Предыдущая публикация
Читтән карасаң, кызык,
Тормыш ул бикле йозак.
Берәүләр бик тиз ача,
Кемдер ачкыч эзли озак.
Тапса да, я сындыра,
Йозакка яраталмый.
Йөрәге кушмаганны
Теләсә дә яраталмый.
Кайчак, боргалый торгач,
Чыдамый йозак ватыла.
Ул чак ачкыч кирәксез,
Чүп өеменә атыла.
Кайберәүләр йозакны
Кадак белән җимерә,
Гомер буе рәхәт татып,
Кеше бәхетен кимерә.
Ничек эчкә үтәргә,
Әйтәм ич, тормыш – бик.
Аны ачарга була,
Әгәр телисең икән бик.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк.
31.05.16
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3