Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (2)
Зәйнәп кызып китте. Шакирның төче телләнеп, урынсыз сөйләнеп торуы аның, киресенчә, ачуын гына чыгарды.
2
Хәят апай бүген үз-үзенә урын табалмады.
Каладан аның Зәйнәбе, үги кызы, ягъни иренең кызы кайтырга тиеш иде. Моннан егерме биш еллар элек, атасы исән чагында ук авылдан чыгып киткән Зәйнәпнең әле моңарчы бер генә мәртәбә дә туган нигезенә кайтканы булмады. Ул хәтта әтисен күмәргә дә кайтмады. Хатны да сирәк кенә яза торган иде. Язган, килгән кадәресе дә исәнлек-саулык сорашудан артмады. Ә үзе турында ник бер сүз, ник бер хәбәр язсын – бар да искечә, бар да яхшы, әйбәт. Җитмеш биш яшен тутырган Хәятның соңгы араларда сәламәтлеге какшады: куллары калтырый, күзләре начар күрә башлады. Зәйнәпкә дигән хатны да ул мәктәптә укучы күрше кызы Гөлназга әйтеп яздырды...
«Кызым Зәйнәп! Мин бик картайдым, таушалдым инде, кайт, атаң йорты тарала, нигез тарала, кайт, кызым...» Хатның кыскача эчтәлеге әнә шуннан гыйбарәт иде. Әллә Хәятның хатка язган сүзләре тәэсир итте, әллә башка берәр нәрсә сәбәп булды, кыскасы, җавап бик озак көттермәде – Зәйнәптән
телеграмма килеп төште. Ул анда кайту көнен хәбәр иткән иде.
Бу сөенечле хәбәрдән соң очынып, яшәреп киткән карчык кызын каршы алырга җыенды. Кызу челлә вакыты булуга да карамастан, авыл хатыннарын җыйнап өен юдыртты. Кеше яллап сарыгын суйдыртты, мунча яктырды. Кызы кайтасы көнне юньләп намазын да укый алмады. Кыска тотты. Кулы эшкә ятмады. Көне буе күзен тәрәзәдән алмады – урам ягын күзәтте. Йорт ягына таба авыша башлаган иске җилкапка, гомер буяу төсе күрмәгән ямьсез кара коймалар аша урамның ни алдын, ни артын күрерлек түгел. Ә урамга, капка төбенә чыгып басу аның башына да килмәде. Ире үлеп, гомере буе ялгыз яшәгән карчык вакыт-вакыт алышынгалап та ала иде. Кинәт кенә онытылып, үз-үзе белән сөйләшеп, саташып йөрүләре шуның бер ачык мисалы иде. Ләкин гомере буена колхозда бил бөгеп, ашау белән киенүдән калганның бер генә тиенен дә сарыф итмичә кассага җыйнап, соңыннан шуны (яңа НЭП башлангач) яндырган, хәерче пенсия акчасына гомер кичергән бу татар карчыгы үзен бәхетсез кеше итеп санамый, шушы кырыс
дөньяның лаеклы чордашы итеп сизә иде.
Менә җилкапканың тимер келәсе чыңлап куйды. Урам ягыннан керүчеләр озак кына авыш капканы ачалмыйча интектеләр. Хәят тәрәзәгә сарышты. Көтте. Ниһаять, капка ачылып китте. Аннан иңенә дәү юл сумкасы аскан, чәчен матур итеп ясаткан яшь чырайлы кала хатыны һәм аңа ияргән яшь кенә кыз күренде.
Хәят, башмакларын тыпырдатып, чолан ягына атылды, чоланнан – ишегалдына. Кунаклар, карчыкны күреп, бер мәлгә туктап калдылар һәм сак кына артка чигенделәр. Хәят хатынны, ягъни Зәйнәпне, бик тиз танып алды. Шактый гомер үтсә дә, ул әллә ни үзгәрмәгән, һаман да шул егерме яшьлек Зәйнәп булып калган иде. Коеп куйган әтисе инде. Туры нәзек борын, чандыр сузынкы йөз, минут эчендә бер балкып, бер сүнеп алган тере күзләр... Никадәр генә модный киенсә дә, кала хатыны булып җитә алмаган, оялчанлыгы, тыйнаклыгы белән ул барыбер авыл кызы булып калган иде. «Кая барсаң да син авыл кызы, яши синдә болын-урманың...»
Әйе, бу ул, бу Зәйнәп иде. Ә менә аның артындагы матур, серле күзләрен дәү итеп ачкан, өстенә яшел футболка, аяк-ботларына сыланып торган зәңгәр джинсы кигән яшь кыз гына карчык өчен сер булып калды. Хәер, ул әлегә Зәйнәпне таныганына да сөенде, шуңа да шатланды. Күңеле тулды – әллә кайдан, күңел түреннән актарылып күз яшьләре сытылып чыкты. Җиңелчә генә калтыранды. Авыр хезмәттән бүртеп тамырланган кулларын алга сузып, кыюсыз гына:
– Зәйнәп... кызым... кайттыгызмы?! – дип эндәште.
Зәйнәп, читенсенүен җиңеп, сөенә-сөенә, карчыкка таба атлады.
– Хәят апай... ой... һич кенә дә сиңа әнкәй дип дәшәргә өйрәнмәдем, – диде ул, төртелеп. – Агач тел мин, агач тел... – Ул коры сөяккә калган карчыкны, кысып кочарга да шүрләп, акрын гына үз ягына тартты, кочаклаган итте, тик бу кочу нигәдер җайсыз, ипсез килеп чыкты.
– Зарар юк, зарар юк, – дип сөйләнде Хәят. – Ә бу кем була инде? – Ул, аптырап, бер кызга, бер хатынга карады. Алар арасында нинди дә булса охшашлык эзләде булса кирәк, ләкин андыен таба алмагач, сораулы күз карашын кабат Зәйнәпкә төбәде.
– Бу минем кызым... Гөлсирин, – диде Зәйнәп. – Кызым, исәнләш дәү әниең белән!
– Исәнмесез! – дип сәлам бирде аңа Гөлсирин. Ул инде баядан бирле әбисе белән күрешеп-исәнләшергә җай табалмыйча уңайсызланып тора иде.
– Кызың?!
Карчыкның Гөлсиринне күреп шаккатуы гаҗәп хәл түгел иде, билгеле. Зәйнәпнең шундый буйга җиткән кызы булуын белми дә иде ул. Зәйнәп авылдан киткәннән бирле кызы турында берни дә белгертмәде – язган хатларында да искәртеп үтмәде. Хәер, авылда гайбәт сүзләр йөрде йөрүен, ләкин Хәят аларның берсенә дә ышанмады. Уйнаштан, җилдән бала тапкан, шуңа да авылга кайтмыйча йөри икән дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Сөйләделәр-сөйләделәр дә тындылар тагын. Озаграк күзгә чалынмый, күренмичәрәк торсаң, кеше турында сүз сөйләүдән, аны чәйнәүдән бик тиз туктыйлар. Бар да үтә, онытыла. Еллар уза, буыннар алмашына, тормыш сәхнәсенә яңа геройлар менә...
Әйе, Хәят өчен бик зур сер, табышмак иде бу кыз! Кайчан, ничек туган? Баланың атасы кем? Ничек үскән ул? Шундый чибәр, акыллы булырына да карамастан, Зәйнәп кияүгә чыкмады, һаман да ялгыз яшәде. Әллә чынлап та бу кыз уйнаштан тапкан бала микән?
Елдан-ел көчсезләнә, хәлсезләнә, шул рәвешле әзрәк алышына барган карчыкның башында әнә шундый борчулы уйлар бөтерелде. Ләкин алар ничек тиз килеп керсәләр, шулай бик тиз чыгып та киттеләр. Аның әле генә ни уйласа, аны шундук оныта торган гадәте дә бар иде.
– Әйдәгез, әйдәгез, нишләп әле аяк өсте басып торабыз, – диде Хәят, кабаланып. – Әйдәгез, өйгә керик!
Кунаклар Хәятка иярделәр. Зәйнәп, бусага каршында тукталып, өй эченә күз йөртеп алды. Өй эче моннан егерме биш ел элек ничек булса, шул килеш калган, үзгәрмәгән иде. Бары тик түр башында гына, элеккеге дивар көзгесе урынында, сиксәненче елларда сатуга чыккан, орынган-кагылган саен бертуктаусыз калтыранган ямьсез трюмо тора иде...
Хәят, чәй яңартырга дип, почмак ягына кереп китте. Зәйнәп, көлемсерәп, кызына карап куйды.
Әбисенең борынгы куышына артык исе китмәде Гөлсириннең, ошатмады, күрәсең, борынын гына җыерды.
– Кызым, күчтәнәчләрне чыгар, – диде аңа Зәйнәп.
–Хәзер, мам, айн момент!
Күчтәнәчләре мул иде Зәйнәпнең. Конфет-печеньеларның ниндие генә юк... Шоколад, алма, хөрмә, җимеш, банан дисеңме...
Ике конфоркалы газ плитәсендә гөрләп кайнап торган калай чәйнек тиздән өстәлгә менеп утырды. Хәят кызы алып кайткан күчтәнәч-нигъмәтләрдән озак кына күзен алалмыйча торды. Мондый сыйны аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде.
– Әй, расхутлангансың инде, кызым, расхутлангансың, бәрәңге ашап өйрәнгән авызга күбрәк булган бу, – дип, кызы алып кайткан һәрбер күчтәнәчне кулына алып, актарып карап чыкты.
Бераздан табын әзерләп, бик тәмләп чәй эчеп алдылар. Сөйләшү исә һаман да шул ашау-эчү тирәсендә генә барды. Әйтерсең башка сөйләшер сүз дә юк...
– Зәйнәп кызым, хәзер бәрәңге бәлеше пешерербез, атаң бик ярата иде бәрәңге бәлешен! – диде Хәят һәм шундук күңеле тулып елап та җибәрде. Зәйнәпнең күз алдына башын артка чөеп, өйдә гармун уйнап утырган әтисе килеп басты. Тик атасы турында сүз әйтергә теләп, авызын гына ачкан иде, карчык, елавыннан туктап, кабат шул бәрәңгесен искә төшерде: – Кызым, әллә мәйтәм, базга төшеп бәрәңге алып менәсеңме?
– Юк, мин төшмим, – дип каршы килде кызы. – Базда бака күп анда. Ә мин бакадан куркам.
– И-и! – дип безелдәде Хәят. – Бакадан куркалар димени инде! Бакалы җирдә хәтта су да чиста була, диләр борынгылар...
– Юк, ни генә дисәң дә, төшмим!
– Ярар, борчылма, үзем төшәрмен! – диде аңа Хәят.
– Их син! Бакадан да куркасың! – дип үртәде аны Гөлсирин.
Хәят ике уйлап тормады: ян-яклары сугылып-бәрелеп беткән бәрәңге чиләген күтәреп, җир сабые галиҗәнап бакага мәдхия укый-укый, бәрелә-сугыла өйдән чыгып китте...
Гөлсирин, җилләнеп керергә теләп, урамга чыкты. Нишлисең, авыл күргән бала түгел шул ул, аңа әлегә барысы да тансык.
– Бар, тик озак йөрмә! – дип кычкырып калды анасы аның артыннан. Карчык белән рәхәтләнеп сөйләшермен дип өметләнгән Зәйнәп өйдә ялгызы гына утырып калды...
Туган йорт, туган нигез... Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Дөньяда нинди генә үзгәрешләр, нинди генә вакыйгалар булмаган. Ә менә монда вакыт әйтерсең лә туктап калган. Ак бүзгә кызыл-сары җепләр белән «Хәерле сәгатьтә!» дигән сүзләр чигелгән. Бу чигү үрнәге әле дә урыннан кузгалмаган, нәкъ шул урында, диварда эленеп тора. Аны кайчандыр Зәйнәпнең әнисе, аның үз әнисе Фәһимәбану чиккән булган. Әнисен яхшы хәтерли әле ул, тере кешедәй һаман да күз алдында басып тора. Шомырттай кара күзле, кап-кара чәчле, озын буйлы, ябык кына мөлаем хатын иде ул. Үпкә чиреннән үлде. Әтисе Хәят апайны алып кайтты. Ул да аңа әнисе кебек үк якын кешегә әйләнде. Тик шулай да кыз аңа «әнкәй» дип әйтергә өйрәнә алмады.
Әнә... Пыялалы кысада атасының фотосы... Елмайган, кулында гармун. Гармунда шәп сыздыра торган иде атасы. Кая кунак, кая аулак өй – ул шунда булды. Шактый тоз сипте ул Хәят апасының йөрәгенә. Апай көнләшсә дә, көнләшүен тышка чыгармады. Яшереп көнләште. Үзенең баласы булмады. Зәйнәпне исә үз кызы кебек яратты. Ләкин Зәйнәп аны үз әнисен яраткан күк ярата алмады. Көчләп яратып булмый икән шул. Тыштан сиздермәскә тырышты, ә эчтән янды, сызланды. Шуңа да ул мәктәпне тәмамлауга ук тизрәк шәһәргә китү ягын карады.
«Әй әткәй, әткәй, кичер мине, мин бит сине күмәргә дә кайта алмадым!» – дип өзгәләнде Зәйнәпнең күңеле. Әтисе башта аны авылдан җибәрергә дә теләмәгән иде. Хәят та каршы булды. Ләкин Гыйззәт күпне күргән, дөнья күргән кеше иде. Мәктәптә гел яхшы билгеләргә генә укыган, укуын дәвам итәргә атлыгып торган кызының бу тар авыл дөньясында гына кысылып яшәргә теләмәячәген яхшы аңлады ата кеше. Кызының институтта укуын, зур кеше булуын теләде. Ләкин ул заманда авылдан китү чит илгә чыгып качу белән бер иде. Авыл кешесе – «крепостной» хәлендә. Паспорт алыр өчен белешмә кәгазе бирмичә интектерделәр. Атасы авыл советы рәисе Шакир Мәрдәновка бу мәсьәлә буенча берничә мәртәбә мөрәҗәгать итте. Үтенеп тә, ялынып та, хәтта куркытып та карады. Ләкин Шакир үз сүзеннән кайтмады, үзе әйтмешли, закун бозмады. Җибәрмәде. Гыйззәт аның үҗәтлегенә, кирелегенә шаклар катты. Ләкин Зәйнәп шул каһәр суккан рөхсәт кәгазен алып кайткачтын, атасы ни өчендер артык гаҗәпсенмәде. «Маладис Шакир, сүземне аяк астына салып таптамады!» – дип бертуктаусыз рәисне мактады. Тик ул рөхсәт кәгазен алу кыз балага ни бәрабәренә бирелүен атасы белмәде дә, сизмәде дә. Шулай берни дә белмичә бу якты дөньядан китеп тә барды...
Ә менә Шакир исән. Әле һаман да рәис. Әле һаман да авылны дер селкетеп үз кулында тотып тора икән. Әле бүген урамнан кайтып килгәндә, алардан ерак түгел генә яшел «УАЗ» машинасы туктады. Аннан таза гәүдәле, дәү корсаклы бер адәм чыкты һәм ул ымсынып озак кына алар артыннан карап торды. Кем белә, бәлкем, ялгышкандыр, бәлкем, ул булмагандыр да...
Уй-хыялларына чорналган Зәйнәп ишек ачылып киткәнен сизми дә калды. Ялт итеп шул якка борылды. Йа Хода! Әллә күзенә күренә инде! Аның каршында, күзләрен җемелдәтеп, Шакир басып тора.
Моннан егерме биш ел элек яшь егетләр кебек йөргән Шакир хәзер инде шактый олыгайган, талчыккан, сүрән кыяфәттә иде. Шулай да әле сер бирергә теләми: гәүдәсен төз тотып, кара мыегы астыннан серле итеп кенә елмая...
– Син?!
– Әйе, мин, – диде Шакир, башын түбән иеп, – ачуланмасаң... Керергә ярыйдыр бит?
– Кергәнсең бит инде.
– Абау! Болай төксе итеп каршы алырсың дип уйламаган идем!
– Ә мин сине ничек, колач җәеп каршы алырга тиешме?
Шакир төртелеп калды. Әйе, болай ук начар каршы алырлар дип көтмәгән иде ул. Хәер, ул бит үзе дә кунак хатынның кочагына ташланырга дип килмәде. Авылга ни өчен кайтканын белер өчен генә керде...
– Ә мин сине бер күрүдә үк таныдым, Зәйнәп, – диде Шакир. – Шулай... Син бер дә үзгәрмәгәнсең, син һаман да шул ук: чибәр, төз...
Зәйнәп кызып китте. Шакирның төче телләнеп, урынсыз сөйләнеп торуы аның, киресенчә, ачуын гына чыгарды.
– Син нәрсә! Минем чибәрлегемә сокланырга дип килдеңме?!
– Юк, билгеле, – диде ул, күзләрен читкә алып. – Әйе, ансы да бар... Мин бит синең белән сөйләшергә дип килгән идем...
– Ә минем синең белән сөйләшәсем килми!
Таләп кискен, катгый иде. Ләкин «влач»ны тиз генә каушатам димә! Бер җирдән кусаң, икенчесеннән бәреп керергә дә сорап тормый. Үз сүзен сүз итәргә ярата.
– Шулай дисең инде... Озакка кайттыңмы?
– Озакка.
– Шулаймы... – дигән булды Шакир. Сөенергәме, көенергәме инде моңа?!
– Тик сине күрергә дип кайтмадым, апайны күрергә кайттым. Нигез тарала дип хат язганнан соң, кайтмыйча булдыра алмадым.
– Ә нәрсә, яхшы гамәл! – диде Шакир, көлемсерәп. – Их! Бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырасым килгән иде синең белән... хатирәләрне яңартып...
– Мине монда синең белән хатирәләр яңартырга кайтты дип уйлыйсың мәллә?! – дип каршы эндәште аңа Зәйнәп. Күренеп тора – ул нык дулкынлана, борчыла, туган йортына кайтып керүгә үк бусагасында кан дошманы басып торуы исә аны чыгырыннан чыгара иде. – Сыйларга коньяк та алып кайтмадым, яхшылыгың өчен мәгәрич!
– Зәйнәп, ни бит...
– Кирәкми... Мин ял итәргә дип кайттым. Миңа шау-шу кирәкми, Шакир абый...
– Соң миңа да кирәкми, нәкъ өстенә бастың, – диде Шакир, сөенеп. – Ишеткәнсеңдер...
– Юк, ишетмәдем...
– Мин быел көзгә пенсиягә чыгам. Аллага шөкер, рәислектән котылам. Шунысын да әйтим, мине бик зурлап озатырга уйлыйлар. Суверенный Татарстанның пачут грамотасын бирергә торалар. Бәлкем әле, түшемә Рәсәйнең каракошы да кунар... Ә ул каракош тавыш-гауганы бер дә яратмый, ай яратмый... Хәзер миңа тыныч кына, матур гына пенсиягә чыгарга кирәк...
– Чык. Миннән рөхсәт.
– Җылы сүзең өчен рәхмәт, бик рәхмәт...
– Беттеме сүзең?! Бетсә, бар, кайт, ишек ачык! Орденга күкрәгеңне киңәйтә тор! Бар! – дип кычкырды аңа Зәйнәп.
– Зәйнәп, туктале, – диде ул, бер урында таптанып. – Мин бит сине егерме биш ел буе күрмәдем. Уйлап кына кара, егерме биш ел!
– Әгәр кайтмаган булсам, син мине йөз егерме биш ел да күрмәгән булыр идең.
– Зәйнәп, гомер узган... үткәнгә кире кайтып булмый. Үткән ялгышларны кире сүтүдән мәгънә юк. Әйе, синең алда гаебем зур... зур... Кичерә алсаң, кичер... Тик мин генә гаепле идемме соң анда? Иле шундый иде бит... кабахәт, әшәке заман...
– Мин ул заман белән бүгенгенең аермасын күрмим. Каршымда шул ук Шакир әфәнде!
– А! Сөйләшергә өйрәнгәнсең!
– Ә нәрсә үзгәрде? Шул ук принциплар, шул ук мескенлектә ярышу. Мин ул заманны аклаучы да, гафу итүче дә түгел!
– Укырга җибәреп дөрес эшләгән мин сине, дөрес. Тик изге эш тиз онытыла шул, тиз. Ни әйтсәң дә, мин, менә мин сине укырга җибәрдем. Сине, Зәйнәп, тик сине генә...
Шакирның кәефендә ниндидер кискен үзгәреш сизелгән кебек тоелды. Ир-атның күзләрендә чиксез сагыш-моң чагылды. Күкрәген киереп, бөеренә таянып торган тәкәббер ир бер мәлгә эреп, җебеп төште. Зәйнәп аны кызганып куйды. Йомшап, башын аска иде. Башын күтәргәндә, Шакир аның белән инде йөзгәйөз орынып тора иде. Менә аның кулы Зәйнәпнең иңнәренә кагылды, кочып, аны иркәләгәндәй итте...
– Сиңа сыенасым килә, Зәйнәп...
Ләкин Зәйнәп бирешмәде. Ул бар көченә аны ишек ягына таба этеп җибәрде. Үзе белән, ягъни рәис белән, шулай дорфа кыланырлар дип башына да китермәгән Шакир чак кына егылмады – ишек тупсасына тотынып калды...
– Бар, чыгып кит яхшы чакта! Орденыңа күкрәгеңне киңәйтә тор!
– Яхшы, яхшы, китәм, – дип мыгырданды бу хәлдән бик нык гарьләнгән Шакир. – Тик тавыш кына чыгарма, зинһар, тавыш чыгарма... Их, Зәйнәп, сөйләшеп булмады синең белән, сөйләшеп...
Болдырга атылып чыгуга ук тәмәкесен кабызды. Кәеф кырылган иде. «Их, сөйләшеп булмады, булмады!» – дип сөйләнде ул эченнән. Бу хәлдә ул Зәйнәпне түгел, күбрәк үзен битәрләде.
Шулчак капкадан Гөлсирин килеп керде. Шакир, тәмәкесен сүндереп, урыныннан кузгалды. Кызны уздырып җибәрер өчен читкә кагылды. Күзләрен шар кебек ачкан, шат елмайган Гөлсирин аңа:
– Исәнмесез! – дип сәлам бирде.
– Исәнме! – дип җавап кайтарды Шакир һәм чак кына аңа «кызым!» дип эндәшмәде. Бер-берсенә карашып, ирексездән, икесе ике якта туктап калдылар... Кыз өйгә, ә Шакир урам ягына юнәлде...
– Мам... Кем ул? – дип кычкырды Гөлсирин, өй эченә узуга ук.
Зәйнәп, дулкынланып, утырган урыныннан сикереп торды...
– Кеше! – дип җавап бирде аңа анасы.
– Күрәм кеше икәнен... Ә кем ул, ә?!
– Кем булса да барыбер түгелмени сиңа?!
– Ну и! Даже спросить нельзя!
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3