Предыдущая публикация
Мәскәүнең Пресня район суды армиядә, тыныч тормышта, хәрбиләр гаебе белән аякларын югалткан якташыбызга компенсация күләмен 5 миллион сумга кадәр күтәрде. Моңа кадәр аңа нибары 1 миллион сумлык кына компенсация билгеләгәннәр иде. Уйлап карасаң, 5 миллион сум да артык зур акча түгел - бер уртакул Кытай автомобиле бәясе... Аяклары булган уртакул керемле кеше дә аны 4-5 ел эчендә кертә ала. Шуңа да Рөстәм тулы компенсация алу өчен көрәшен туктатырга җыенмый - Русиянең Югары судына мөрәҗәгать итү өчен документлар әзерли. Ә сез ничек уйлыйсыз - моның файдасы булырмы? Рөстәмгә ниләр киңәш итәр идегез? Комментарийларга языгыз.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев