Предыдущая публикация
Арлы-бирле йөрдем урап
Иләк , Урал буйларын.
Су өстеннән йөгереп үтте,
Башка сыймас уйларым.
Ялан аяк ерып комны,
Төштем каер суына,
Читтә генә ике үрдәк,
Чумып-чумып коена.
Яр читендә усак үскән,
Биектән суга карый.
Ай нурлана, сәлам биреп
Нурларын суга тарый.
Матурлыкны нигә күрми,
Талып йоклый бу күңел.
Басып торам яр башында,
Әллә мин , әллә түгел!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2023 ел
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев