен һич кенә дә Зәйнәп теләгәнчә генә бармый иде. Шакир, кабаланып, аның күлмәк изүен аерып җибәрде. Яртылаш сынган изү төймәсе чырт итеп идәнгә тәгәрәде. Кызның тулып торган тыгыз күкрәкләре Шакирның җенси теләген котырып көчәйтте, ул шашып аның күкрәгеннән, ими очларыннан үпте. Кызның аяк араларына кулын шудырды. Зәйнәп каршылык күрсәтергә дә өлгерә алмыйча калды, ул инде аны җилтерәтеп диярлек аркасы белән өстәл өстенә китереп салды. Кызның иңнәренә бөркәнгән ак шәле шуып идәнгә төште. Күз ачып йомганчы Зәйнәп Шакир астында калды. Җен авырлыгы – кымшаныр, селкенер хәл дә юк. Тыны кысылды, укшыды. Төшендә бастырылган кебек булды. Кычкыра да, селкенә дә алмады. Шакир кабаланып аның итәген күтәреп җибәрде, әлегә кадәр беркем дә кагылмаган
тән өлешләренә орынды. Зәйнәп, ачыргаланып, башын әле бер, әле икенче якка боргалады. Кызны үзенә каратырга теләп, Шакир учлары белән ике яклап аның башын кысты, аннан иреннәренә үрелде... Зәйнәп бирешмәде. Шакирның кулыннан ычкынып, башын икенче якка борды. Күзләре байрактагы юлбашчы сурәте белән очрашты. Юлбашчының кырыс, җитди күз карашы кызны сискәндереп җибәрде һәм ул, тырмашып, бар көченә:
– Ю-ук! – дип кычкыра алды.
– Ни булды?
– Монда түгел, монда ярамый...
– Ә кайда?
«Кайда, кайда?» дип сөйләнде Шакир, тиз генә ныклы фикергә килә алмыйча.
– Әйдә, киттек! Киттек түгәрәк күл буена! Яксазга!
– Юк, анда барырга ярамый!
– Нишләп?
– Каһәрле күл ул!
– Ха-ха! – дип шаркылдап көлде Шакир. – Юк нәрсә, ышанма! Мин барында бернидән дә курыкма! Ишеттеңме?! Киттек! Тизрәк!
Ул аны ничек тиз яткызса, шулай тиз генә тартып та торгызды.
– Юк, туктагыз!
– Нәрсә тагын?
– Шәлем, минем шәлем! – диде Зәйнәп, шәленә үрелеп.
Ләкин ул аңа шәлен алырга да ирек бирмәде, өстерәп диярлек силсәвит йортыннан алып чыгып китте. Ялт-йолт килеп, як-ягына карана-карана, «влач» кызны тиз генә тарантаска утыртты. Ат кузгалып китте. Атны камчыларга да кирәк түгел иде – хуҗасының кулын тиз таный, барасы юлын яхшы белә. Тимер тәгәрмәчләр, кара балчык аттыра-аттыра, тирән күл юлыннан тавыш-тынсыз гына тәгәрәделәр... Алар артыннан ук ниндидер бер ак шәүлә күзгә чалынып алган төсле тоелды. Ләкин аны күрүче дә, танучы да
булмады. Чөнки ул яктылык белән караңгылык арасында чагылып алган ялгыз бер тонык шәүлә генә иде.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2