Апасы. Хикәя (Башы)
Агарынган яшь хатын, энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, хәлсез генә елмайды да, күзләрен йомды. Шул бәхетле елмаю аның йөзеннән озак китмәде. Тик... ул башкача күзләрен ачмады. Әле бертапкыр да әнисенең күкрәк сөтен имеп карый алмаган таң кызы – Чулпанын калдырып, дөнья белән хушлашты.
Ни булган соң быелгы көзгә? Инде кайчаннан бирле җанына тынгылык таба алмый, йә тәрәзәгә килеп сарылып, сары сагышларын үрсәләнеп үкси-үкси түгә дә, бөтерелеп килгән җилләргә ияреп ары китә, йә булмаса болай да шәрәләнеп калган агач башларын зырылдатып тарарга керешә. Ни булган соң көзгә?.. Ни булган? Ятим өйдәге ялгыз Хәзинә дә озакка сузылган көзнең шомлы җилләре тавышын бик озак тыңлап ятты. Бүген аның да никтер җаны ярсый, үз-үзенә урын таба алмый, кечкенә мендәрен йомарлап кочагына кысты да, сары көз саркылган тәрәзә янына килеп, пыялага маңгаен терәде һәм үксеп-үксеп еларга тотынды. Сагышыннан сарыларга сабышкан көзнең хәсрәтен уртаклашкандай озак елады Хәзинә.
Тик күңелендәге шомны күз яшьләре дә юа алмады. Ни уйларга белми гаҗиз булган Хәзинәнең кинәт нидер исенә төште бугай, ул айнып китте һәм кулындагы мендәрен тиз генә караватына илтеп куйды да, ашыга-ашыга киенергә тотынды. Үзе бертуктаусыз: «Әллә сеңлемә бер-бер хәл булды микән?» – дип сөйләнә-сөйләнә келәне дә элеп тормыйча, кабаланып тышка чыкты. Күтәрмәдән төшеп тирә-якны карашы белән капшады да, йөгерә-атлый ындыр артындагы сукмак буйлап китте. Тик ... авыл читендәге өйнең тәрәзәсеннән төшкән яктылыкны күреп, Хәзинә туктап калды. Йорттан үзәкләргә үтәрдәй сагышлы моң агыла иде:
Ис мәле, җил, туктале, җил,
Тибрәтмә талларымны...
«И, Гәндәләй, төн уртасында да тынычланып йокламыйсың, син дә өзгәләнәсең, моңлы бәхетсез!» – дип бераз уйланып торды да, юлын дәвам итте Хәзинә. Сеңлесе өченче баласын табарга авырыбрак йөри дип ишеткән иде ул. Шуңа күрә артык хисләргә бирелергә ярамый, тизрәк барып җитәргә кирәк, бер-бер хәл генә була күрмәсен, Ходаем, дип, күрше авылда яшәгән сеңлесенә ашыкты.
Көзге җилләр Хәзинәне берчә чабуыннан артка тарткалап, берчә, тизрәк бул, соңлыйсың, дигәндәй артка этәрделәр, берчә күңеленә әллә ниткән куркыныч шом салып, колак төбендә ыжгырырга тотындылар. Ярсыган Хәзинә төн пәрдәсен ертып, алга талпынды, хәтта су аша ничек чыкканын да сизмәде. Әллә нинди караңгы моңсулык аны җитәкләп сеңлесенең өенә алып килде. Тыны бетеп ишекне ачып керде дә: «Барыгыз да исән-иминме?» – дип сорады һәм хәлсезләнеп ишек буендагы сандык өстенә килеп утырды.
Караватта яткан сеңлесенең йөзе агарып киткән, бераз тартыла да төшкән бугай. «Вакытың җиттедәмени, туганкаем, әле иртәрәк түгелме соң? Ә кияү кайда?» – дип сорады. «Кендек әбисе артыннан җибәрдем, ә балалар – күршедә», – дип җаваплады хәлсез сеңлесе. Сүзсез калган Хәзинә ни эшләргә дә белмәде: йә сеңлесенең баш астындагы мендәрен рәтләп куйды, йә йомшак юрганын әйбәтләп япты. Шул арада кендек әбисе дә килеп җитте. Карават янына килеп авыруның хәлен белеште дә, кияүгә тиз генә мунча ягарга, Хәзинәгә су җылытырга кушты. Үзе җәһәт кенә кулын юып, сөлгегә сөртә-сөртә дога укып алды. «Кая әле, дөньяга тагын бер бәхетле җанны, кабул итеп алыйк әле. Әнисен дә газаплардан коткарыйк әле», – дип сөйләнә-сөйләнә тулгактан үрсәләнгән хатынны юатырга, аның хәлен җиңеләйтергә тырышты.
Бераздан өйгә ямь өстәп, чырылдый-чырылдый кыз бала дөньяга килде. Кендек әбисе аның кендеген кисеп, ап-ак искегә төрде дә, әнисенә якын китереп: «Менә, рәхмәт төшкере, кызың да булды, таң алдыннан туды, исеме Чулпан булыр инде», – диде. Кулындагы сабыйның колагына нидер укып алды да, сак кына караватына илтеп салды. Агарынган яшь хатын, энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, хәлсез генә елмайды да, күзләрен йомды. Шул бәхетле елмаю аның йөзеннән озак китмәде. Тик... ул башкача күзләрен ачмады. Әле бертапкыр да әнисенең күкрәк сөтен имеп карый алмаган таң кызы – Чулпанын калдырып, дөнья белән хушлашты.
Чигә чәчләре бераз чаллана башлаган ир көтелмәгән бәхетсезлектән бөтенләй шашынып калды. Ул хатыны яткан карават янына тезләнеп, илерә-илерә сөйләнде: «Җаным, ач күзләреңне, әнә бәләкәчебез имәргә сорый, күтәр башкаеңны, тор кадерлем!..» Ләкин елап, тәнне ташлап киткән җанны чакырып кына кабат кайтарып буламы соң инде?!
Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый, тормыш дәвам итте. Тугач та әнисез калган Чулпан гына берни белми үсә бирде. Башта аны күрше хатыны имезде. Аннары сыер сөтенә, сыек боткага күчте. Чулпанны һәм башка ятим балаларны әниләренең апасы – Хәзинә тәрбияләде, булдыра алганча киявенең керләрен юып, ашарларына пешереп торды. Сабыйлар да ияләштеләр, күзенә генә карап тора башладылар. Кияү Хәзинәгә әйбәт мөнәсәбәттә булды, тик нишләптер бертапкыр да аңа исеме белән дәшмәде, ул аның өчен гел «апасы» булып йөрде. Рәнҗемәде Хәзинә.
Беркөнне Апасы Чулпанны ашатып утырганда кияве баланың ризыкны ничек тәмләп кабуына сокланып карап торды да, акрын гына сүз башлады: «Апасы, мин бик озак уйланып йөрдем, әллә нигә батырчылыгым җитмәде, хәзер менә әйтергә булдым. Син, карале, безгә торырга бөтенләйгә күчеп кил әле! Ялгыз яшәве авыр, әнә балаларым да үзеңә ияләшеп бетте, шуларның өметен өзмә син, күч тә кил. Әнә бит, Чулпанның теле «әннә» дип ачылды. Балаларны шул бәхеттән мәхрүм итмә. Мин сиңа әйбәт ир булырмын, рәнҗетмәм!»
Хәзинә бераз каушый төште, ул гомумән бу турыда уйларга да курка иде. Аның дәшми торуын ир үзенчә кабул итте бугай, көчле куллары белән Апасының артка урап куйган чәч толымнарын сүтәргә кереште...
Хәзинә исә ни булганын төшенә алмый катты да калды. Аяз көнне яшен суккандай булды аны. Җаны әрнеде, нәрсәнедер мәңгегә югалткандай булды. Атылып чыккан күз яшьләре йоклап яткан бала өстенә тамды. Әйтерсең лә күңелендә яшәгән татлы серле кылларны өзеп ташладылар. Нишләде соң ул, нишләде? Хәзер инде ул аңа, моңлы Гәндәләйгә нәрсә әйтер, аның күзләренә ничек күренер? Әле бер атна элек кенә ул: «Әнкәйнең еллыгын гына үткәрәм дә сине алырга киләм, тәвәкәллә дә куй инде, Хәзинә! Син минем гариплегемнән курыкма, минем дөньяларны матурлар җылы җаным бар. Курыкма син минем тышкы кыяфәтемнән. Карап торырлык матур кешеләрнең дә гарип җанлылары җитәрлек. Күңелем башкаларга төшми, бөтен хыялым, өметем син, Хәзинә. Калган гомеребезне бербөтен итеп яшик әле», – дигән иде. Күргән саен йөрәге еш-еш типсә дә, әллә нигә эч серләрен ачып салырга ашыкмады шул Хәзинә. Үзен яратуын да белеп яшәде ул. Юкка-мыни төн урталарында Гәндәләе тәрәзә төбенә туктала биребрәк моңаеп җырлап уза иде. Тальяны булмаганга гел үкенеп яшәде Гәндәләй. Көне буе тимерлектә эшләп тирә-яктагы авылларның атларына дагалар ясады, үзенең шул дагалы атларга утырып кала кибетенә барып тальян гармун алырга да вакыты булмады. Хәер, вакыты булса да, аның гармуны буламы әле. Күңелендәге бар хәсрәтен, бар сагышын, моңын җырга салды, акрын гына тик җырлап йөрер булды. Дөньяның бөтен изгелеген күңеленә сыйдыра алган Гәндәләй, бөкре Гәндәләй, эчтән генә сызып, гариплеге өчен сызланып яши бирде. Халык аны кимсетмәде, хурламады, хәтта кушаматның да күңелен рәнҗетми торганын – «Моңлы Гәндәләй» дип куштылар. «Сабыр итик әле, Гәндәләй, шушы нигездә минем кендек каным тамган, шушы нигездә әти-әниләремне соңгы юлга озаттым, бер генә дә шуны калдырып, чит нигезгә китәселәрем килми бит әле», – дигәч, әлләни бимазалап тормады Гәндәләй дә. Түгелергә торган сагышлы күзләрен сирпеп карады да китеп барды. Берничә генә йорттан торган, тормыш шавы сүрелә барган авыл урамыннан акрын гына җырлый-җырлый урман акланына карап юл тотты Гәндәләй. Әнә шулай ничә еллар инде ул өзгәләнә, җавап көтә Хәзинәсеннән. Сабыр гына шулай көтә бирә. Җанының җылысын тоеп яшәсә дә, Хәзинә нигәдер тартына шул... Әллә гариплегенән тартына, әллә... Хәер, үзе дә аңлап бетерми шул үзенең хисләрен...
(Ахыры бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4