Предыдущая публикация
Су буена төшкән идем-
Карап тордым кояш батканын.
Кара төннең җәймә салып
Салмак кына суга ятканын.
Суның чите төнгә каршы
Сәер булып нигә тоела?
Әллә чынлап су анасы
Төнге суда йөзеп, коена?
Кичке суның сихри көче,
Тарта кебек мине үзенә.
Су анасы чыккан судан,
Көлеп карый минем күземә.
Күңелемә курку керде,
Атлыйм дисәм , аяк бәйләнә.
Дулкын уйный, йөрәк дулый,
Суга карыйм, башым әйләнә.
Белми калдым, ничек мендем
Биек ярның текә башына.
Судан чыкты кара шәүлә,
Килеп басты минем каршыма.
Төнгә каршы төшеп йөрмә ,
Тирән сулы елга буенда.
Суның көче уба диләр,
Тарта диләр суның төбенә.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2023 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев